Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Апрель ае – Тукайлы, шигъриятле, туган телле ул

Бу айда бөек шагыйребезне искә алмый калучылар татар илендә сирәктер.

Районыбызның авылларында мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары бер ел да Габдулла Тукай туган көнен билгеләми калмый. Һәм менә ул чор җитте.

Бишнә мәдәният йортында үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүче урта һәм олы буын абый-апалары белән бик күркәм кичә оештырганнар.

-Алар белән Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, сөйләшеп, фикерләр уртаклашып, ахырдан бергәләшеп «Туган тел»не җырладык. Шундый җылы, рәхәт очрашу булды, - дип уртаклашты безнең белән Бишнә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров. – Бу түгәрәккә йөрүчеләрнең күпчелеге ураза тота, намаз укый. Шуңа сәнгать җитәкчесе, белгәнегезчә, хатыным Рәхилә белән алар өчен ифтар оештырырга карар кылдык. Шигърият кичәсен табын артында догалар укып йомгакладык. Тоткан уразаларыбыз, догаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев