Авылда без эшле дә, кеше дә булдык
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. «Яшел Үзән»не яратып укыйм, бик матур чыгып килә. Бөтен тема яктыртыла: районыбыз хәлен, күрше авыллар ничек яшәвен белеп, уңышларына сөенәбез. Менә мин дә үзебезнең тормыш мизгелләрен язып җибәрергә булдым.
Колхозлашу чоры барганда Күгәй авылы халкыннан карт умарталарын җыеп алгач, Күгәй урманының бер аланына урнаштыралар. Шул кортларны карарга һәм каравылчы булырга эшкә чакыру кәгазе элеп куела. Безнең әти шул белдерүне күреп ала да, әни белән сөйләшеп, без шунда барыйк, эшле дә, торыр урыныбыз да булыр дип, урманга киләләр. Кечкенә йортта ике гаилә яши. Алга таба авылда өй җиткезербез дип уйлыйлар, тик 5-6 ел яшәгәч, сугыш башлана. Әти сугышка китә, әни берсе 5 яшьлек, икенчесе яшь ярымлык бала белән урман аланында яшәп кала. Кортларны карашырга хатын-кызлар килеп йөри. Тормыш дәвам итә, әтидән хатлар килә. Әни курыкмый ничек урманда яшәгәндер, күз алдына да китереп булмый.
Сугыш бетә, тик әти көн чыгышка җибәрелеп, берничә айдан соң гына, колагы ишетми башлагач, авырып, авылга кайта. Пожарныйда ут яктысы күреп, шунда керә. Анда 3-4 ир-ат каравылда була, алар: «И Хәбибулла, йоклаган Фаизәне куркытырсың, таң аткач кына кайт», – диләр икән. Ә әти: «Әй егетләр, монда кадәр кайткач, инде ничек түзим? Урман кергәч җырлап җибәрермен, Файзә тавышымны таныр да, курыкмас», – ди икән. Әтинең тавышы матур иде шул, ул әле мулла да булып торды. Шуннан әтине ат җигеп, урманга илтеп куялар (монысын кайнатам сөйләде). Шулай итеп, яңа тормыш башлана. Без – 4 кыз туабыз. Үземне белә башлаганнан бирле су юклык хәтеремдә уелып калган. Җәйләрен арба көпчәге эзеннән чәй эчәр өчен кечкенә тустаган белән су җыя идек. Әни аны чүпрәк аркылы сөзеп, самоварга, ашка тота торган иде. Яңгыр яуса су күп, көннәр коры торса, ул суда бик тиз койрыклы бөҗәкләр (әни ташбашлар дия иде) йөзә. Ә кышын су күп, бөтен кирәк-яракка кар эретә идек. Кое казып карадылар, тик суы эчәрлек булмады.
Без дә үсә төштек. Әни авыл га бәрәңге чүбе утарга алып төшә башлады. Авыл гөрләп, шаулап тора иде. Ба лачакның якты истәлеге булып, урман юлыннан, Шеболан тавыннан тау шуу лар, әти ясап биргән чанага кечкенә сеңелем Әлфияне утыртып йөрүләр, яз җиткәч корт караучы – Абдулла, Кәрим, Кәбир абыйларның малайлары, кызлары белән уйнаулар күңелгә уелып калган. Наҗия, Хәлимә белән бергә укыдык. Аланда язгы су озак кипмәс иде. Тирән чокырларда су күп, шунда ләгән белән йөзәбез дип, аңа утырмакчы булабыз. Без маташканчы ләгәнебез су астына төшеп китә, аны чыгарабыз дип чеп-чи була идек. Авырмаган да. Шул аланда юа ашадык, җиләк күп булыр иде. Юадан әни ләвеш пешерер иде, тәме әле дә авызда.
Безнең мәктәпкә барыр вакыт җиткәнче, ике абый укып бетергән. Олы апа Тәскирә 4нче класска кадәр авылга укырга берүзе йөргән. Аннары Тәнзилә апа, аннары мин апа белән 2нче класска кадәр йөрдем. Мәктәптә укулар ике сменада бара иде. Мин төштән соң укыдым. Көзге көннәрдә сәгать 4тә үк караңгы төшә.
Ә безнең дәрес бетә генә. Авыл балалары өйләренә кереп китә, мин урманга кайтам. Алабай исемле этебез мине ярты юлга кадәр каршы ала иде. Ул вакытта курку турында уйламаган да. Ә бит урманда бүреләр дә булган. Ястреб исемле этебезне әни күз алдында этләр талап үтергән. Әле ярый эт белән булган, әнигә ташланган булырлар иде. Якшәмбе көннәрендә авылга күмер, сөт, эремчек, каймак сатарга төшә торган идем. Күмерне самоварга диеп, тагын кил дип чакыралар иде.
Мин өченче класста укыгында җәйгә авылга кайтырбыз дип төзелгән өр-яңа өебез янып киткән. Әй әни елаган да соң! Ә әти: «Ярар, Файзә елама, Аллаһ бирде, Аллаһ алды да. Нишлисең, тагын насыйп итсен», – дигән.
Җәен әти безне җыеп урманга корыган агачлар җыярга алып бара иде. Әти аудара, без әни белән арбага салып, юл кырыена ташыйбыз. Әле аны да урманчылар йөрмәгәндә яңгырлы көнне эшлибез. Штраф салырга мөмкиннәр. Шул утынны Кәлимулла абый машинасы белән эштән соң төнлә Әрә, Өрәңгәр авылларына барып сатырлар иде.
Тырыша торгач, авылда тагын яңа өй өлгерде. Без дә 1961 елның декабрендә үзебезгә матур кушамат тагып, урман Хәбибулласы, урман Файзәсе, урман кызлары булып, авылга кайтып төштек. Туган, яшәгән нигезебез утсыз, сусыз булса да, кызганыч булып калды. Ул вакыт авылда ут бар, кое суы да тәмле. Мин 5нче класста укыйм. Вакыт үткән саен урманны күрү теләге арта. Без дүрт кыз җыелып, Гусман җизни белән барып күрдек. Ул вакыт безнең йорт юк. Әдиятуллиннарның корт оялары урнашкан.
Камил белән Гөлнур безне бик җылы каршы алды. Башка өйдә булса да, Гөлнур безгә әни каршы алган шикелле булды. Рәхмәт аларга. Шул нигезгә барып, әти-әнине күргән кебек булдык. Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз, дип җырлыйлар. Алай гына да түгел, башыңа төшкәч аң лыйсың икән аны. Шунысы кыз ганыч, әти сугышта чакта әни берүзе ничекләр генә яшәде икән, шуны да сорый белмәгәнбез. Әтиегез кайтканда терлеккә ашарга шушиләм тулган, кыш чыгарлык утын әзерләгән идем, дигәне истә. Ике кечкенә бала белән ул аны ничек хәзерләгән, башыма да сыймый. Ә безгә булышырга кеше кирәк. Рәхәткә чыктык шул. Ул көннәрне беркемгә дә күрергә язмасын.
Без дүрт кыз мәктәпне бетерү белән фермага эшкә килдек. Урман тормышын күреп үскәнгәдер, авыл безгә шәһәрдән дә әйбәт күренгән ахрысы. Калага китү теләге беребездә дә булмады. Авылда без эшле дә, кеше дә булдык. Аллаһ безгә үкенерлек гомер бирмәде. Тормышыбыздан барыбыз да канәгать. Быел июнь аенда миңа 70 яшь тула. Киләчәктә дә саулык белән балаларның күңел җылысын тоеп, озак гомерләр яшәргә язсын.
Хәлимә Җәләлиева. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев