Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчектә көтү чыкты

Бәчеклеләр һәрвакыттагыча беренче!

 

Көтү чык­ты. Авыл халкы өчен бик җаваплы чор җитте. Җәйгә күчеп барыш, кыш буе абзарда көн күргән мал-туар, ниһаять, саф һавада сусыл, яшел чирәм ашаячак.
 

Авылда, Аллаһка шөкер, 21 баш сыерыбыз, 7 башмак бар. Көтүчеләр эзләп аптырыйсы түгел, бу яктан күңелебез тыныч. Елдагыча авылдашларыбыз Рузалия һәм Рәмис (фотода) Шакировлар бу эшкә кереште. Бәясе 1300 сумнан. Шулай ук чират буенча ашатабыз. Исән-имин генә көтү чорын уздырырга насыйп булсын, – дип сөйли Бәчек имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
 

Көтү чыккан дигән хәбәргә чын күңелдән без дә сөендек. Димәк, авыл халкы мөгезле эре терлек асрый, натураль сөт продуктлары белән туклана һәм ни генә дисәгез дә, көтүле авыл яши әле ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев