Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әхәт абыйның бай мирасы

Мәктәптә уникаль музей оештырып, аны үзе экспедицияләргә йөреп тулыландырган һәм ватанпәрвәрләр тәрбияләгән шәхес.

Патриот якташыбыз

Татар милләтенең үзенчәлекле якларын барлаганда, беренче итеп, өлкәннәрне хөрмәт итүебезне әйтер идем. Һәм, килешерсез, моңа лаек та алар. Өлкәннәребезнең тырышлыгын һәр эштә үрнәк итеп куярлык. Педагогларның яшь буынны тәрбияләүдәге хезмәтен генә алыйк. Кешедә туган илгә мәхәббәт хисе, әлбәттә, балачакта ук тәрбияләнергә тиеш. Гаилә һәм мәктәпнең уртак бурычы ул. Һәм заманыбыз өчен иң мөһиме дисәк тә ярыйдыр.

Яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләсен уйлаганда, мин һәрвакыт шәһәребезнең атаклы педагогы, быел 90 яшен тутыручы Әхәт абый Садриевның эшчәнлеген искә төшерәм. А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейда тарих фәнен укытты ул. Мөгаллим буларак аның хезмәт юлы исә Апас районында башланып китә һәм, әйтүе генә ансат, 55 ел өзлексез дәвам итә. Белем бирү белән бергә укучыларны үз иленең патриоты итеп тәрбияләүдә ирешкән уңышлары аны илдә таныта. Татарстанның атказанган укытучысы исемен алган уңган шәхесебезнең эшчәнлеге Каюм Насыйри һәм Михаил Ломоносов исемендәге дәүләт премия­ләренә дә лаек була.

Музей экспонатлары чын булырга тиеш

Нинди эшләре белән аерылып тора соң ул? Әйе, ир кеше үзенең хезмәте белән дан тотарга тиеш. Бу сүзләр Әхәт Шәех улына карап әйтелгән, диярсең. Укытучы, шәһәребездә беренче булып, әлеге лицейда «Бөек Ватан сугышы музее»н оештыра. Музейга 1997 елда нигез салына һәм ул 1999 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 81нче санлы танык­лык белән рәсмиләштерелә.

Әхәт абый җан атып йөргән яңалык балаларны тәрбияләүдә гаять үтемле чара булып чыга. Музей экспонатлары чын булыр­га тиеш! Менә аның асыл мәгънәсе нәрсәдә! Тик аларны каян табарга соң? Безнең якларны сугыш дәһшәте тетрәндермәгән ич... Биредә тәҗрибәле педагог икеләтә отышлы эш оештырып җибәрә. Музейга экспонатларны Кызыл армия 1941-1942 елларда илбасарларга канкойгыч каршылык күрсәтеп көрәшкән өлкәләргә барып эзләргә керешә. Нәкъ менә үзе укыткан мәктәпнең югары сыйныф укучыларыннан төзелгән эзтабарлар отряды белән. Тарихи яу шаһитларын укучылар үз куллары белән эзләп-казып таба. Бөек сугыш елларында никадәр авыр югалтуларга дучар булуына карамастан, фашист илбасарларын тар-мар итеп, рейхстагка кызыл байракны кадаган ватандашлары белән горурлану хисе яшь эзтабар күңелендә бөреләнә. Менә шулай тәрбияләнә ватанпәрвәр!

Укучылар белән экспедициягә унике ел бара

Мәскәү, Ленинград, Новгород, Волгоград өлкәләренә экспедицияләргә лицей укучыларын Әхәт абый унике ел йөртә. Нәрсәләргә генә юлыкмый эзтабарлар! Каты бәрелешләр барган сугыш кырында җир казыганда кеше сөяк­ләре, хәрби кием калдыклары, ватык мылтыклар, штык­лар, тишек каскалар, гранаталар, планшетлар һәм солдат медальоннары килеп чыга. Татарстаннан килгән яшь эзтабарлар Ленинград, Новгород өлкәләрендәге шундый эзләнүләр нәтиҗәсендә, җәмгысы 10059 кеше җәсәден таба. Әхәт абый язуынча, иң кирәкле һәм иң өметле табылдык – медальон була. Шуның буенча биредә кемнең җәсәде ятуын ачыклау мөмкинлеге табыла. Әлеге өлкәләрдә һәлак булганнар арасында сугышка үзебезнең районнан киткәннәр дә шактый. Мәрхүмнәр турындагы мәгълүмат 9нчы лицей музеендагы Хәтер Китабында теркәлә. Аннан ике генә мисал китерик.

Унөч медаль табыла

«...Ленинград өлкәсенең Мясной Бор дигән авылы янындагы «Үлем үзәне»ндә эзләнү эшләре алып бардык. Анда, башка төбәкләрдән дә килгән эзтабарларныкы белән бергә, барысы 13 солдат медальоны табылды, 10 кешенең язмышы ачык­ланды. Шулар арасында Татар Наратлысы авылыннан сугышка киткән 1908 елгы Сәлим Касыйм улы Касыймовның да медальоны килеп чыкты. Бу турыда мәрхүмнең балаларына – 72 яшьтәге Рафил белән 74 яшьтәге Вәкилгә һәм 69 яшьтәге кызы Тәс­кирәгә хәбәр ителде. Сәлим Касыймовның балалары Мясной Бор авылы янындагы туганнар каберлегендә әтиләре җәсәден җирләүдә катнашты. 1942 елда Ватаныбыз азатлыгы өчен башын салган Сәлим аганың җәсәде җиргә иңдерелде. Шулай итеп, 67 ел үткән булса да, әтиләренең язмышын белмәүдән өзгәләнеп интеккән Тәс­кирә, Рафил һәм Вәкил әтиләре каберлеген, дога укып, зиярәт кыла алды».

Икенче мисал. «... Городище авылыннан сугышка киткән Кәрим Гыймран улы Гыймранов 1943 елның 11 августында Калуга өлкәсендәге Острая Слобода авылы янында фашистлар белән бәрелештә һәлак була. Бу мәгъ­лүматны аның кызы Флера Шәмсетдинова лицей музеенда Хәтер Китабын укыгач белеп ала. Ул гаять дулкынланып, ниш­ләргә дә белмичә, Әхәт абыйга мөрәҗәгать итә. Алар, икәү бергә утырып, әлеге авыл Советына хат юллый. Җавап тиз килеп җитә. Чыннан да, аннан Кәрим Гыймрановның биредә барган каты сугышта һәлак булуын һәм якташыбызның авыл янындагы туганнар каберлегендә җирләнүен хәбәр итәләр. Флера үзенең энесе Наил белән Калуга өлкәсенә барып, әтисе җирләнгән туганнар каберлегендә үлгәннәр рухына багышлап дога кылды».

Ленинград өлкәсендәге Мясной Бор район экспедициясендә Әхәт абый командир планшетын да таба. Ә аның эчендә Волхов фронтында фашист армиясенә каршы сугышкан 2нче һәм 59нчы Совет армияләренең оператив халәте күрсәтелгән карта килеп чыга. Сүз дә юк, бик әһәмиятле табылдык ул. Чолганышта калган ике армиянең авыр сугыш алып баруы төгәл чагылдырылган документка(!) ия була лицей музее.

Тырышлыгы акланган

Әхәт абыйның тагын бер шундый үзенчәлекле ярдәм күрсәтүе дә музейда теркәлгән. 1986 елда «Дан» орденының тулы кавалерлары – безнең якташларыбыз» дип исемләнгән китап чыгарыла. Бөек Ватан сугышында иң дәрәҗәле бүләккә – «Дан» орденнарына лаек булган 29 Татарстан егетенең батырлыклары тас­вирлана. Тик ни гаҗәп…

Ильяс Салихҗан

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №1 (10нчы гыйнвар, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев