Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылга кызлар белән моңнар да кайтты

Яңа ел алдыннан Норлат мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» халык театры тамашачыларга зур бүләк ясады.

Башкорт драматургы Наил Гаетбаевның «Авылга кызлар килде, яки, моңнар кайтты авылга» исемле музыкаль комедиясенең премь­ерасын тәкъдим итте. Бер сулышта, җыр- моңга үрелеп барган, үзебезчә, авылча тамаша көчле алкышлар белән кабул ителде.

«Нур» халык театрының режиссеры Инзилә Галиуллинаның әлеге комедияне куярга алынуы юкка түгел, чөнки темасы бүгенге көндә бик актуаль. Яшьләргә эш урыннары булмау сәбәпле, бетүгә барган авыллар, буйдак егетләрнең гаилә кора алмый йөрүләре әлеге спектакльдә ачык чагыла.

Вакыйга авыл өенең ишек алдында барганлыктан, пәрдә ачылуга күзгә ташланганы сәхнә бизәлеше, декорациянең оста ясалганы җәлеп итте. Өйгә керә торган ишек, «челтәрләп» эшләнгән капка, яртылаш күренеп торган мунча кырые, әле аның морҗасы күренмәсә дә, чын төтен чыгуы күпләрне хәйран калдырды. Йорт хуҗасы Мәгъфүрәнең (китапханәче Алсу Садыйкова) бик тә авылны яшәтәсе килә. Район үзәгенә концерт белән килгән кызларны авылда чыгыш ясарга чакырып, хәйлә корып, егетләрне башлы-күзле итмәкче. Колхоз җитәкчесе үткен, чая Әмир (биатлон буенча спортчы, тренер Данияр Гарипов), аз сүзле тракторчы егет Хәйбулла (газ оешмасында эшләүче Рамил Нуруллин), клуб мөдире Әхтәм (Илшат Ярхәмов) буйдак егетләр.

Менә авылга концерт куярга диеп кызлар кайта, дүрт кыз – дүрт холык. Төркем җитәкчесе туры сүзле, үткен Рания (Хөршидә Гайнуллина), тыйнак Ләйсән (Инзилә Галиуллина), үзен яратучы, иркә Кәүсәрия (Илфира Гарифуллина) һәм барлык егетләрнең дә күзе төшкән Нурания (Гөлчәчәк Шакирова). Егетләр дә үз рольләрен бар яктан камил, һөнәри дәрәҗәдә оста башкарды. Музыкаль спектакль булгач, аеруча егетләрнең күмәк, Илфат Ярхәмовның җырлауларын, кызларның моңлы авыл көйләрен башкаруы күңелләргә хуш килде. Эчтәлеген язып тормыйм, «Нур»лылар әле тирә-күрше авылларга чыгар, шуңа кызык булмас.

Спектакльнең икенче исеме «Моңнар кайтсын авылга» бит әле. Пәрдә ачылуга, өч ел элек иреннән тол калган Мәгъфүрәнең бик кадерләп кулына гармун алып, ире истәлеге итеп саклап, моңсуланып алуын күрәбез. Гармун моңнарын кайтарасы килә аның. Спектакль буе төп тема буларак клубта гармунчы, баян юклыгын еш ишетәсең. Мәгъфүрә, ниһаять, теләгенә ирешә, кызлар, егетләр бер-берсе белән кавыша. Нураниягә пар калмагач, Мәгъфүрә аңа кызым булырсың, миндә кал, сиңа да пар табарбыз, ди.

Соңыннан, иренең гармунын алып баянчы егет Камил Хәлиуллинга (Урысбага мәдәният йорты) суза: «Мин бит сезгә туй бүләге булыр, диеп әйткән идем. Менә бирер вакыт җитте, картымнан калган гармуным сезгә бүләк. Уйнат, җырлат гармуныңны, кызлар кайтты авылга. Кызлар белән моңнар кайтты, димәк яшәр авыл да!»

«Нур» халык театры артистларының драма әсәреме ул, комедия жанрымы, икесен дә оста, җиренә җиткереп башкаруларына инандык инде. Спектакль тәмамланыр алдыннан, барыбыз да яраткан «Моңнар кайтсын авылга» җырын бергәләшеп, сәхнә алдына чыгып җырлаулары, тамашачыларның көчле алкышы премьераның уңышы турында сөйли.

Афәрин сезгә, кызлар, егетләр, иҗатыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен, сез булдырасыз! Сәләтле авылдашларыбыздан яңадан-яңа иҗат җимешләрен көтеп калабыз.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев