Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыруларның рәхмәтен ишетүе рәхәт

Авыл фельдшеры – икеләтә җаваплылык сорый торган һөнәр иясе ул.

Чөнки аңа һәрьяктан белемле булган табиб та, нинди генә хәлдә дә югалып калмыйча, беренче медицина ярдәме күрсәтергә атлыгып торган белгеч тә була белергә кирәк.


Әйе, шәһәр җиреннән аермалы буларак, сала фельдшерлары педиатр да, терапевт та һәм психолог-ярдәмче ролен дә үти. Ә иң мөһиме – кешегә иң авыр вакытта да җылы сүзе, ягымлы карашы белән тәнгә шифа, яшәргә көч һәм өмет бирә ала. Сәгатькә карап кына эшкә бару һәм кайту да аларга хас нәрсә түгел. Көнме, төнме, яңгырмы, буранмы, кайчан гына булса да ак халатлы шәфкать туташлары халыкның сәламәтлек сагында тора.
Сүземне иң игелекле һөнәр ияләреннән башлавым юкка түгел. Бүген газетабыз кунагы, 30 елдан артык гомерен медицинага багыш­лаган, Мулла Иле һәм Зур Өтәк фельдшеры – Лилия Садыйкова.


Апас районы Дәвеш авылы кызы безнең районга ничек килеп эләккән соң? Мәктәпне тәмамлагач, Лилия Буа медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, шунда ук «Свияга» шифаханәсенә эшкә урнаша. Күрше кызы Мулла Иленә кияүгә чыккач, кыз ягына туйга кунаклар килә. Менә шунда Рамил белән Лилия дә таныша. Һәм вакытны озакка сузып йөрмиләр. Рамил алдан кисәтеп тә тормыйча, әти-әнисеннән мәхәббәтенең кулын сорарга килә. Шулай итеп, нәкъ менә 30 ел элек гыйнвар аенда бик матур итеп туй ясап, Садыйковлар гаиләсе барлыкка килә.
– Миңа кечкенәдән туганнарым: «Сиңа ак халат бик тә килешер иде, медицина юлыннан кит», дип әйтә килде. Буа районы якын булгач, әни биредәге уку йорты турында белешеп тә кайткан иде. Фельдшер теләсә кая эшли ала дип, мине озатып куйганы истә. Шулай итеп, әнием киләчәк тормышыма хәер-фатихасын бирде, дип искә ала Лилия ханым.

Мулла Илендә яшь белгечкә эш табыла. Иң әүвәл ул балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнаша. Аннан кызы белән дек­рет ялына китә. Кызына бер яшь тулгач, каенанасы эшкә чыгарга үгетли башлый. «Дүртебезгә бер бала, ничек тә үстерербез», – ди ул. Хезмәт урыннарында кыскартулар чоры, балалар бакчасында да штат бетерелә. Лилиягә, Бишбатман яисә Бәчек авылы фельдшер-акушерлык пунктын сайла, дип тәкъдим ясыйлар.

Районны бер белмәгән кешегә инде барыбер була. Бишбатманга йөреп эшли башлый. Кайсы авылның кайда булуын ире Рамил җитәкләп күрсәтеп йөртә. Хәзерге кебек машина күп булган заман түгел, җәяү еш тәпиләргә туры килә. Соңрак Зур Өтәккә күчә, Албаба авылы һәм станциясендә дә эшли. 2018 елда Мулла Илендә эшләүче фельдшер Дания апа Нуруллина лаеклы ялга киткәч, Лилия ханым бирегә күчә. Шулай итеп, 600 кешесе булган Мулла Илендә һәм 54 кеше яшәгән Зур Өтәк авылына фельдшер булып билгеләнә.


Сезгә күп авылларда эшләргә туры килә. Хезмәт юлы да шактый үтелгән. Узган гомер белән бүгенгесен чагыштырып карасаң, медицинада үзгәрешләр бармы?
– Мин, гомумән, эшем­нән мактана да, зарлана да алмыйм. Әйе, элек халык саны бихисап, чорына күрә эш тә күп иде. Шприцлар кайнатып мәш килгән булсак, хәзер алар бер генә куллана торган. Аннан, бүген язу-сызу, компьютер заманы инде. Гел ниндидер яңалык кереп тора. Кирәк чакта кардиограмманы да үзебез ясап, участок табибына җибәрәбез. Диспансеризация дигәннәре дә халыкның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән башкарыла. Кешеләр дә хәзер барыбер аңлырак, грамоталырак. Элек әбиләребез кан басымын үлчәр өчен дә ФАПка килсә, хәзер тонометр күп өйдә бар. Кан басымын контрольдә тотып, кирәк чакта дару төймәсен эчеп куялар. Прививкалар саны да хәзер күбрәк. Кайберәүләр менә ясатасы иде дип, үзләре килә.
– Авыл халкы арасында нинди авырулар күбрәк күзәтелә?
– Авырулар төрле инде ул. Шикәр диабеты, астмадан интегүчеләр бар. Коронавирустан да халык­та курку калды. Бераз авырып китсәләр дә, сулыш юлларымны тыңлап ал әле, дип киләләр. Үз-үзләрен кайгыртулары яхшы дияр идем.
– 30 ел гомер эчендә күңелегездә уелып калган вакыйгалар бармы?
– Нәтиҗә ясап карасаң, гомер заяга үтмәгән. Гел халыкның саулыгын кайгыртып, дөрес киңәш биреп, дәвалап узган дияр идем. Кайберәүләрне караганнан соң, табибка юллыйм да бит инде, күпмедер вакыт узгач, хас­таханәдә дәваланып кайталар да: «Табиб авылдагы фельдшерыгыз вакытында һәм дөрес ярдәм күрсәткән, дип әйтте», – дип, рәхмәтләрен җиткерәләр. Менә минем өчен бу сүзләр аеруча кадерле. 

 

Шулай бервакыт аягы авыртуга зарланып бер әби килде. Яхшы гына шешкән, һич төзәлми икән. Үзе табибка да бармыйм, тотма да, кисмә дә, балаларыма да бу хакта әйтәсе булма, дип кырт кисә. Нишләргә? Шулай сөйләшә-сөйләшә, ярасын акрын гына кистем. Мин бит хирург түгел, шулай да ярдәм итәсе килә. Тире белән ит арасында такта кисәге тора иде, чыгардым. Менә шуңа да ялкынсынып, төзәлми йөргән икән ярасы. Сөенде инде әбекәем, мең рәхмәтен әйтте.


2014 елда Мулла Илендә салынган ФАП бинасы якты, чиста, заманча. Без булган арада гына да берничә кеше килеп китте. Кыскасы, халык өзелми. Вәгыйз Хәмитов исә, укол ясатырга килгән иде: «Фельдшерыбыз ачык йөзле, дарулар белән генә түгел, тәмле теле белән дә дәвалый», – диде.


Зур Өтәктә дә ФАП бинасы әйбәт икән. Заманында Әгъзам Гобәйдуллинга ул авылга газ, ут, су, юл сорап хат юллаган булганнар. Килгәннәр, халык белән аралашканнар һәм ФАП та салырга кирәк дигән нәтиҗә ясаганнар. Бүген биредә капиталь төзекләндерү бара. Лилия ханым авыруларны төштән соң Зур Өтәктә кабул итә.
Әлбәттә, гаиләңдә сиңа ярдәм итеп, теләктәшлек белдереп тормасалар, фельдшер булып эшләве, ай-һай, җиңел түгел. Бу яктан Лилия ханым бәхетле. «Машина белән берәр җиргә барасым булса, ирем Рамилнең бушаганын көтеп кенә торам», – ди. Балалары әнисе юлын сайламаган. Кызлары финансист, уллары программист буенча укыгач, хәрби бурычын үтәп кайткан. Бүген читтән торып югары белем ала. Рамил абый озак еллар Мулла Иле мәктәбендә физкультура һәм ОБЖ фәннәрен укыта. Укучыларның иң яраткан остазы дияр идем. Авыл җирендә яшәгәч, мал-туарын тоталар, кош-кортлар үстерәләр.

Әле сыерны күптән түгел генә бетердек. Сөт ризыкларын ясап сата идем. Әйе, вакытны күп алды. Ирем белән киңәшләштек тә, шундый карарга килдек. Әни мәрхүмә сүзләре искә төшә: ...

Дәвамын газетабызның 10 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев