Ашаган белми, тураган белә диләр
Авыл кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнсен иде!
Кайбер газета укучыларыбыз белән күпме генә очрашып торсак та, сөйләшер сүзләребез бетми. Нәкъ менә шундый райондашларыбызның берсе – Хәсәновлар гаиләсе. Бу юлы Күгешкә баргач, кабат очраштык һәм якын туганнарыбызны күргәндәй, шатланышып күрештек. Ул Гумәр абыйны, әйтмим дә инде, капка төбеннән үк, май кояшы кебек елмаеп каршы алды, рәхмәт яугыры.
Руфия һәм Гумәр Хәсәновлар гомер буе мал-туар тотып, үз көчләре белән, булсын дип тырышып яшәүче гаилә. Инде елдан-ел авыл җирлекләрендә терлек асраучылар кими һәм элек икешәр сыер тотучылар да сөтне кибеттән сатып алуга күчте. Чөнки сөтнең бәясе арзан, ә терлек азыгы кыйммәт. Хәсәновларның да бер генә сыерлары бар, күп асраудан мәгънә юк, диләр. Сөтне эшмәкәргә арзан хакка тапшырмыйлар. Ә сөт ризыкларын урнаштыру җиңел эш түгел. Руфия ханым 20 елдан артык Яшел Үзән базарына сатарга йөри. Күгештән бары тик килендәше Рузалия ханым белән икәү генә баралар, элек әлбәттә, йөрүчеләр күбрәк булган. Һәм бу эшнең ни дәрәҗәдә авыр булуын үз башыннан кичергән кеше генә белә. Хәтерлисездер әле, берничә еллар элек янчык-янчык әйбер төягән ханымнар белән поезд тула иде. Этелә-төртелә, адәм күтәрә алмаслык букча белән вокзалдан автобуста базарга менүләр мең газапка тиң иде. Шулай азаплана-азаплана авыл халкы сөт ризыкларын сатты, тормышны алып барды, балаларын укытты. Берәү дә рәхәттән базарга килеп басмады. Бүген инде иртә таңнан сатуга ашыгучы райондашларыбыз бармак белән генә санарлык. Руфия апа, мәсәлән, базарда уңышлы урын алу өчен, кайвакытта балаларына кичтән килеп куна. Әлбәттә, кибеттәге сөт ризыклары белән авылда җитештерелгәнен аеручылар, натураль азыкны бәяләүчеләр бар. Шуңа да үз клиентлары көтеп тора.
– Сыер санын киметмәскә кирәк диләр, элек 2-3не дә асраган чаклар булды инде. Безнең дә яшь бара, әле дә күнегелгән график белән эшебезне алып барабыз, 10 көнгә бер тапкыр шәһәргә сатуга йөрибез. Алучыларыбыз, шөкер көтеп тора. Иң әүвәл, без сатуга чыкканчы, сөткә һәм башка ризыкларга лабораториядә анализ тапшырабыз һәм моның өчен акчасын түлибез. Аннан 6 айга бер тапкыр Казанга анализга сөт тапшырабыз, бу хезмәт 6 мең тора. Аның каравы безгә базарда сөт сатарга рөхсәт бирмиләр. Анализ алып та, ни өчен сатарга ярамаганлыгы аңлашылып бетми. Берничә шешә сөт инде ул, – дип аптырый Руфия апа.
Һәр нәрсәнең дә үз җае дигәндәй, сөт сатуның да үз таләпләре бар икән. Базар лабораториясендә аңлатуларынча, сөтне плас тик шешәләргә салынган килеш түгел, ә сатып алучыларның үзләре алып килгән савытларына агызып сатарга гына ярый. Чөнки күпләр сату өчен соктан яисә башка эчемлектән бушаган шешәдән файдалана икән. Ничек сатарга кирәклеген сатучылар да белми түгел, белә. Әмма авылдан кадәр бидонга салып килү уңайсыз һәм бер сыерның сөте дә алай күп булмый диләр. Шулай да, бәлки кечерәк, уңайлы булган бидон алып җибәрергәдер. Ничек булса да, районнан килгән якташларыбызга базарда кешечә мөнәсәбәт булсын иде. Эш бит акчада гына түгел, ә шартларын булдырып, тынычлап сатарга мөмкинлек бирелүдә. Әле бит монда күпме кергән хезмәт көче исәпкә дә алынмый. Сепаратордан сөт аерту үзе кайнап торган кечкенә бер заводны хәтерләтә. Ашаган белми, тураган белә дип, әйтүләре хак инде. Куп-куе авыл каймагын йомшак күмәчкә ягып, чәй эчүе генә рәхәт шул.
Менә шулай, әнием әйтмеш ли, акча таш астында, алыр өчен ташны күтәрергә кирәк. Ә авыл кешесе гомер-гомергә аз гына хезмәт хакына, кайвакытта әле бушлай да эшләп, риза булып яшәгән. Шуңа да хезмәтләре тиешле дәрәҗәдә бәяләнсен иде. Ә Хәсәновлар гаиләсе күпләргә үрнәк, матур итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Авылның яңа мәдәният йортына, Казанга концертларга йөриләр. Балалары, оныклары яннарыннан өзелеп тормый. Үзләре әйтмешли, шәһәрдә яшә сәләр дә, авылда торалар. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин да иҗтимагый эшләрдә катнашырга гел Руфия апа белән Гумәр абыйны дәшеп тора. Чөнки актив кешеләр бервакытта да «юк» дими. Тиздән Сабантуй бәйрәме җитә. Гумәр абый бизәлгән яраткан «Герой» исемле аты белән мәйданны әйләнеп, бала-чаганы утыртып йөрер иде. Тик район, республика, Россия Сабантуйларының бизәге булган ат инде юк. Гумәр абый бүген үзенә яңа иптәш эзли.
Руфия апа, Гумәр абый, бер-берегезгә терәк булып, шулай бүгенгедәй гөрләшеп яшәгез әле. Хезмәтегезнең рәхәтен күреп, тигезлектә гомер итүләр насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев