Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыр эшне каерылып тарта курку белмәс авыл хатыны

Мулла Иле мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан, кирпеч заводында эшләп, лаеклы ялга киткән апаларны хөрмәтләдек.

Бу кичәгә үрнәк, тәрбия чарасы булсын әле дип, мәктәп укучыларын да чакырдык. Очрашу кичәсенә килгән бу ханымнар балаларга үзләренең хезмәт юлларын, эшнең бик авыр булуын, барысын да кул көче белән башкаруларын сөйләп үттеләр. Алар апалар сөйләгәннәрне бик зур кызыксыну белән тыңлап, уйланып утырды.


Безнең халык телендә «хезмәт кешене бизи, бәхетле итә» дигән әйтем яшәп килә. Чыннан да, хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Үзенә бер шөгыле булмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Менә бу апалар тормышта барысы да үз урыннарын тапканнар, матур гаилә корганнар, балалар, оныклар үстергәннәр, каенана, каената тәрбияләгәннәр. Гомер буе авыр хезмәттә эшләсәләр дә, йөзләреннән бүген дә нур бөркелеп тора.


Кирпеч заводы 1970 елда төзелә, 1971 елда беренче кирпечен чыгара. Райондагы колхоз-совхозларны, МТСларны, тимер юл һәм сәнәгать предприятиеләрен кирпеч белән тәэмин итү максатыннан төзелә ул.
Кирпеч заводы ачылган елларда бөтен эш кул көче белән башкарыла. 1973 елда кирпеч яндыру миче кулланылышка тапшырыла. Ел саен 400-500 мең данә кирпеч җитештерелә.
1980 елда заводка 320 кул көчен алыштыра торган, рельстан йөрүче экскаватор кайтартыла. Бу вакытта ел саен 2-3 миллион кирпеч чыгаруны бурыч итеп куялар.
2000 елларда заводка газ кертелә. Менә шулай, халык телендә «кирпич заводы» бу елларда чәчәк ата.
Заводта план үтәлмәгән бер генә ел да булмый. Тора-бара көнгә 30-40 мең данә кирпеч җитештерүгә ирешәләр. Аларны конвейер ярдәмендә күчерү дә эшне күпкә җиңеләйтә. Хәтта бәйрәмнәрдә дә биредә кызу эш кайный башлый.

Заводның бердәм, дус коллективы бер йодрык булып, намус белән эшли. Алар җитештергән кирпеч тә сыйфатлы булуы белән, башка заводлардан аерылып тора.

Кирпеч яндыруда эшләгән апаларның хезмәте иң авыры була. Җәйге челләдә кызу мич янында эшләүне күз алдына китерегез әле. Ул елларда юлларның начарлыгы да үзәккә үтә. Кирпеч беренче булып пресстан чыга, аннан сарайга китә. Анда аларны араларына җил уйнап торырлык итеп киптерергә тезеп куялар. Кипкән кирпечләрне конвейер ярдәмендә мичкә озаталар. 4 мичне дә кирпеч белән тутыралар. Бер мичкә 22 мең кирпеч керә. Эш бик авыр була, барысы да кул көче белән эшләнә. Әмма алар авырлыкларга түзә, зарлануны белми.
Биредә гаиләләре белән бергә – ирләре, балалары белән эшләүчеләр дә була. Гөлфия апа Шәкүрованың ике улы да әниләре белән бергә кирпеч заводында эшли, үзләренә тормыш юлдашларын да биредә таба алар. Әле завод ачылгач, берничә ел Гөлфия апаның тормыш иптәше Госман абый экскаваторга утырып эшләп тә ала.
Хезмәтеңне күреп бәялә сәләр, сиңа карап мактау сүзе әйтсәләр генә күңел үсә, яңадан да көчлерәк эшлисе килә башлый.


Аеруча да тырыш хезмәткәрләр биредә мактау грамоталары, премия ләр белән бүләкләнәләр.
Мәсәлән, Гөлфия Шәкүрова, Рәхилә Җамалиева, Вәсилә Гайнуллина һәм Кәүсәрия Баһаутдиноваларга Мәскәүнең мактау грамотасы килә. Алар «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Ә Рәвия Чупакова, Әминә Гыйматова, Әнисә Зыятдинова, Фәния Каюмоваларга Казанның рәхмәт хатын тапшыралар.


Шушы еллар эчендә заводта әллә ничә җитәкче алышына. Ачылган елны җитәкче булып Хәбул Хәлилов эшли башлый. Аннан соң Әгъзам Гыйләҗев, Марат Борһанов, соңгы елларда Илдар абый Хәсәновлар җитәкчелек итә. Тәҗрибәле, булдыклы, тырыш җитәкчеләр турында биредә эшләп чыкканнарның күңелендә бары матур хатирәләр генә сак лана.

Кул көче белән эшләгән елларда мичкә кирпечне чылбырга басып, бер-беребезнең кулына өчәр кирпеч атып тутыра идек. Бер кирпечнең авырлыгы 4 кг. 12 кг кирпечне кайсыбер вакытта көннәр буе басып торып атканыбыз да булды. Ни генә булса да, зарланмадык, уфтанмадык. Эшенә кара та хезмәт хакын да әйбәт тү ләделәр. Вакыты белән ял да итә белдек. Бердәм булып тату гына эшлә дек», – дип үткәннәрне искә төшерә алар.


«Әле дә бер-беребез белән элемтәне югалтмыйбыз. Телефон аша хәлләребезне белешәбез. Авыр эшләр булганда бергә-бергә эшлибез. Коръән ашларына, мәҗлесләргә йөрешәбез», – диләр.


Әйе, чыннан да андагы хезмәтнең авырлыгын үзе шунда эшләгән кеше генә аңлый торгандыр. Җәйге каникуллар вакытында без дә мәктәп укучылары шунда эшкә бара идек. Мин үзем беренче тапкыр җиденче сыйныфны бетергәч, җәйге каникулда бардым. Май аенда бернәрсәбез калмыйча янып киттек, үзеңә киенергә булса да акча булыр дип, әни кирпеч заводына эшкә җибәрде. Беренче көнне мастер булып эшләүче Нурсәяп абый, эшли алмас, үзе ябык, үзе кечкенә, дигән иде, ничек тырышып эшләгәнемне күргәч, сүз әйтмәде. 8, 9, 10нчы сыйныфларны бетергәч тә эшләдем, үзем теләп, яратып бара идем. Менә шулай кирпеч заводы мине дә чыныгырга өйрәтте.
Заманында авылыбызда иң эре, дәрәҗәле, куәтле предприя тиеләрнең берсе булган, 50дән артык халыкны эшле иткән кирпеч заводы, ни кызганыч, бүгенге көндә ябык тора. Әмма ул биредә эшләгән хезмәткәрләрнең күңелендә матур хатирәләр булып һаман да яши.
«Күпме кешегә хезмәт хакы түләгән, күпмесен эшле иткән, авылыбызның зур гына заводын ябулары белән бердә килешмибез. Авыр булса да, тирә-як авыллардан да килеп эшлиләр иде. Төнге сменада да эшләдек, кирпечне гел сорап торалар иде. Шундый зур заводны ябулары бик кызганыч. Яшьләрнең күбесе эшсез калды», – диләр, авыр хезмәттә кайнаган апалар. Әйе, алар белән килешми мөмкин түгел. Бик хак сүзләр.


Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бер сулышта узды да китте.
Миләүшә Шакирова белән Эльмира Әнвәроваларның моңлы җырлары, китапханә җитәкчесе Раилә Сәлахиеваның шигъри тәлгәшләре, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина белән «Шатлык» бию төркеменә йөрүче балаларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге матур чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бу апаларның сөйләвен тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Соклануыбыз, хөрмәтебез чиксез аларга.
Ару-талуны белмичә, гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булып калыгыз матур апалар.


Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев