Авылдашлары Каюм Насыйри турында
Мәгърифәтче, тел галиме, язучы, этнограф Каюм Насыйри 16 яшеннән белем алу максаты белән Казанга китеп баргач та, үзенең туган авылы Югары Шырданга (хәзерге Кече Шырдан авылы) һәр җәйне диярлек кайтып йөргән.
Халык белән күрешеп, сөйләшеп, аларның хәлләрен белешеп, киңәшләрен биреп китә торган була. Бу турыда Каюм Насыйрины яхшы белүче һәм хәтерләүче замандашларыннан язып алган истәлекләрдә бәян ителә. Истәлекләр «Каюм Насыйри. 1825−1945 (Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары (1948)» дигән җыентыкта бастырыла.
Өзекләр шул җыентыктан китерелә: Гыйбадулла Төхфәтуллин (колхозчы, 1871 елда туган). «Каюм абзыйны иң беренче мәртәбәсендә мин Казанда күрдем. Мине авылдан әтиләре, аны Шырданга, кунакка алып кайтырга дип, җибәргәннәр иде. Ул вакытта Каюм абзый Бәдигъ мөәзин йортында тора иде. Мин пар ат җигеп, хәтерләмим инде, Каюм абзый белән тагын да кемнәрнедер бергә утыртып, аларны кунакка алып кайттым. Авылга кайткач, аның белән очрашырга, утырдаш булырга туры килмәде, без ул чагында яшь идек әле. 3−4 ел үткәч, ул тагын да безнең авылга кайтты. Ансында инде миңа аны Казанга илтеп куярга туры килде. Каюм абзый бик аз сүзле кеше иде. Юлда барганда да артык сүз сөйләшми, тик мин аның «балаларны укытырга кирәк, аларга салкын күз белән карарга ярамый» дигән сүзен бик яхшы хәтерлим. Мин аның сүзен тоттым, үзем укый алмадым, ләкин балаларны укытып, файдалы совет работниклары иттем. Семьям булып, үзем тормыш көтә башлагач, мин Казанга бик еш килеп-китеп йөри идем. Ул һәрвакыт үз квартирыннан семинариягә, башка җирләргә гел җәяү йөри торган иде. Мин аның Казанда атта йөргәнен бер дә күрмәдем. Ул, гел эш турында гына уйлап йөргәнгәме, ваклануны һич тә белми иде. Шундый бер хәл булды: Каюм абзый җәяүләп эшкә бара икән. Безнең авылның атлы бер кеше, моны күрмичә, тәртә башы белән бәрдереп ектырып китә. Каюм абзый торып, киеменнән карларны каккалый-каккалый, «әй ахмаклар», ди дә, үз юлына китә. Башка берәү булса, теге кешене полициягә йөртеп җанын алыр иде. Каюм абзыйда андый ваклану гадәте булмаган. Аның бер минутын да әрәм итәргә теләмәгәнлеген мин аның белән юлда йөргәндә дә бик ачык күрдем». Талип Гайсин (колхочы, 1875 елда туган). «Каюм абзый җәй көннәрендә еш кына авылга кайта иде. Мин аны шул безнең Югары Шырданга кайткан вакытларында күргәнем бар.
Аның авылга кайту хәбәре ишетелгәч малайлар: «Каюм абзый кайткан, Каюм абзый», − дип, аның капка төбенә җыелалар иде.
Ул капка төбенә чыгып, биегән-җырлаган малайларга, нарасыйларга акча чәчеп тора. Җәй көне кайткан вакытларында кырга чыгып үләннәр җыеп йөри иде. Авылга кайтып халыкка китаплар өләшә, мәктәпләрне кереп карап йөри, Казаннан укытучыларга бүләкләр җибәрә торган иде. Минем туган энем Барый бераз вакытлар Каюм абзый янында аш пешерүче булып эшләп торды. Каюм абзый безнең авылда бер мәктәп салдырды. Мин ул мәктәптә 1−2 ел укып йөрдем, ләкин без ярлы кеше малае булгач, җәй көне көтү көтеп, кыш көне өскә кияр кием булмыйча укып булмады». Гыйльман Ногманов (колхозчы, 1885 елда туган). «Каюм абзый үзе янында аш пешерүче, төрле йомышка йөрүче бер малай тота иде. Башта анда бик күп кенә вакытлар бер Казан арты малае торган. Аннан соң менә безнең үзебезнең Шырдан авылыннан Талип абзый энесе Барый абзый торды. Ул анда озак тормады, Каюм абзыйның вак-төяк әйберләрен алып авылга кайтты. Озак та үтми, Каюм абзый безнең әтигә «малаен алып килсен» дип әйттергән. Әти ат җикте дә: шунда аш та пешерерсең, укырсың да, дип, мине Казанга алып барып, Каюм абзыйга малайлыкка бирде. Миңа ул вакытларда 10-11 яшьләр булгандыр. Ул вакытта Каюм абзый кызыл мәчет урамында Әптелмән йортының кечкенә бер бүлмәсендә тора иде. Бүлмәнең бер генә тәрәзәсе бар иде. Бүлмә эчендә ике шкафта, өстәл өсләрендә төпләнгән китаплар бик күп иде. Мин һәр көнне иртә белән базарга барып ашау-эчү әйберләре алып кайта идем. Ул, азык-төлек бозылмасын дип, көннекен көнгә генә алдыра иде. Ул бик аз сөйләшә, үзенә кирәкне генә сорый, йомышка җибәрә, чыгып киткәндә, «өйгә кеше кертмә» дип, бүлмәне бикләп чыгып китә торган иде. Мин анда озак тормадым, бары 7-8 көн торгач, элек үзендә торган Казан арты малае килгәч, мине кайтарып җибәрде».
Мәсхәпҗамал Ибәтуллина (колхозчы, 1885 елда туган). «Каюм абзый авылга кайткач, без кечкенә балалар – кызлар җыелышып, түбән урамга төшеп китә торган идек. Ул, без җыелып килгәнне ишетеп, капка алдына чыга иде дә, я, биегез әле, дип, биетеп-җырлатып, безгә акча биреп җибәрә торган иде. Гаптелмән абыйларны, Хәбирә апаларны да биетеп-җырлатып карый торган иде. Каюм абзый мәктәп салдырган. Ул вакытта безнең Югары Шырдан авылында кызлар мәктәбе юк иде, без 30−40 кыз абыстай өенә җыелып укып азаплана идек. Мин Каюм абзый язган китапларны, хикәятләрне бик яратып укыйм». Габдулла Дусаев (колхозчы, 1887 елда туган): «Мин менә шушы Югары Шырдан авылында туып-үскән кеше. Хәзерге көндә колхозчы. Мин Каюм абзыйны үз күзем белән күреп беләм. Без мәктәптә укыган вакытта мөнәҗәтләр, бәетләр, шигырьләр өйрәнеп, шуны әйтеп йөри идек. Каюм абзый кайвакытта кыш көннәрендә дә туган авылы Шырданга кайта торган иде. Ул авылга кайткач, без хәлфәдән сорап, 3-4 малай җыелып аның янына мөнәҗәт әйтергә бара идек. Без мөнәҗәт әйткән вакытта, ул кызыксынып, кет-кет итеп көлеп утыра торган иде. Әйтеп бетергәч, ул безгә 5-10 тиен акча бирә иде.
Без аңарга нәүрүзләр дә әйтә торган идек:
Әй Ижбабай, Ижбабай,
Мич башыннан төш,
бабай,
Биш тиен акча бир, бабай,
Нәүрүз мөбарәк бад.
Кайвакытта такмаклар да әйтә идек. Дөрес булмаган урыннарда, «менә болай әйтергә кирәк» – дип, безне төзәтә торган иде. Бәлки, шушы бәет, такмаклардан үзе язганнары да булгандыр инде. Каюм абзый безнең авыл мәктәбенә җәдит укуы кертте. Без укыган вакытта яшьрәкләр әлифба укыйлар иде инде».
Авылдашларының күренекле галим турындагы истәлекләре 1945 елда фольклорчы галим Хәмит Ярми тарафыннан язып алына. Шул чорда аның «Кызыл Татарстан» (1945, 4 февраль) газетасында «Югары Шырдан авылында» дигән мәкаләсе дә дөнья күрә. Мәкаләдә Кече Шырданда Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулу уңае белән үткәреләчәк юбилейга хәзерлек буенча җыелыш үткәрелүе хәбәр ителә. Каюм Насыйриның авылдашлары, замандашлары белән үткәрелгән бу җыелышта К.Насыйриның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында Татарстанның тел, әдәбият, тарих институты һәм фәнни-тикшеренү институты (хәзер Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры М.Гайнуллин чыгыш ясый. Җыелышта тагын бөек галимнең замандашы 70 яшьлек Сәлахетдин Сираҗиев та үзенең истәлекләрен сөйли. Кызганыч, ул истәлекне таба алмадык.
Хөрмәтле Кече Шырданнар, газета укучылар, бәлки истәлекләрне сөйләүчеләр арасында кемнеңдер бабасы, туганы, күршесе бардыр. Сездән кайтавазлар көтәбез.
Фәридә Камальтдинова.
ТР ФАнең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев