Авылда сулыш алуы да рәхәт!
Бәхет эзләп читкә китүчеләрне, лаеклы ялга чыккач, туган як барыбер үзенә тарта. Әлбәттә, авылга кайтуның төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, бәхетле балачак, гамьсез яшьлек еллары узган туган нигез сагындыра.
Һәм монда да тормышны төрлечә дәвам итәргә – алма пеш, авызга төш, дип бармакка бармак сукмыйча гына да дөнья көтәргә яки үзең өчен генә түгел, ә авылның киләчәген дә кайгыртып, көч куеп яшәргә була. Бүгенге язмам герое Рушания Нәгыйбова нәкъ менә шундыйлардан.
Рус Әҗәлендә дүрт балалы гаиләдә туа ул. 10нчы сыйныфны тәмамлаган кыз, күп яшьләр кебек, калага ашкына. Тик ул чакта йөргән егетен армия сафларына озату сәбәпле, китә алмый. Егетнең колхозда хисапчы булып эшләүче апасы Рушанияне секретарь итеп урнаштыра. Ярәшкән егете була торып, кая китү ди ул!
– Колхозда ел ярым эшләдем һәм шәһәргә барып урнашу теләгем көчлерәк булды. Хәзерге акылым булса, бәлки андый адымга бармас та идем. Яшьлек бит, «ярәшкән егете бар» дигән тамга салулары да бик ошап бетмәгәндер, бәлки. Армиядән килгән хатлар да коры иде. Колхоз рәисе Хәмит абый минем гаризаны йомарлап, әллә ничә тапкыр чүп чиләгенә ташлады. Барыбер киттем, – дип искә ала Рушания апа. – Ул чакта Яшел Үзәндә педагогика училищесы филиалы бар иде, укырга кердем, озак тормадым, Кайбыч егетенә кияүгә чыктым. Тәүге мәхәббәтем дә армиядән кайткач, тизарада өйләнде.
Гаиләбез белән Себер якларына китеп урнашырга иде исәп, тик ике як әти-әни дә каршы булды. Шулай итеп, Яшел Үзәндә калдык. Мин бер-бер артлы ике бала – ул һәм кыз таптым. Укуымны да дәвам итә алмадым. Һәм... Озак яшәмәдек, аерылыштык.
Иии, бу кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтү өчен күп кирәкми икән. Хыянәт ачысын кичергән, ялгызлык утында янган сикәлтәле тормыш юлларын күз яшьләрсез генә искә төшерү мөмкинме соң? Таяныр кешесе булмагач, кемнәндер ярдәм өмет итү урынсыз. Үзем таптым, үзем үстерәм, аякка бастырам дип, балаларын тәрбияләр өчен алга таба яшәргә көч таба ул. Декретта утырганда лифтер һөнәрен үзләштерә. Аннан дусты балалар хастаханәсенә секретарь кирәклеге турында әйтә. 10 класс белемем белән кая барыйм инде дип, Рушания апа карышса да, соңрак ризалаша. Беренче килүендә үк аңа машинкада текст җыеп карарга тәкъдим итәләр. Бер күрүдә ошаталар һәм эшкә алалар. Икеләнеп кенә барган хезмәт урынын бик яратып эшли, аңа 25 елга якын гомерен багышлый.
Тормыш сынаулары моның белән генә төгәлләнми әле. Иренә ЗМЗдан бирелгән фатирның бер бүлмәсендә яшәп яткан көннәре. Күршеләр киткәч, икенче бүлмә дә аларга калырга тиеш була. Әмма монда башка гаилә урнашып, ялган юл белән фатирны үзләренә алырга телиләр. Рушания апага дөреслек эзләп, суд юлларын, ай-һай, бик күп таптарга туры килә. Якты киләчәккә өмете өзелгән көннәрнең берсендә ул Володя исемле ир-атны очрата.
– Өйләнмәгән, балаларыма булган яхшы мөгамәләсе дә үзенә җәлеп итте. Бергә булырга карар кылгач: «Беренче ирем белән сигез ел яшәвемә карамастан, үпкәләткәч, бер дә уйламый киттем. Балаларымны сүз белән булса да рәнҗетәсең икән, сигез көн дә яшәмәячәкмен», – дип, катгый итеп әйттем. Шөкер, алар аны үз әтисе кебек яратты. Өченче баламны көткәндә, авырлы булуымны исбатлап, судка ай саен белешмә ташыдым. Шулай итеп, фатирга тулы хокуклы булуыбызны яклый алдык, судта җиңдек. Володя белән 26 ел яшибез, балалар хакына булса да, бәхетемне таптым. Олы улым Диас Ростов өлкәсендә яши, майор, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Дианам гаиләсе белән Казанда, Тимур улым фельдшер, Казанда эшли, Яшел Үзәндә яши. Минем – бәхетләрем, терәкләрем, күз нурларым, – дип сөйли Рушания апа.
Озак еллар шәһәрдә яшәсә дә, Рушания апа авылдан бервакытта да аерылмый. Чөнки монда әнисе Разыя апа гомер итә һәм җәйге ялларын да ул һәрвакыт биредә уздыра. Бервакыт бакча алырга теләге булгач та, әнисе каршы килә, авылга юлны суытачагын яхшы аңлый ул. Инфаркт кичереп, сәламәтлеге какшагач, туган ягына кайтып төпләнү уе ешрак килә.
Авылда яшәүче абыйсы да үлеп киткәч, әнисе бөтенләй ялгыз кала. Шулай итеп, тәвәкәлләп, узган елның февралендә Рус Әҗәленә кайтып төпләнәләр. Эшләгәндә шәһәрдә вакыт уза әле ул, ә менә лаеклы ялга чыккач, дүрт стена эчендә ятуны язмам герое күз алдына да китерә алмый.
Яшь чакта ел саен күпьеллык чәчәкләр утыртсаң, лаеклы ялга чыкканда бакчаң гөлбакчага әверелә, дигән бер мәкалә укыган идем. Мин шулай иттем дә, менә бу чәчәкләрнең барысы да күпьеллыклар. Гомумән, авылны үлеп яратам. Рәхәтләнеп, киң итеп сулыш алуы да ни тора! Кечкенә булса да, халкы бик әйбәт, дус-тату яшибез. Өмәләрдә актив катнашабыз, – ди әңгәмәдәшем.
Гомере буе кәгазь боткасында кайнап яшәсә дә, Рушания апа җир кешесе. Чәчәкләргә күмелгән ишегалды һәм бакчасыннан әйләнеп чыга торган түгел. Яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә. Төрледән-төрле кошлар тоту да яраткан шөгыльләренең берсе. Без монда беренче тапкыр Кытай ефәк тавыкларын очраттык. Аларның матурлыкларына исең китәрлек! Рушания апа тавышын ишетеп, йөгерешеп килеп, иркәләнүләрен күрсәгез икән! Йомшак, нәфис кошларны (рәсемдә) тавык дияргә тел дә әйләнми. Төрледән-төрле кошлар алып, сынап, йомыркаларын бастырып, ире белән аларга уңайлы оялар ясап мәш килеп, һәр көннән ямь табып, шөкер итеп яшәп ятулары.
Авылда җанына тынычлык тапкан Рушания апа тормышы, бер уйласаң, сериал төшерерлек. Адәм баласының йөрәге түзә, сагышларга да, әрнүләргә дә... Без тормышны сынамыйбыз, тормыш безне гел сыный, дип, җырларда җырланса да, бар авырлыклар артта калып, Рушания апаның бүгенгедәй елмаеп, якыннарының игелеген күреп, бәхеттә генә яшәвен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев