Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл көне җырлап-бию бәйрәме генә түгел

Олы Күлбашта көтеп алынган Авыл көне узды.

Нибары өченче ел гына үткәрелсә дә, бу бәйрәм магнит кебек үзенә тарта, һәркемнең күңеленә рәхәтлек бирә торган очрашу мәйданына әверелде.Күлбаш авылының тамырлары тирән, тарихы бик кызыклы. Җәяүләп хаҗга барган кешеләр дә, Мәскәүдә белем алып кайт кан зыялы шәхесләре дә, әйләнә-тирәдәге дистәдән артык мөхәлләне җитәкләгән Ахуннары да авылдан чыккан. Дини гыйлем белән беррәттән дөньясын да алып бара белгән Ахунның кирпеч заводларына кадәр булган! Шуның дәлиле булып, авыл уртасында үзләрендә сугылган кирпечтән салынган, йөзьяшәр капканы кадерләп саклый күлбашлылар.Авыл көненең максаты – кайчандыр Күлбаштан чыгып киткән, хәзерге вакытта кайтыр нигезе, туганнары булмаган, сагынып гомер итүче авылдашларны, бергә уйнап үскән сабакташларны очраштыру. Бу өч көнлек дөньяда аралашып, дус-тату яшәүләргә ни җитә!Авылның горурлыгы булган, безнең барыбызга да «Тәртип» радиосы җитәкчесе буларак яхшы таныш Ризәлә Исмәгыйлеваның ягымлы тавышы белән башланып китте бәйрәм. Әлеге чарага хәер-фатыйхасын авылның мөәзине Камил Хәбибуллин бирде. Ул дога кылды, изге теләкләрен җиткерде.Күлбаш гармунчылар белән дан тота! Традиция буенча, гармунчылар авыл көе уйнап мәйдан әйләнде. Мәдәният йортында мин эшләгән 15 ел дәвердә бу гармунчыларым белән кайларда гына булмадык инде без. Район һәм респуб ликакүләм генә түгел, халыкара конкурсларда катнашып җиңүләр яуладык. Йөзек кашы булган – «Авылым җәүһәрләре» иҗат төркемен дә алардан башка күз алдына китереп тә булмый.Яшерен-батырын түгел, безнең районда, мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр арасында татарлар юк диярлек, әмма, эшләгәнне бәяли беләләр, Аллаһка шөкер. Яшел Үзән районының мәдәният идарәсе җитәкчесе башлыгы урынбасары Юлия Новикова һәм Әйшә муниципаль бюджет оешмасы берләшкән клуб лар системасы директоры Алексей Сергеев авылдашларны һәм «Авылым җәүһәрләре» коллективын 15 еллык юбилейлары белән котлады. Район җитәкчесе Михаил Афа насьев исеменнән мактау һәм рәхмәт хатлары тапшырды.Һәр эштә бердәм булырга кирәк! Нинди генә чара оештыра башласак та, без гел берләшәбез. Беренче чиратта туганнар белән. Әниемнең сеңлесе Ризәлә апага бик рәхмәтлемен. Дөрес юнәлеш күрсәтеп, төпле киңәш биреп торучың булу – бәхет. Аннан башка бер генә бәйрәм дә үтми бездә. Әнием Зөлфия Мөхтәрова хакында әйтеп тә тормыйм. Без үткәргән чараларда иң күп йөгергән һәм борчылган кеше ул. Әминә дәү әни «Мин балилщик!» – дип, бәйрәм үткәнче төн йокламый догаларын укып, теләкләрен теләп торучы.Ә мәйдан гөрли! Уеннар да үзенчәлекле монда! Шунысы кызык, Күлбаш авылының бәйрәмендә бар да тәртип! Монда җиңелүче юк. Кем беренче икәне әйтелә, ике як та мактала һәм уенда катнашучыларның барысына да бүләк бирелә!«Убырлар ярышы» гына ни тора. ГТРКдан бәйрәмне төшерергә килгән журналистлар инде китәбез дигән җирдән кире борылды. Кунакка кайткан, танылган җырчы кызлар чыкмасынмы ярышка! Башларына яулык, билләренә иске мамык шәл бәйләп, себеркегә атланып очтылар гына мәйдан буйлап. Социаль челтәрләрдә себеркегә атланган, чибәр «убырлылар» күрсәгез, аптырамассыз, күлбашныкылар булыр.Мәйданда җырчы Гөлназ Солтанова Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренә язылган «Сагыну» җырын башкарды. Бәйрәмгә килгән һәр кунакның күз алдыннан бу җырның клибы узгандыр кебек. Чөнки анда нәкъ менә аларның авыллары, авылдашлары төшкән бит. Күрше Сания апаны, Гөлбахар апаларны шул язмалардан гына күреп була инде хәзер...Моңаерга ирек бирмәде күлбашлылар! Авылдашлары бүләк иткән корбан итеннән пылау әзер! Кунаклар чиратлашып кайсы уйный, кайсы җыр лый, кайсы сыйлана! Биредә үзеңне кунакка кайт кан кебек хис итәсең.Җырчы кызлар дигәннән, музыкаль бизәлеш хакында да әйтеп үтми ярамас. Бәйрәмгә кунак булып кайтучы кызлар-йолдызлар: Гүзәл Җәләлова, Гөлназ Солтанова, Диләрә Илалетдинова авыл халкы белән бер рәттән уйнап-җырлап, күңел ачты.Авылның һәвәскәр җыр чылары да байтак икән: Рәхимә апа Яруллина, Зөлфия ханым Җәләлиева, абыйлы-энеле Нәҗип һәм Нияз Закировлар, Айгөл Сабирова, Таһир Якупов, Лилия Гарипова һ.б. үзләре генә җырлап калмыйча, халык арасына чыгып, элеккеге  җырларны сузып, барлык килгән кунакларны җырлатып, бүләкләр өләште. Бәйрәмнең тагын бер күркәм гадәте бар – иң өлкән кешегә, иң яшь балага, яңа вәгьдәләшкән парларга, милли киемнән киенеп, милли ризык әзерләп килгән кешеләргә истәлекле бүләк бирелә. Авыл мәчетендә лагерь оештырып, балаларга дини гыйлем бирүче Фәридә абыстайны да онытмадылар. Бәйрәмнән һәркем ел буенча җитәрлек энергия алып, күтәренке кәеф белән таралышты. Оештыруга күп көч сарыф иткән мәдәният хезмәткәрләренә: Мөхтәровлар, Исмәгыйлевлар, Закировлар гаиләләренә килеп-килеп күз яшьләре белән рәхмәт укыдылар. Авыл көннәрен һәр авыл үткәрсен иде. Бу эшсезлектән, җырлар-биеп йөрисе килгәннән генә башкарылган эш түгел. Бу бетеп барган авылны саклау чарасы. Аның нәтиҗәсе күзгә күренсен өчен, туктамас ка, тырышырга, авылда яшәүнең дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Аллаһка шөкер, без нәтиҗәне күрә башладык инде. Зиратларыбызда тәртип, авылда яшәүче яшьләр саны арта. Туган авылына кире кайтып, йорт салучыларыбыз байтак.

Әй, Күлбашым,
син юл башым
Йөрәгем түрендә син!
Кошларыңның җыры аша
Моң булып түгеләсең!
Бу җырдан башка бер генә бәйрәм дә үтми бездә. Ризәлә Исмәгыйлева сүзләре, Нәҗип Закиров көенә иҗат ителгән, безнең авылга багышланган җырны Нияз абый Закиров баянда үзе уйнап, үзе җырлый.


Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Күлбаш мәдәният йорты җитәкчесе 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев