Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җанга рәхәт, тәнгә сихәт – эх, авылның мунчасы

Җәмәгать, сезнең мунча ничек ягыла?

 

Утын беләнме, әллә газ беләнме? Кемнәрнең мичләре зәңгәр ягулыкка көйләнгән, аларда утын әзерләү мәшәкате юк инде, бер шырпы сызалар да, мунча җылына. Ә утын ягучыларга тирән көзгә кергәнче яхшы гына физик чыныгу узарга туры килә – утынны бит бөтен кеше дә әзерен сатып алмый, үзе әзерләүчеләр дә бар. Ә пүлән яру өчен балта селтәнү ул менә дигән физик хезмәт – бөтен арка һәм кул мускуллары эшли! Ярый әле хәзер кул пиласы белән турыйсы юк, яшәсен «Дружба»!


«Газ белән ягылган мунча файдалымы, әллә утын беләнме?» – дигән сорау белән социаль челтәрләребезгә утын турау процессы төшерелгән видеоязма элгән идек. Күпчелек утын белән ягылган мунчага өстенлек бирә һәм бу дөрес тә. Андый мунчаның шифасы турында язып та тору кирәк түгелдер, аны һәркем белә. Ә газ белән бары тик эш кенә җиңеләя, ә файдасы... һәркемнең үз фикере. Газ мичле мунчаларның куркынычы – дөрес якмаганда организмны агулавында һәм шартлау мөмкинлеге булуында. Ә утынга көйләнгән мунчаның файдасы – аның сихәтле парында. Газ миче дә, электр миче дә андый эффект бирә алмый. Утын пары гына сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасына шифалы йогынты ясый. Башка төрле җылытылучы мунчаларга караганда, утын ягылучы мунчада тынчу түгел, сулыш алуы җиңел.


Утын белән ягыла торган мунча ринит, хроник бронхит, тонзиллит белән интегүчеләргә киңәш ителә. чама белән генә чабынганда йөрәк авырулыларга, радикулит, үт куыгында таш булганнарга да курыкмаска була. Температура үзгәреше организмга токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Утын мунчасы пары, башка төр пардан аермалы буларак, йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә, вак кан тамыр ларын ныгыта, йөрәк мускулын тернәкләндерә, кан тамырларын чистарта. Артык кызу пар белән мавыкмагыз, 90 градус иң оптималь. Ә инде 100-140 градус эсседә үзегезне сынарга уйлагансыз икән, онытмагыз – андый температура организм өчен экстремаль исәпләнә һәм анда 2 минуттан артык тору куркыныч!


Парларыгыз җиңел һәм шифасы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев