Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек авылында шатлыклы хәбәр

Районыбызның Бәчек авылында бу көннәрдә зур һәм кирәкле эшкә тотынганнар.

Әлеге сөенечле хәбәр белән Түбән Урысбага җирлеге башлыгы, Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин уртаклашты:

-Безнең авылда киләсе елда ФАП кору каралган. Шул төзелешкә әзерлек эшләрен бүгеннән үк башладык: урынын чистарттык һәм свайларын сугып куйдылар. Аллаһ боерса киләсе елга төзеп тә куярлар дигән өметтә торабыз. Аллаһның рәхмәте белән эше башланды. Авыл халкы һәм үземнең исемнән бик зур рәхмәтләрне районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевка җиткерәбез. Күпләр, безгә ФАП кирәк дигәч, каршы килеп, юк, бетә торган авылга нигә ул, дип әйтүчеләргә, Михаил Павлович: «Ничего подобного, Бәчеккә дә ФАП корабыз», диде. Менә, сүзендә торды, нигез дә салынды. Сөенечебез эчебезгә сыймый! Яңа елны шатлыклы эшләр белән каршылыйбыз. Дөньяларыбыз имин булсын, яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэрсэ ул ФАП? Мингенэ белмимме? Бэлки алдагы язмаларны укымаганмын. Минем кебек белмэучелэргэ анлатым язсагыз иде