«Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам...»
«Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам» диеп җырлаучылар бармы әле арагызда дусларым?
Үзем аулак өйне бары тик олы апама ияреп барган килеш истә калдырдым. Егетләр, кызлар җыелышып, хуҗалары кунакка киткән йортка, рөхсәт сорап җыела. Күрше авылдан килгән кунак кызлары, егетләре дә кайчак үз парын табу нияте белән килгәли. Иң кадерле кунак, әлбәттә, гармунчы егет, аның урыны түрдә.
Кечерәк чакта аңламаган уеннарны, үсә төшкәч олылардан сорашып белдем. Иң ошамаганы – «Кем сукты?» уены иде. Аркасын куеп торган уенчыга, әгәр ир-ат булса, каты итеп сугалар да, кем сукканын белергә тиеш булалар, белмәсә, җәза бирәләр. Күгәрчен ашатыш, йолдыз санау – алары парлы уеннар. Аннан инде, гармунчыга кушылып такмаклар, җырлар башлана. Бүген гармунчылар көне бит, шуны истә тотып язам.
Авылыбызда электән үк гармунчылар урам саен булган, алардан башка бер генә мәҗлес тә узмаган. Каз өмәләреннән соң чишмәгә бару, бәби чәе, туйлар, солдатка озату, Сабантуенда гармунчыга хөрмәт зурдан булган. Клубта атнага бер була торган вечерда гармунчы уйный башлауга аяклар үзеннән үзе бии башлый иде. Гармунчының да кайчак, эх, үзем теләгән кыз белән биеп булмый, дигән чаклары була иде. Җыры да бар бит: «Гармунчыгыз өйдәме, өйдә булса, килсен әле, биетеп китсен әле", дигән. Хәзер гармун, баян моңнарын сагынып сөйләргә генә калды шул инде. Шулай да бар әле ул, авыл урамнарына моң таратучылар, "Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым", диеп җырлаучыларыбыз, Хәдис Габидуллинны, Альберт Илмөхәммәтовны бәйрәм белән котлыйбыз, җыр моңнан аерылмагыз егетләр!
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев