Авылыбызның йөзек кашлары
Норлат урта мәктәбе хаклы рәвештә үзенең югары дәрәҗәләргә ирешкән, күркәм эшләре белән танылган чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурлана ала.
Шаһидуллиннар гаиләсе белән авыл мәктәбендә узган җылы, якын очрашу кичәсе онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Әтиләре – Сәлим абый лаеклы ялга чыкканчы хокук саклау органнарында, әниләре Гафия апа хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләде, кызганычка мәрхүмә инде. Дус, тату, җырга-моңга сәләтле, әтиләре гармунчы да әле, гаиләдә өч бала дөньяга килә. Мәктәптә үк тырышып укып, өлкән уллары Наил, әнисенең һөнәре буенча китеп, Казан медицина институтына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, юллама белән Ульян өлкәсе Дмитровград шәһәренә китеп, биш ел шунда эшләп Казанга кайта. Белгәнебезчә, табиб лар төрле белгечлекләр буенча укып, белемнәрен күтәреп тора. Наил Сәлим улы да спортчылар белән эшләүче табиб һөнәрен үзләштереп, аларның сәламәтлекләрен тикшерә. Ярышларда катнашырга ярыймы, юкмы, бары аның рөхсәте белән генә хәл ителә. Очрашуда сүз бирелгәч, югары категорияле табиб, хөрмәт казанган авылдашыбыз, артык тыйнак, сабыр кеше булып чыкты: «Мин күп сөйләшергә яратмыйм, әмма, минем уйларым матур», – диде. Укучыларга, әгәр табиб булырга теләсәгез, бу эшне яратсагыз гына укырга керегез, бу һөнәрне бары күңел биреп башкарганда гына, нәтиҗәсе була, дип киңәшләрен дә бирде.
Икенче уллары Ренат Шаһидул линны республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яхшы белә, ул, Татарстанның атказанган артисты, җырчы, көйләр яза, бүгенге көндә, үзе әйткәнчә, элек язылган җырларына заманча төсмерләр биреп, яңартырга уйлый. Ренатның чыгышын көтеп алалар, чөнки ул, авылның гимнына әйләнгән «Норлатым» җырына көй язучы, үзе үк башкаручы да бит. Әлеге кичәдә безне яраткан җырлары белән сөендерде. Үзебезчә гади, якын итеп аралашуы сәхнә кешесе икәнен, сагынып кайтуын кабат раслады.
Шаһидуллиннарның ике улларыннан соң йөзек кашына тиң, көтеп алган кызлары Галия туа. Кечкенәдән чүпрәкләрдән тегелгән курчакларына укол кадап үскән кызның, мәктәпне тәмамлаганда кем булырга, дигән сорауга җавабы әзер була. Билгеле инде, әнисе, олы абыйсы юлыннан китеп, табиб һөнәрен сайлый. Әлеге белгечлеккә булган мәхәббәтне язучы Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын уку көчәйтеп кенә җибәрә, төшләрендә инде ул Гөлшәһидә булып авылга кайтып, хастаханә салдыра, бакчасына агачлар утыртып, әлеге матурлыкка сокланып таудан карап тора. Әлеге хыяллары соңга таба тормышка аша аның. Врач-эпидемиолог дип ломы алган Галия 1984 елда Мәскәү районы санэпидемстанциясендә баш табиб урынбасары булып эшли башлый. Таләпчән, үз эшенә җаваплы караган белгечне, 1999 елда Казан балалар шифаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Ниһаять, аның балалар табибы буласы килү теләге тормышка аша. Биредә ул балаларга бар яктан уңай атмосфера булдыру өчен тырыша. Кызганычка, 2014 елда әлеге саноторий бинасында Анжела Вавилова фонды оештырган балалар хос писы ачыла. Нәфис, зыялы, ягымлы Галиягә хоспис белән җитәкчелек итәргә, биредән инде савыгып түгел, соңгы юлларын көтеп, гомерләре кыл өстендә булган балалар, өлкәннәр белән уртак тел табып эшләргә көч кайдан киләдер? Һәрберсенә җылы сүзләр әйтеп юатырга, кирәк чакта психолог булырга, азга гына булса да яшәүгә өмет уятырга, ышандырырга, күңелләрен күтәрергә... Очрашуга җыелган авылдашлар, укучылар Галия Хисамова-Шаһидуллина сөйләвен тын калып тыңладылар, күбесе яшьләрен сөртте.
– Бездә очраклы кешеләр эшли алмый, чөнки, төрле авырулар бар. Караучысы булмаганнар, тумыштан балалар параличы, лейкоз белән авыручылар һәм башкалар. Без көн саен үлем белән очрашабыз, авыр билгеле. Биредә озак яшәүчеләр белән якынаеп бетәбез. Без бер йорт кешеләре шикелле яшибез, шәфкать туташлары да, кече персонал да. Нишләргә кирәк, бездән терелеп чыкмыйлар, без бары авыруларын җиңеләйтүчеләр генә. Балалар йортында тәрбияләнеп, саркома белән авыручы 23 яшьлек кыздан нинди хыялларың бар иде дип сорыйм. Минем самолетта очканым юк, очып карыйсым килә, ди. Аэропорт җитәкчелеге белән сөйләшеп, Казан тирәли берничә тапкыр әйләндереп, очырттык кызны. Кешене өмет яшәтә бит, шуннан соң ярты ел яшәде ул кыз. Аннары
-
хосписта шундый традиция бар, күк йөзен хәтерләткән зәң гәр су стендыбызда гомере өзелгән балаларның әти-әниләре баласының исем-фамилиясен йолдызчыкка язып, аны стендка беркетеп куя, күккә ашкан фәрештәләр. Яз җиткәч тагын бер традициябез – искә алу көне. Шулай ук, әти-әниләре, туганнары килеп хоспис мәйданында, ә ул шактый зур, җимеш агачлары, алмагач, чия, абрикослар утыртабыз. Агачларга баласының исемен язалар, көз җиткәч җимеш агачларының уңышларын матур кәрҗиннәргә салып, үзебезнең социаль челтәргә куябыз. Бу да үзенә күрә бер тынычландыручы шөгыль булып тора, – дип сөйли ул.
Галия Сәлим кызының тырыш хезмәте югары бәяләнә, «Респуб ликаның атказанган табибы», «Респуб ликаның Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактаулы исемнәр йөр тә. Галиябез әле бик матур, һөнәри җыр чылар шикелле җырлый, тау чаңгы сында шуа, ял вакытларында гел авылга әтисе янына кайтып йөри. Әле бит ул – әни, дәү әни, тормыш иптәшенә тугры, сөекле хатын да.
Әлеге бик җылы, мәгънәле, күре некле Шаһидуллиннар гаиләсе белән очрашуны авылыбызның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, югары категорияле укытучы Роза Ягудина оештырды, бик зур рәхмәт аңа! Киләчәктә дә шундый тәрбияви чаралар дәвамлы булса иде!
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев