Авылны үстерергә, мәктәп ябылуга юл куймаска!
Олы Ачасырның мәдәният йортына узган ел капиталь ремонт ясалды.
Тулаем җиһазлар белән тәэмин ителеп, тирә-юне төзекләндерелгәч, әлбәттә, тантаналы төстә ачылачак. Әлегә ачасырлыларга сабыр гына көтәргә кала. Шуңа да хисап сессиясе мәктәп бинасында узды.
Җирлек башлыгы Илнур Саттаровның авыл халкы алдында беренче тапкыр чыгыш ясавы иде бу. Дулкынлану да булгандыр, әйтмим, өстәвенә район башлыгы Михаил Афанасьев та килгән. Борчу-хисләрне җиңеп, бар проблемаларны күрсәтергә, форсаттан файдаланып калырга кирәк иде.
Узган ел үзсалым акчасын 500 сум исәбеннән җыеп, республика ярдәме белән юлларга вак таш җәелгән, янгын сүндерү ДПОсының электр утына түләнгән, су юлы системасы каралган, баганага яктырткычлар куелган, ике чүп өеме чистартылган һәм кар эттерүгә тотылган. Бишбатманда исә кеше башына 23 000 сум исәбеннән җыйганнар. Шулай итеп, күптән юлсызлыктан интеккән авылда 850 метр юлга вак таш түшәлгән. Инде алда торган бурычларга күчик. Иң зур проблемаларның берсе – ике су башнясы да авария хәлендә. Авыл бөтенләй сусыз калырга мөмкин! Әлеге мәсьәләне чишү өчен ачасырлылар быел үзсалымны 1000 сумнан җыярга карар кылган. Бишбатманлылар исә бер кешедән 37 000 сум жыярга дигән тәкъдим белән чыккан. Теләкләре авыл юлын асфальтлы итү. Шулай ук, Каюм Насыйри исемендәге комплекска капиталь ремонт кирәк. Авыл җирлеге бинасы да яңартуны таләп итә. Бишбатман авылы аркылы региональ юл уза. Шуңа да авылның ике ягына да «лежачий полицейский» куелса, шәп булыр иде. Кири авылына газ кертү каралган. Хәзерге вакытта проекты әзерләнә.
– Авылда урам этләре мәсьәләсе авырткан урын булып калуын дәвам итә. Күп хуҗалыклар үз этләрен бәйдә тотмыйча урамга чыгарып җибәрә. Шуңа да, тәртипне үзебездән башлыйк. Язын авылга административ инспекция хезмәткәрләре киләчәк. Капка төпләрендә төзелеш материаллары, кирәкмәгән әйберләр булырга тиеш түгел. Әгәр хуҗалыкта төзелеш бара һәм материалларны куярга урын юк икән, 3 айга кадәр авыл җирлегеннән белешмә алырга була. Үз белдеклеге белән куючыларга штраф салыначак. Авылны чистарту, агачлар утырту, ташландык бакчалар һәм урамнарны тәртипкә китерү эшләре дәвам итәчәк. Өмәләрдә актив катнашыйк! – дип тәмамлады үз чыгышын Илнур Саттаров.
Мәктәп һәм музей директорлары чыгышыннан соң, район башлыгы Михаил Афанасьев үз фикерен җиткерде.
– Авылда, кагыйдә буларак, актив һәм тырыш кешеләр яши. Алар – фермерлар, үз эшенең осталары. Безнең бурыч – территорияне үстерү һәм яңа кешеләрне җәлеп итү. Районның күп балалы гаиләләре җирне кайдан алырга икәнен үзләре сайларга тиеш. Өстәвенә, без инициативалы кешеләргә авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итү өчен булган җирләрне бирергә әзер. Олы Ачасыр мисалында Яшел Үзән районында буш участоклар исемлеген төзергә тәкъдим итәм. Бәлки күп балалы гаиләләр кайтыр, мәктәп ябылуга да юл куймас идек. Игътибар белән өйрәнегез һәм хәбәр итегез, – дип йөкләде башлык Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Рунар Хамаевка. – Биредә үзсалым җыю нәтиҗәләре яхшы, монда гражданнарның активлыгы күренә, без инициативаны хупларга һәм су башнясын урнаштыруны үз өстебезгә алырга әзер. Эш бәясен исәпләгез. Ә җыелган акчага сез башка кирәкле эшләрне үти аласыз, – диде Михаил Павлович.
Шул ук вакытта Олы Ачасыр эчке туризм өлкәсендә актив үсеш ала. Биредә Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы урнашкан. Ел саен туристларның артуын күрәбез. Моннан 27 ел элек ачылган музейга, ниһаять, быел ремонт эшләре планлаштырылган.
Шулай итеп, алга бурычлар билгеләнде, әйтелгәннәр сүздә генә калмыйча, тормышка ашырылыр дип, өметләник.
Сорауларга килгәндә, булмады дияр идем, иң ахырдан Фидаил абый Сәйфетдинов (рәсемдә) янгын сүндерү машинасын йөртер өчен берәр штат булмасмы икән, дип, борчылуын җиткерде.
«Без бит ягулык та, «запчасть» та сорамыйбыз, бары тик штат бирегез», – диде ул. Булыр, дип ышандырдылар.
Хисап сессиясе авылның үсеше өчен җан атып йөрүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын бирү тантанасы белән тәмамланды.
Тулы фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев