Авыл күркәм йортлары, тәрбияле балалары белән матур
Әссәламәгаләйкүм, кызлар. Авыл кешеләре турындагы язмаларны дәвам итәргә булдым әле. Җәй, без пенсионерлар өчен дә, кызу ай инде ул... Бакчада да эшләргә кирәк, урман-кырларга чыгарга да тырышабыз, шәһәргә кунакка да баргалыйбыз. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәнне гел истә тотабыз.
Җиләк, гөмбә җыярга да яратам. Кышын ашау өчен генә түгел, балаларга, танышларга, туган-дусларга өләшү өчен дә. Аннан, саф һавада йөреп кайтсаң, тыңламаска тырышкан аяклар да язылып китә, күңел дә күтәрелә. Табигатьтә кошлар җырын тыңлап, күбәләкләр очканын күзәтсәң, зәңгәр, кояшлы күкне яратып карап йөрсәң дә, дөнья, тормыш, яшәү рәвешебез турында күбрәк уйланасың һәм уй-фикерләреңне кешеләр белән бүлешәсе килә башлый.
Авыл эченнән үткәндә, ирексездән, күз йортларга төшә. Кешенең йорты да үзенә охшаган кебек: йә ачык, чәчәккә күмелгән, йә төксе, моңаеп кына утыра. Кайберләре яныннан узганда куркыныч булып китә, чөнки йортны Америка өянкесе, кычыткан, төрле агачлар басып алган. Капкасы кыйшайган, йә авып төшкәннәре дә юк түгел. Монда кайчандыр тормыш кайнап торган, кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлаткан, балалар үстергән, терлекләр асраган. Йортта тормыш гөрелтесе тынмаган...
Исәннәр күбрәк дөнья куып, үзе дә беркөнне китәчәген онытып, кайвакытта мирас булган йортны бүлешә алмый. Һәм аның беркемгә дә кирәге калмый. Васыять буенча йорт калган бала авылдан китә, үз тормышлары, үз мәшәкатьләре белән бу өйдә гамьнәре булмый. Исәннәр белергә тиеш: үзләре китсә дә, ахирәттәгеләр бар нәрсәне белеп ята. Хуҗа булып калгач, бер чарасын күрү кирәктер: йә сатарга, йә карарлык кешегә бүләк итәргә. Көчеңнән, хәлеңнән килсә, хуҗасы исән чактагы кебек төзекләп, карап тотарга, тирә-юньдәгеләргә дә ут чыгу куркынычы булмасын, яныннан узганда һәркем сокланып китсен өчен бик тырышырга кирәктер инде ул.
Урманга да, кеше күрми дип, арбасы белән чүп ташлаучылар бар. Ни генә аунап ятмый ул урманчыкларда... Кеше күрмәсә, Аллаһ күрә, һәр гамәлебез язылып бара, җавап тотасы.
Күпләргә үрнәк булырлык Гамилә апа турында язган идем. Нәкъ ул яшәгән урамда Фәүзия апа гомер итә, шулай ук яше 80нән узган, ә йорты яңа булмаса да, тирә-якка нур чәчеп тора. Олыгайгач бакчасына бәрәңге утыртмаса да, анда агачлар үстерми, бар җире ялт иткән. Үзе кебек өе дә ягымлы, җылылык бөркелә. Чәчәк үстерергә яратучы Вәсилә, Гөлчирә апаларның йортлары яныннан да тыныч кына үтә алмыйсың: сокланып, һәр чәчәген сыйпап үтәсе килә. Аларның да яшьләре шактый, тик кешеләргә яктылык өләшәләр, зарланмыйлар, һаман тырышлык күрсәтеп, матурлык тудыралар.
Укытучылык гадәтедер инде, ямьсез күренеш күрсәм, кайвакытта балаларга кисәтү ясап китәм. Матурлык – сакласаң гына матур ул! Авылда узган ел автобус тукталышы урынын яңарттылар. Ул урында асфальт та җәйделәр. Чүп түгәргә килгәндә күрәм: бер малай тукталыш урындыгына матаен ук терәп куйган да, куенында 6-7нчеләрдә укый торган кыз бала, яннарында бер малай кабыкларын төкереп, көнбагыш чиртә. Рәхәтләнеп...
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №36 (13 сентябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев