Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Алтын» куллы Фоат абый

Саба районының Сабабаш авылында туып, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Фоат абый Закиров белән бик кызык кына танышып киттек.

Минем авылдашым Насыйбуллин Сәмигъ абыйны эзләп язды ул миңа. Аның белән бергә армия сафларында хезмәт иткән булып чыктылар алар. Сәмигъ абыйның бүгенге көндә гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яшәвен әйтеп, телефон номерын табып бирдем.

-“Бик зур савап эшләдең сеңлем, Сәмигъ белән рәхәтләнеп сөйләштек”, - дип сөенеп җавап хаты язды. Үземә дә рәхәт булып китте.


Фоат абыйның «алтын» куллары искиткеч матур әйберләр ясап иҗат иткәнен интернет челтәреннән карап, күреп белә идем. Агачтан мәчет макетларын, күптөрле йорт җиһазлары, көн-күреш кирәк-яраклары ясый ул. Аның кул эшләнмәләре Саба урман музеенда һәм кайберләре туган авылы Сабабаш мәктәп музеенда саклана.


Фоат абый миңа да үземнең туган йортымның макетын ясап бүләк итте. Өйнең тышы гына түгел, эчендәге җиһазлары да агачтан.


Әле ул аны Чаллы шәһәреннән үз куллары белән алып кайтып миңа тапшырмакчы да булган. Ни кызганыч, ул чагында хастаханәдә ятуым сәбәпле, Фоат абый белән очраша алмадык. Кече Шырдан авылында дусларында калдырып киткән. Шунысы сөенечле яхшы күңелле кешеләр миңа аны алып килеп тапшырдылар.
Искиткеч матур, барлык җирләрен дә туры китереп ясаган. Чыннан да нәкъ минем туган йортым басып тора кебек. Туганнарыма да бик ошады, елый-елый карадылар. Мин аны кадерләп, мәдәният йортының музей почмагына китереп куйдым.


Мәдәният йортына кергән һәрбер кешенең күзе шушы йортка төшә. Балалар да бик зур кызыксыну белән, ишекләрен дә түбәләрен дә ачып карыйлар.

Эчендә җиһазлар нәкъ без үскәндәге кебек урнашкан. Хәзерге заманда зур-зур йортларга ике-өч бала сыймый, ә без шул кечкенә бер яклы өйгә ун бала ничек сыйдык икән дип уйлыйм мин.1967 нче елда салынган бу йортыбыз үзе бер тарих. Кызганыч, кендек каны тамган бу йортыбыз бүген юк инде. Ул минем күңелем түрендә мәңге истән җуелмас иң якын, иң кадерле, иң изге ядкарь булып сакланыр.


Шундый кадерле бүләк өчен, Фоат абый, сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын. Алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Киләчәктә дә шулай тирә-юньдәгеләргә матурлык тудырып, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын сезгә.

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Туган йортым макеты - минем өчен иң зур бүләк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtube.com/shorts/RW1VJ-8kHec