Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылга солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч

Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр.

Туган ил алдында куелган изге бурычын утәп, туып үскән җиренә, әти - әнисен, туганнарын, дусларын сагынып, намусына тап төшермичә, Фазлеев Булат Эрик улы туган йортына әйләнеп кайтты
 

⚡⚡- Булатның әтисе - Эрик абый да, әнисе - Диләрә дә төп үзебезнең Мулла Иленекеләр. Армиягә яраклы егет үстергәннәр алар. Афәрин! Булат та, абыйсы Рифат та гел безнең күз алдында, безнең авылда үскән акыллы, тәртипле егетләр.
Әйе, Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әни, дуслар, туганнарны саклау, яклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Барлык солдат егетләргә дә исән-сау хезмәт итеп, изге бурычларын үтәп сау-сәламәт кайтуларын теләп калабыз,- дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев