Авыл бит ул изге, Газиз бит ул авыл...
Авыл тормышына битараф булмаган кеше юктыр бу дөньяда.
Ерак җирләрдә яшәп, авылларын зар елап сагынучылар да юк түгел арабызда.
Безнең телеграм-каналыбыз, нәкъ менә авыл тормышын яратучылар өчен. Без авылның шатлыклы мизгелләрен генә күрсәтеп калмыйча, проблемаларын яктыртабыз, үзенчәлекле якларын да күрсәтергә тырышабыз.
Кайсы теманы гына алмыйк, мәсәлән: җырлый-җырлый себерке бәйләүләр, авыл агайларының суга төшкән бозауны күмәкләшеп коткарулар, каз өмәләре, Чишмә бәйрәме, зират өстен чистарту, ярышларда катнашучыларны барлау, болар барысы да күңелгә якын.
Ни өчен дисезме? Чөнки боларның барысы да авыл белән бәйле! Нәкъ менә бу темаларны безнең "Яшел Үзән - татарларны берләштерә" төркеме яктыртып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев