Алтын каләм остасы Шамил
Ничек матур итеп яза автор үзенең төшләренә кереп йөдәткән туган ягы турында.
Әй, туган як! Туган як!
Гомер үтә, ә син ерак.
Бу дөньяда сине генә
Онытмый минем йөрәк!
Шамил Садыйков Мулла Иле авылында 1956 елның 20 ноябрендә дөньяга килә. Башлангыч белемне Мулла Иле мәктәбендә ала. Хәреф танырга, татарча дөрес итеп язарга өйрәтүче беренче укытучысы Әминә Әбрар кызы Галләмова була. Алтмышынчы елларда гаилә Казахстанга китеп урнаша. Һөнәре буенча Шамил Борһан улы тау сәнәгате хезмәткәре. Гомере буе проза әсәрләре яза. Язучы, публицист. Шакир а-Мил тәхәллүсе белән әдәбият дөньясына таныла.
Кечкенәдән Шамил татар телен яхшы белгәнгә аңа казах теле бик җиңел бирелә. Мәктәптә укыганда ук иншаларны казах малайларыннан яхшырак яза. Үзем өчен генә язам, дип исәпләгән түбән сыйныфта укыган малайның язмаларын югары сыйныфта укучыларга үрнәк итеп күрсәтәләр.
Бер кәлимә рус сүзе белмәгән татар малае рус әдәбияте белән ныклап мавыга башлый, бик күп укый. Автор кыюсыз гына каләм тибрәтә башлаган чорда икетуган абыйсы белән фикер алышып яши. Абдулла аның барлык язмаларын контрольдә тота, шәхсән тикшереп чыга һәм язу техникасын төшендерә. Соңыннан Абдулла Сафин бабалар җиренә, Казанга кайтып белем ала. Юридик фәннәр кандидаты, подполковник, доцент дәрәҗәсенә ирешә.
Шакир а-Мил Россиянең «Көмеш каләм», «Алтын каләм» лауреаты. Өч тапкыр Халыкара әдәби форумда – «Ковдория» бәйгесендә дипломат исеме ала, «Простор» журналы уздырган «Мәхәббәтнең 104 сәхифәсе» бәйгесенең җиңүчесе, Лонг-лист бәйгесендә Россия премиясенә лаек була. Әзербайҗанда узган Шорт-лист «Әдәбият күперләре», Казахстанда «Әхлаклы сайлау» бәйгеләрендә җиңеп чыга. Әсәрләре Алма-Атада нәшер ителүче «Простор», Астанада «Нива» журналларында, Бакуда «Узып баручы поезд» әдәби альманахларында дөнья күрә. «Москва», «Молодая Гвардия», «Юность», «День и ночь», шулай ук соңгы елларда Татарстаныбызда нәшер ителүче «Идел» журналларында очерклары урын ала.
Казахстан язучылар союзы утырышында «Республиканың иң яхшы провинциаль язучысы» исеменә дә ия була ул.
Әнисе Тәскирә апаның яшьлеге сугыш елларына туры килеп, авырлыкларга баш ими гомер итеп, дөнья хәбәрләрен, таныш-белешләре турында хәлләрне, үзләре кичергәннәрне бәян иткәндә, Шамилнең күңел төбендә хикәяләр язылып ята. Әнисенең фронттан килгән кара кәгазьләр турында сөйләгәненә таянып «Почтарка» дигән искитмәле хикәя яза. Бик күп эпизодлардан торган бу әсәрнең төп герое җыелма булса да, ул анда сугыш елларында почтальон булып эшләгән әнисе образын да күргән. Аянычлы халык язмышын аңларга авыл тормышы һәм әнисе ярдәм итә. Молвинода үткәргән еллар иң-иң якты хатирәләр булып, әкият кебек бер чор итеп хәтерендә саклана. Әйе, әйе...Молвино дибез, без үскәндә шулай атадык, татарча атамасын белми дә идек.
Шамилне әбисе, бабасы, беренче йөзәргә өйрәнгән Чупак күле, ике катлы агач мәктәп, сыйныфташлары бик еш төшләренә кереп сагындыра. Ике урам аркылы гына яшәгән Мәрьям түти дә искә төшә. Тирән эчтәлекле «Чусовой» әдәби әсәре менә шулай туа.
Нинди мәгърур Хан-Тәңре, итәгендә ләлә чәчәге сибелгән изге Улытау, Акбит, Җилтау һәм тагы да бихисап биек таулар илендә яшәгән Шамилнең балачагы адашып калган «Мәктәп» тавын сагынуына ничек сокланмыйсың! Аның шигырьләрендә авылның гүзәл табигатен, күлләрен, иген үсеп утырган басуларын, яшьлек эзләрен саклаган төнге урамын матур итеп сүрәтләвенә ничек горурланмыйсын!
Шамил Садыйковның гаиләсе һәм аның күпсанлы туганнары авылдашларыбыз һәм якташлар күп яшәгән Сатпаев шәһәрендә «Дуслык» татар-башкорт мәдәни үзәгендә оештырылган чараларның үзәгендә кайный. Яшьләргә халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән шөгыльләрен, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен тапшырып калдырырга тырыша. Шамилнең тормыш иптәше Гөлсәриянең дә әти-әниләре чыгышы белән Мулла Иленнән. Гөлсәрия Самат кызы мәктәптә тел һәм әдәбият укытучысы булып эшли. Ике кызлары, биш оныклары бар. «Мин югалган вакытны эзлим» дигән Бөтендөнья белем бирү проектының лауреаты, татар-башкорт мәдәни үзәге уздырган чараларның төп сценарий авторы – Гөлсәрия Садыйкова, Үзәктәге яшьләрне җыр-вокал серенә өйрәтүче Анита Галиуллина (әти-әнисе Мулла Иленнән) булса, спорт чаралары, Сабантуй бәйгеләре, татар милли уеннарын югары дәрәҗәдә Рамия Зәкиуллина (әти-әнисе Мулла Иленнән) оештыра. Сүз уңаеннан, кайчандыр яшьлегендә Рамиянең әтисе Самат абый
Мулла Илендә мәдәният йортын җитәкләгән. «Дуслык» мәдәни үзәге олылырга аеруча ихтирам күрсәтә. Өлкәннәр көнендә күңелле кичәләр уздыралар, татар халкының тәм-томнары белән сыйлыйлар, концерт программасы күрсәтәләр.«Дуслык» үзәгенең беренче оештыручыларын догалар белән искә алалар. Болар – Әминә Шәкүрова (Мулла Иленнән), туган якка багышланган берничә җыр авторы, үзенчәлекле шагыйрь Рәшит Бикмуллин (Олы Өтәктән). Хәзерге вакытта Рәшит абыйның кызы Гөлнара мәктәптә мөгаллимә, татар-башкорт үзәгенең актив әгъзасы. Туган җиреңнән аерылсаң да, бабаларыңны, тамырларыңны, халкыңның мәдәниятен белү һичшиксез кирәк!
Кайчандыр үз алдына зур максатлар куйган, табигать биргән сәләт кенә аз, дип рухи дөньясын үстерүгә бар көчен керткән, үз-үзенә карата бик тә таләпчән, тынгысыз язучы якташыбыз Шамил Садыйков бүгенге көндә дә илһамланып иҗат итә. Көчле рухлы, илем дип янып йөргән акыллы, укымышлы шәхескә нәкъ менә туган авылы җирлеге – чәчәкле аланнары, утрау кебек утырган нарат урманы, сулап туймаслык саф һавасы, тезелеп киткән ап-ак каеннары, каенлыкта үскән җиләкләрнең тәме, кечкенәдән ишетеп үскән күңелгә кереп урнашкан татар халык җырлары илһам бирәдер!
Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән – Мулла Иле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев