Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыр хезмәте бәяләнде

Авыл хуҗалыгы тармагында намуслы һәм тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты указы белән Олы Ачасырның иң уңган ир-егете, «Кызыл Шәрыкъ» Идел аръягы авыл хуҗалыгы предприятиясе механизаторы Зөфәр Әгъзам улы Зыятдиновка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.

Зөфәр Әгъзам улы бу исемгә чын мәгънәсендә лаек кеше.

Мәктәпне тәмамлап, үз туган авылы кырларында 50 еллап хезмәт иткән, әле бүгенгесе көндә дә тимер атны иярләгән авылдашыбыз өчен чын күңелдән куанабыз. Гади авыл хуҗалыгы механизаторларының хезмәтен күреп, югары бәяләгән җитәкчеләргә зур рәхмәт! Авылдашыбызны югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән тәбрик итәбез. Үзенә, гаиләсенә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш теләп калабыз, – дип котлауларга кушыла Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат
Гатиятуллин.

Якташыбызны без дә котлыйбыз. Сезнең кебек туган ягым, авылым дип җан атып яшәүчеләр алдында баш иярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев