«Авыл көне» – милли рух Җәүһәре
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын һәм биюләрен, рухи торышын чагылдыручы бәйрәмнәребез алга таба да үткәрелсен, онытылмасын иде.
Һава торышы да сөендерде – болытның бер әсәре дә юк иде, җылы кояш нурлары авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунакларның шат-көләч йөзләрен иркәләде, керфек очларында уйнады...
Менә мәйданда талгын гына көй һәм матур шигъри юллар яңгырады:
Туган авылым минем, куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.
Инеш буең ямьле, суларың да тәмле,
Җилләрең дә назлы, ягымлы.
Айлы кичләрең дә әле исләремдә –
Яратам мин туган авылымны.
Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүз Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага тапшырылды:
– Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар һәм чарага кайткан кунаклар! Барыгызны да шушы җылы, матур, милли бәйрәмебез белән котлыйм! Мәйданда көрәшкә чыкканнарга һәм төрле бәйгеләрдә катнашучыларга – җиңүләр, ә инде кунакларыбызга яхшы кәеф телим. Авыл бәйрәмебез киләчәккә якты өметләр уятсын!
Алга таба Олы Яке, Карәтмән, Уразлы, Үтәнгеш, Никольское авыл хуҗалыклары арасында «Үрнәк йорт» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга җылы юрганнар һәм тәмле чәк-чәкләр бирелде. Әлеге бәйгедә янгыннан саклану таләпләренә җавап биргән, тирә-ягы җыештырылган, агачлар, матур чәчәкләр утыртылган чиста-пөхтә хуҗалыклар катнашкан. Шундыйлар арасында Каратмән авылыннан – Хәтимә һәм Ринат Миндубаевлар, Уразлыдан – Миләүшә һәм Рәис Әхмәтовлар, Никольскоедан – Алсу һәм Рафаэль Хәсәновлар, Үтәнгеш авылыннан Рәмзия Йосыпова җиңүче дип табылды. Олы Яке авылында комиссия исә ике урын билгеләде: беренче урын – Лилия һәм Илгиз Назыйровлар, икенче урын Әлфия һәм Фирдүс Сәйфетдиновлар хуҗалыкларына бирелде.
2024 елда туган балаларны да аерып калдырмадылар: Сәмирә Галиуллина, Айлинә Закирова, Рамазан Хәйруллин, Азат Сәгыйтов, Раян Нигъмәтҗанов, Рәсим Миндубаевларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды.
Авыл тарихында күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән соң якты эз калдырган мөхтәрәм шәхесләр дә күп икән. Шулар арасында күп еллар «Уразлы» совхозын җитәкләгән Хәнифулла Галәветдинов. Авыл халкы аны тынгысызлыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, гадилеге, эчкерсезлеге, гадел булуы өчен хөрмәт итә.
Аңа быел 75 яшь тулган. Шул хөрмәттән, ул да авыл җитәкчелеге исеменнән һәм Яшел Үзән район башлыгы урынбасары Николай Бызиннан рәхмәт сүзләре, җылы теләк һәм бүләкләр кабул итте: «Тазалык-саулык юлдашыгыз булсын! Балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын, яратуын тоеп, игелекләрен күреп, бәрәкәтле озын гомер кичерергә насыйп булсын!»
Олы Якедә «Авыл көне» төрле җыр-бию, бәйгеләр һәм уеннар белән үрелеп барды. Аларның да ниндие генә әле! Армреслинг, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында гер күтәрү, турникта күтәрелү, таяк тарту, чаңгы ярышы, авыш баганадан барып тәкә алу, тачка белән ярышу, чүлмәк вату, чиләк белән – су, кашык белән йомырка ташу, капчык киеп йөгерү, утын кисү, капчык сугышы, 1 капчык шикәр комы күтәреп йөгерү, тауга каршы йөгерү кебек уеннар элек-электән килгән бәйрәмнең асылы булган. Мәйданнан бизәлгән мотоблокның әйләнүен исә, бәйрәмне заманчалаштыру теләге дип кабул иттем. Халыкның мәш килеп әтәчне куалавы да кызык булды. Әтәч, үч иткәндәй, беркемгә дә тоттырмады, алга таба чабуын белде. Ә Илнур Гайфуллин атлы асыл егет 40 кг ашлык тутырылган капчыкны күтәреп йөгерүдә сынатмады, 15 капчыгы үзенә бүләк итеп бирелде!
Һәм, ниһаять, авыл халкы, бәйрәмгә кайткан кунаклар өчен иң көтелгәне – милли көрәш башланды. Көрәш – ул халкыбызның яшәү көчен, батырлыгын һәм кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Аның рухы бервакытта да югалмаган. Олы Якедә дә ул бәйрәмнең йөзек кашы булып торды. Бил алышуны дөрес итеп үткәрү, тәртип саклауны тулысынча үз өсләренә алу һәм җиңүчеләрне билгеләү өчен Илдус Рәхимов һәм Илшат Камалиев судьялар буларак билгеләнгән иде. Көрәш иң кечкенәләрдән башланды, соңрак мәйданда яшүсмерләр һәм олы яштәге ир-атлар көч сынашты.
Менә шулай 1000нән артык кешене җыйган Олы Якедәге «Авыл көне» акрын гына ахырына якынлашты. Авыл җитәкчелеге әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә – Марат Сабиров белән Айдар Ибраһимовка олы рәхмәтләрен белдерде.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын һәм биюләрен, рухи торышын чагылдыручы бәйрәмнәребез алга таба да үткәрелсен, онытылмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев