Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылның чисталыгы үзебездән тора, өмәләрдә актив катнашып, бердәм булганда гына тирә-ягыбыз ялт итеп торыр, дип сөйләргә яратабыз да инде

Тик менә шул күмәк өмәләрдә ник һәрвакытта шул берүк кешеләр катнаша икән соң ул?

Бакырчыдан килеп ирешкән хатта да авылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен әрнеп язылган җан авазы ярылып ята.

“Менә безнең авылда да мәйданчыкны чистартабыз дип белдерү язып элгән идек, бары 7 хатын-кыз, алары да мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл һәм шәһәр  яшьләре катнашты. Чүп үләне куе булып котырып үскән, хатын-кызларга чабасы бик җиңел дә түгел иде, әмма артка юл юк. Авылыбызда Сабантуй булмаса да, җәйгә матурлыйсы килде. Әмма бу битарафлыкны күреп, күңелебез төште. Чат Рәшидә апа гына җитәкләп, оештырып йөргән икән безнең авылдагы чараларны дигән нәтиҗә ясадык. Хөрмәтле кешебез Рәшидә апа Закированың урыны җәннәттә булсын, тик без бит аның дәвамчылары, ул күрсәткән юлдан барырга тиешбездер. Шундый бердәм авылга 7 кеше! Әйе, бүгенге көндә диван экспертлары күбәеп китте шул, яшьләрчә әйтсәк хейтерлар. Гаеп итеп арт яктан тирмән тартучылар бихисап. Бер кеше дә эшләп үлми, көн буе өйдә ятучылар да шактый бит. Болай булса киләчәктә чүпкә батып, кычыткан, тигәнәк арасында утырып калачакбыз. Бердәмлек бетте, шунысы күңелне тырный. Халык та усалланды, гаеп эзләп кенә ятарга түгел, ә үзеңнән дә азрак булса да өлеш кертергә кирәк. Менә шулчакта бөтен җирдә тәртип булыр иде.” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев