Авыл проблемасы: ташландык сулыклар, сукбай этләр, караңгы урамнар: Акъегет җирлегендә хисап сессия узды
Авыл җирлекләре башлыкларының хисап сессиясенә, нигездә, ел саен бер үк кешеләр – яшәгән җиренә битараф булмаучылар йөри. Әле ярый төрле мәсьәләләрне яңгыратырга шундыйлар бар, юкса, утырыш коры доклад тыңлауга кайтып калыр иде.
Акъегет җирлегендә сессия һәрвакыт җанлы уза, биредә үз сүзен әйтергә курыкмаучы, тырыш, яшәү шартлары өчен борчылучы халык гомер итә. Хәзер терлек-туар асрап, тырышып тормыш көтүчеләр шактый, дәүләт тә «асрагыз» дип тора. Әмма биредә җитди проблема килеп чыккан һәм аны Әнәс Әхмәтшин яңгыратты:
– Терлекләрне ясалма орлыкландыру чорында күңелсез хәлгә тап булдык – алар сыйфатсыз булып чыкты. Аталанмый, өч-дүрт тапкыр кулланырга туры килә. Шул орлыкларны тикшерә торган оешма бармы-юкмы? Бу эш түгел бит инде, – дип мөрәҗәгать итте ул Яшел Үзән районының баш ветеринар-табибы Илдус Хатыйповка.
– Без аларны үзебез тикшерә алмыйбыз, әмма орлыклар сертификатлы оешмалардан кайта. Һәм әлеге проблема орлыктан гына түгел, ә сыерның төрле авыруларыннан да тора. Әгәр дә, начар сыйфатлы булса, ТР буенча проблема күтәрелер иде, барыбыз да шуннан алабыз бит. Сорауны аңладым, мин моны ачыклармын, – дигән җавап алынды.
Әле яңарак кына үз вазифасына баскан баш ветеринар халыкны, куркыныч янаучы «кош гриппы», «бруцеллез», «ящур» кебек авырулар турында кисәтте һәм терлек-туар сатып алганда бик сак булырга, анализлар ясарга киңәш итте. Аннан, хуҗалыкларында этләре булганнарга тагын бер мәгълүматны җиткерде: «Һәр хуҗа яше өч айдан узган этен учетка куярга, прививкалар ясатырга тиеш. Бу сукбай этләр артмасын өчен дә эшләнә. Биркасы булган этнең хуҗасын табуы бик җиңел булачак».
Җирлеккә, барлыгы 239 хуҗалык һәм 691 кеше теркәлгән Акъегет, Бакырчы, Юынчы авыллары керә.
Район хакимиятеннән вәкил катнашканлыктан, яңгыраган гозерләр, күпчелек беренче тапкырдан ук булмаса да, мөмкинлекләрдән чыгып, хәл ителә. Һичьюгы, ишетелә, язып алына һәм алдагы ел эш планына теркәлә. Әнә, шул рәвешле Акъегеттә 200 урынлы яңа мәдәният йорты, дөресрәге – күп функцияле үзәк төзелә һәм сессия утырышыннан соң җитәкчеләрдән торган делегация, андагы эш барышы белән танышу өчен, шунда юл алды. Быелгы кыш төзелешкә комачауларлык түгел, шуңа биредә бар да тәртиптә, сроклардан калышу сизелми. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин фразасына ышансак, Аллаһ бирса, Сабан туена ачылышын да бәйрәм итәргә мөмкинбез әле.
Җирлек территориясендә 3 ФАП, 3 мәчет, 1 мәдәният йорты, 2 авыл клубы, 1 почта бүлекчәсе, 2 урта мәктәп, 1 балалар бакчасы, 2 кибет, 1 «Озон» заказлар бирү пункты эшли.
– Ел дәвамында безгә гражданнар социаль яклау, җир, ТКХ һәм яшәү шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте һәм шуларның 90 проценты хәл ителде, – дип хисап тотты Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина. – Узган ел халык ике авылда – 1000, Бакырчыда 500 сум үзсалым акчасы тапшырды. Дәүләт дүрт тапкыр арттырганнан соң, юлларны төзекләндерүгә вак таш сатып алынды. Яз көне бу эшне дәвам итәчәкбез. Юынчыда 43 мең сумга өч көнкүреш калдыклары контейнеры өчен мәйдан ясалды. Быел үзсалым суммасы шул ук калды һәм аңа, шулай ук, юлларга түшәргә таш, чүп контейнерлары сатып алыначак, алар өчен мәйданчыклар урнаштыруга, урам утлары ясауга тотылачак. Җирлегебездә республика программалары да эшли. Алар нигезендә Юынчыда яңа клуб төзелешенә заявка бирелде, мәктәп автобусы борылырлык мәйданы булган тукталыш павильоны, Акъегет мәктәбе янына юл билгеләре урнаштырылды. Шундый ярдәм күрсәтүләре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләребезне белдерәбез.
Җирлектә 128 запастагы хәрби һәм 9 призывник теркәлгән. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 6 егет: Фәнзил Насыйбуллин, Нияз Хафизов, Фәнил Сәгъдиев, Илдар Хәмитов, Ильназ Әкрамов, Альфред Ганиев хезмәт итә. Туган йортларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Җирлектә куелган бурычлар, башкарыласы эшләр турында газетабызның №4 (31 гыйнвар, 2005) санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев