Апас көмеш волонтёрлары Норлат балалар йортында булды
Сөйкемле һәм олы йөрәкле хатын-кызлар безнең тәрбияләнүчеләр белән танышырга теләк белдерде.
Балалар бу нәзберек, әмма көчле рухлы, әни, апа-сеңел, әбиләр, махсус хәрби операция зонасында катнашучы сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүче ханымнарның хезмәте турында белде. Волонтерлар антидрон челтәрләр, одеаллар, маскировка челтәрләре һ.б. тегү өчен район администрациясенең эшне оештыру максатыннан махсус бина бүлеп бирүе турында хәбәр итте.
Балалар, үз чиратларында, солдатларга хатлар язулары, сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтү йөзеннән МХО зонасына кул эшләре һәм открыткалар ясаулары турында сөйләделәр.
– Бу җылы, дустанә атмосфералы очрашу ике буынны берләштерде, алга таба да нәтиҗәле социаль партнерлыкка өмет уятты. Апас районының көмеш волонтерларына безнең тәрбияләнүчеләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез, без Сезнең ярдәмегезне һәм волонтерлык хезмәтегезне югары бәялибез, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев