Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүләкләнде
Сабантуй – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме. Әлбәттә, мәйдан түрендә көнне-төнгә ялгап, ялны белми илебезне туендыручылар – кыр батырлары, терлекчеләр, агросәнәгать хезмәтчәннәре булырга тиеш. Елдагыча, Яшел Үзән Сабан туенда иң-иңнәр бүләкләнде.
Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте «Ак Барс» кошчылык комплексы автопаркының беренче класслы автомобилен йөртүчесе Владислав Антоновка һәм Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының балалар туклану цехы смена начальнигы Ирина Гришанинага тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән «Ак Барс» кошчылык комплексы директоры Айрат Абдуллин һәм И.Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинатының баш агрономы Лилия Миндубаева бүләкләнде.
Зеленодольск муниципаль районы агросәнәгать комплексы системасында нәтиҗәле, намуслы хезмәте өчен Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары түбәндәге якташларыбызга тапшырылды:
- Михаил Батманов, Маевка утары тракторчысы;
- Дмитрий Кириллов, «Мулла Иле» мегафермасы терлекчесе.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булучылар белән таныш булыгыз:
- Илшат Абдуллин, «Авангард» акционерлык җәмгыяте склады мөдире;
- Иван Анисимов, «Заволжье» ВЗП механизаторы;
- Лилия Әхмәтшакирова, шәхси (ярдәмче) хуҗалык;
- Фәһим Бикмуллин, «Заволжье» ВЗП механизаторы;
- Рамил Гайнетдинов, «Ак Барс» кошчылык комплексы» Яшел Үзән филиалында автомобиль йөртүче;
- Мәрьям Гыйззәтуллина, «Ак Барс» кошчылык комплексы» Зеленодольск филиалы санитар-ветеринары;
- Валентина Гришина, И.Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинатының цех начальнигы;
- Зөлфәт Зәйнуллин, «Заволжье» ВЗП механизаторы;
- Рәфис Җиһаншин, «Ак Барс» кошчылык комплексы» Яшел Үзән филиалы бройлер цехының 1нче бүлек начальнигы;
- Гөлинә Ишмөхәммәтова, И.Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинаты яшелчәче-мастеры;
- Зөфәр Садыйков, «Тау Иле» авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы;
- Илдар Ситдыйков, крестьян (фермер) хуҗалыгы;
- Рөстәм Уразов, «Заволжье» ВЗП механизаторы;
- Рәмзия Фәсхетдинова, Кызыл Шәрык «Агро»ның яшь терлекләр буенча бригадиры;
- Екатерина Фәхретдинова, И.Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинатының мастер-яшелчәчесе;
- Наил Хәйруллин, «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативы инженеры;
- Илдар Хәмитов, Кызыл Шәрык «Агро»ның әйдәп баручы инженеры;
- Равилә Хәсәнова, «Авангард» акционерлык җәмгыяте склады мөдире;
- Раксана Хәсәнова, И.Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинатының яшелчәчемастеры.
«Майский» теплица комбинатының контроль үлчәү приборлары һәм автоматика бүлеге башлыгы Виктор Шорохов 2025 елгы чәчү батыры булды. Батырга «Лада» автомобиле ачкычын район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.
Фото: «Заволжье» ВЗП җитәкчесе Ислам Закировны район башлыгы Михаил Афанасьев бүләкли. / Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев