«Аллаһка шөкер, Илсурыбыз бар!»
Рус Әҗәле авылында яшәүче Илсур Касыймовның ишегалдында ял итәр өчен салынган йортта музей булдыруы хакында моннан берничә ел элек газетабызда язган идек. Менә шушы искиткеч зур хезмәтне үзебезгә дә барып күрергә, Илсур абый белән якыннан танышырга мөмкинлек туды.
Үзбәкстаннан туган якларына кайтып төпләнгәндә Илсур абыйга инде 23 яшь була. Әти-әнисе тумышы белән Татар Наратлысыннан. Рус Әҗәлендә колхозның иске йортын яңартып, тормыш башлыйлар. Язмам герое Рус Әҗәле мәктәбендә 18 ел география һәм ОБЖ фәнен укыта. Эшкә генә керешкән елларда балалар саны 100гә якын була. Укучылар 25ләп кенә калгач, биредә мәгариф учагы сүнә. Ни кызганыч, оптимизация җилләре безнең районның да күп кенә мәктәпләренә йозак элде. Кайчандыр укучылар тавышыннан гөрләп, юлдан узган һәркемгә сәлам юллап торган кызыл кирпечле бинаны күргән саен йөрәк сыкрап куя. Әйтерсең лә ул күпләрнең балачак, яшьлек елларының матур хатирәсен бер сер булып саклый.
Менә шулай, мәктәп ябылгач, кем кая эш эзләп, тормышны алга таба алып барырга тырыша. Илсур абый Казанда төзелеш кибетендә 9 еллап эшли, Яшел Үзәндә яши. Тик әти-әнисе олыгайгач, аларны тәрбияләү һәм төп бурычын үтәр өчен, авылга кайта. Кызыксынучан кеше буларак, авыл тарихын өйрәнә, музей булдыру эшенә дә җаны-тәне белән бирелеп тотына. Иң әүвәл халыкка мөрәҗәгать итә, тирә-күрше авылларны, хәтта районнарны да йөреп чыга.
Экспонатлар берәмтекләп тупланган музей бүгенге көндә чын тарих, монда үткәнебез, яшәешебез тулысы белән чагыла. Аның ишеген ачып керүгә, үзгә бер дөньяга чумасың. Авыл кешесенең көнкүрешен чагылдырган – бишек, самавыр, савыт-саба, чабата, кием-салым, керосин лампасы, эш кораллары...
Ниләр генә юк биредә. Удмурт, чуваш, мари, урыс, татар халыкларының кием-салымнары, бизәнү әйберләре, чулпылар, калын тукымадан тегелгән сарафаннар, күкрәкчәләр, алъяпкычлар тәкъдим ителгән.
g Музей коллекциясе күбесенчә туган җиребездән – Татар Наратлысы, Татар һәм Рус Әҗәле авылларыннан. Башка районнардан килгән экспонатлар да очрый. Мисал өчен, элеккеге туку станогының зурысы да, кечесе дә – Апас районыннан. Музейда хәтта мамонтның теш казнасына кадәр бар. Заманында бабайның бабасы Гөбенә буйларында язгы ташу вакытында зур сөяк тапкан. Ул мамонтның теш казнасы булып чыккан. Алар аны авыр чүкеч урынына кулланган. Шушы хезмәт коралыннан сакланып калган мамонт теш казнасы музейда үз урынын тапты. Ничә ел дәвамында экспонатлар саны артканнан арта гына, урын да җитми башлады, – дип сөйли Илсур Касыймов.
Музейны әйләнеп чыккач, аһ иттек. Үсеп килүче буынга күрсәтү өчен нинди зур хәзинә, байлык бит бу! Балаларга, укучыларга монда рәхәтләнеп экскурсия оештырырга була. Илсур абый килгән һәркемне ачык йөз белән каршы ала. Килсеннәр, күрсеннәр, танышсыннар гына! Аның музее кемгәдер файда китерә икән, ул шат кына.
Илсур Касыймов 2022 елда Бөтенроссия этномәдәни проектлар конкурсында катнашып, I урынны яулый. 2023 елда исә, дәүләт музейлары кебек көндәшләр арасында, кабат җиңүгә ирешә, III урынга лаек була. Музей эшчәнлегенең ил күләмендә лаеклы бәяләнүе аеруча шатлыклы. Аллаһка шөкер, Илсурыбыз бар, дип сөенеп яшибез, – дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина. – Кайчандыр мәктәптә коллегалар булсак, бүген ул җирлекнең нык ярдәмчесе. Агач утырту, өмәләр оештыру дисеңме, барысында да иң актив булып, беренчеләрдән булышырга атлыгып торучы кеше ул. Күптән түгел фельдшер Фәйрүзә Нуруллинаның ярдәмчесе булып эшли башлады. Мәсәлән, Рус Наратлысында 6 кеше яши, авыруларга дару илтү өчен, кышын кар ерып, язын исә ташуда көймә белән йөзәргә туры килә. Аннан, өлкәннәрне диспансеризациягә озату, документлар артыннан йөрү дә аның җилкәсендә. Бервакытта да юк димәс. Муллабыз Рәхимулла хәзрәт Гайнуллинның да уң кулы. Биш вакыт намазын калдырмаучы Илсур Касыймовка киләчәктә зур өметләр баглыйбыз.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән гыйбарәне күз алдында тотып төзелгән Илсур Касыймов музеенда халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре ачык чагыла. Экспонатлар тузан җыеп кына ятмыйча, һәркемгә файдалы мәгълүмат китерсен, якташыбызның бар күңелен биреп җыйган хезмәте югалмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев