Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Авылда калганыма һич үкенгәнем булмады» - Фәридә Корбанова

Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап, пар канатлар булып яшәүче гаиләләр белән районыбыз авылларында еш очрашабыз. Күпме авырлыклар, сынаулар кичереп тә, гаилә кыйммәтләрен саклап, башкаларга да үрнәк булып гомер итүчеләргә сокланабыз. Кече Карагуҗадан Фәридә һәм Хафиз Корбановлар да нәкъ менә шундыйлардан.

– 1977 елда армия сафларыннан хәрби бурычымны үтәп кайткач, совхозда яшелчәчелек буенча бригадир булып эшли башладым. Ярдәмгә мәктәп укучылары чүп утарга килә иде. Менә шул чак күзем Фәридәгә төште, – дип сөйли башлады иң гүзәл яшьлек елларын гаилә башлыгы Хафиз абый. – Тырышлыгы, чаялыгы белән үзенә җәлеп итте ул. Гаиләдә бер генә малай булгач, авылда төпләнүем көн кебек ачык иде. Шуңа да Фәридәне тормыш алып барырга менә дигән кыз дип, үземә яр итеп сайладым. Тәтеш техникумында агроном һөнәрен үзләштердем. Авылда 107нче һөнәр училищесы филиалын ачкач, мастер, филиал мөдире булдым. Уку йорты ябылгач, Совхозда директор урынбасары вазифасын башкардым.

Шулай итеп, 24 яшьлек Хафиз абый Фәридә апага башка егетләрне күзләргә юл куймый. Кызга 18 яшь тулуга өйләнешеп, гаилә коралар.

– Мин япь-яшь кыз, ноябрь аенда, моннан 44 ел элек, төп йортка килен булып төштем. Каенана, каената һәм аның әнисе дә бар иде. Бәлки бигүк җиңел дә булмагандыр. Тик без зарлана һәм уфтана белмәдек. Бер-бер артлы, тормышыбызга ямь өстәп, өч кызыбыз туды. Гөлназ, Айназ, инде малай булыр дип өметләнгән идек тә, Гөлчәчәкне алып кайттым. Яшелчәчелектә эшләдем. Аннан совхозның балалар бакчасына тәрбияче итеп чакырдылар. Бездән ерак түгел Вертолет заводының хезмәт лагеры бар иде, каената шунда каравылчы булды, ул вафат булгач, аның урынына кердем. Лагерь ябылганда өченче баламны алып кайттым, эшләмәсәң дә була, стажың өзелми диделәр. Совхоз да таркалды. Аннан хуҗалыкта мал-туар асрап, бакчада күп итеп яшелчә үстереп, тормышны үз көчебезгә таянып тарттык. Ул елларда бакчабыз гына да бишәү иде! 3-4 сыер асрадык, бозаулар, умарта... Эштән курыкмадык. Бүгенге көндә терлекләр санын киметсәк тә, ике сыер, бозау асрыйбыз әле. Авыл халкын сөт ризыклары белән тәэмин итеп торабыз, шөкер. Авылда калганыма һич үкенгәнем булмады. Шушы йортта мине җылы каршы алдылар, каенана-каената белән тату яшәдек. Хафизның апасы да ярдәм итте. Әле дә кайтып йөри, – дип узган гомер елларын күз алдыннан кичерде Фәридә апа.

Тормыш сынауларсыз гына барса икән ул…

Корбановлар гаиләсендә беренче кызлары Гөлназ чукрак һәм телсез булып туа. Бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе булмаган яшь гаилә моның шулай икәнлеген әүвәл аңламый да. Хәер, туганнары бер аваз да чыгармаган сабыйны күреп, шикләрен әйтеп карый. Бәләкәчне әти-әнисенә калдырып эшкә чапкан яшьләр игътибарга гына алмый. Бер яшьтән инде хастаханә юлын таптый башлыйлар. Казанда комиссия узганнан соң, аларны ишетмәүчеләр өчен махсус балалар бакчасына юллыйлар.

– Бүген генә бу хакта сөйләве ансат кебек. Ул елларда биш яшьлек сабыйны чит шәһәрдә үзен генә калдырып китү җиңел булмады. Әти-әниләр бу адымыбызга каршы иде. Тик без кызыбыз­ның киләчәген кайгыр­тып, алга таба тормышка яраклашсын дип, авыр булса да, ризалаштык. Интернатта яшәде. Ике ел бакчага йөргәннән соң, шул ук бинада урнашкан мәктәпкә керде. Ялларга алып кайта идек. Иң мөһиме, үзе бик тиз ияләште. 12 классны 2000 елда тәмамлап, эш тапты. Мәктәп бетергәч кая барыр, нишләр дип, бик кайгырган идек, ә ул борчылырга юл куймады. Күрәсең, Аллаһ Тәгалә бу балага сынау­ларны да бирдем, үзем урнаштырырмын да, дигәндер. Кул белән дә, авыздан да бер-беребезне аңлыйбыз. Кызыбызның кимчелек белән туу сәбәбен ачыклый алмадык. Авырлы чакта бәлки чирләгәнсездер, дип кенә әйттеләр. Яшьлектер инде, икенче баланы алып кайт­канда әллә ни курку булмады. Шул, бер яше тулгач кына сөйләшерме, сүзләр әйтерме, дигән борчылу бар иде. Шөкер, бар яктан да төгәл балалар булды, – дип сөйли Фәридә апа, күз яшьләрен сөртеп.

Гөлназ, чынлап та, югалып кала торганнардан түгел. Кечкенәдән актив, чая булып үсә, чукрак­лар клубында аралаша. Һәм шунда булачак тормыш иптәшен дә очрата. Кияү Германиядән һәм иптәшләре янына кайтуының берсендә Гөлназ белән таныша. Мин, әни, кияүгә чыгам, яшәргә чит илгә китәм дигәч, нинди хисләр кичердегез соң, дип сорамый булдыра алмадым.

– Бер белмәгән җиргә ничек китәсең инде дип, аптырадык…

Алия Гаязова мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №44 (8 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев