Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«АЛЛАҺ ШУЛАЙ ЯЗГАН, БАШКА ХӘСРӘТЛӘР КҮРСӘТМӘСЕН»

Күгешкә килгәч, берәр мәсьәләгә ачыклык кертәсе булса, авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин Айдарда яшәүче Юныс абый Гарифуллинның да фикерен белеп китегез әле дип, аның янына алып керә. Авылның аксакалы Юныс хәзрәт һәрвакыт үз сүзен үтемле итеп әйтә торган кеше. Бераз кырысрак та булып күренгән иде, ялгышканмын. Бу юлы Гарифуллиннар гаиләсенә килгәч, мин аны бөтенләй башка яктан ачтым.

Гөлчирә һәм Юныс Гарифуллиннар якын туганнарын күргәндәй ачык йөз, тәмле сүзләре белән каршы алды. Өйгә килеп керүгә башка мохиткә эләккәндәй булдык. Зәвык белән чигелгән бизәкле ап-ак тәрәзә челтәрләре, пөхтә итеп өеп куелган чигүле мендәрләрне күреп сүзсез калдык. Кызлары Гөлчәчәкнең кул эшләре икән. Үзе гади, үзе затлы, гомумән бу өйдән ниндидер җылылык бөркелеп тора.

Бер күз белән 26 ел тракторда Юныс абый Айдар авылында туып үсә. Әтисе Габдрахман уеннан уймак чыгып, бер күзсез калган кеше. 6 яшендә таш белән акчалы уйнаганда, ялгыш күзенә эләгә. Сәламәтлеге какшаган егетне сугышка да алмыйлар, тик бер күз белән булса да, 26 ел тракторда эшли ул. Әмма 56 яшендә вафат була, табиблар башына зыян килгән дип нәтиҗә ясый. 

«Яхшы хәтерлим: безнең янда подстанция урынында элек гараж иде. Әни иртән тракторны кабызу өчен су җылыта. Әти исә иртән чыгып китә дә, айлар буе кайтмый иде, чат әни тәрбиясендә булдык. Ун бала үстек, хәзер инде өчебез генә исән. Мин төп йортта калдым. Шәһәргә китү нияте юк түгел иде. Төмәндә хезмәт иткәндә, 1969 елда нефть җитештерә башладылар, шунда акча эшләргә калу мөмкинлегем бар иде. Урта белемле булгач, мастерлыкка алабыз диделәр. Абыйлар, без шәһәрдән кая кайтабыз, төп нигезне сакларга кирәк, дип хат язып салды. Акчага алданмадым, авылны сайладым. Шулай итеп, ноябрьдә армиядән кайттым, яңа елга сарык фермасын кабул итеп алдым, мөдир итеп куйдылар. Буа ветеринария техникумына укырга да кердем, кайткач колхозда эшемне дәвам иттем», – дип тормыш йомгагын сүтә башлады Юныс абый.

Гөлчирә апаны кайда очраттыгыз соң, дигән соравыма җор телле Юныс абый: «Үзе килде!» – дип шаяртты. Ә аларны туганнарының туе кавыштыра.

Юныс абыйның сеңлесе Балтач районы Нормабаш авылына кияүгә чыга. Кодаларның күршесендә яшәүче Гөлчирә белән дә нәкъ шунда танышалар,
егет Сабантуйга да кайта. Һәм вакытны озакка сузмый кызга тәкъдим ясый.
 

– Ерактагы кояш яктырак яна диләрме? Мин дә шулай, бер белмәгән районга ишле гаиләгә килен булып төштем. Колхозда радио бар, нәрәтне шуннан гына әйтәләр, мин сине фермада эшләтмәм дигән иде, килгәннән бирле, 35 ел гомерем колхозда үтте. Каенана, ике каенсеңел бар иде. Сарык
фермасында эшләдем, бозаулар карадым, сыер саудым. Колхоз рәисе Нургали абый Гафиятуллин терлекчеләргә бик хөрмәт белән карый иде, урыны җәннәттә булсын. Ел саен, мал санын саклап калган өчен, бозау биргәннәре дә хәтердә уелып калган. Гомер хезмәт белән үтте, зарланмадык, барына шөкер кылып яшәдек һәм яшибез, – дип сүзгә
кушылды Гөлчирә апа.

Чынлап та, икесе дә озак еллар колхозда эшли. Юныс абый осеменатор, ферма мөдире дә була. 1992 елны авылда мәчет ачылгач, хәзрәт итеп куярга телиләр. Ул чак мондый җитди вазифага әзер булмый. Инде 2003 елның февраленнән, 54 яшендә, рәсми төстә хәзрәт булып билгеләнә. Җомга 9-10 кеше җыела, җәен күбрәк. Ә көн саен намазга 4 кеше йөри икән. Иң мөһиме – авылда намазга чакырып азан яңгырый. Юныс абыйны хәзрәт кенә түгел, ә Айдар авылының башлыгы дип тә йөртәләр. Чөнки күп эшне башлап йөрүчеләрнең берсе ул. 

Кайтам дип китте.

Әлбәттә, озын гомер юлы эш белән генә узмаган. Гарифуллиннар берсеннән-берсе акыллы балаларына белем-тәрбия биргән. Гүзәлләре – Минзәлә районында тормышта, Гөлфияләре – Апас районында, Гөлчәчәк – Казанда, Рифатлары Яшел Үзәндә гаиләләре белән яши. Бер кызлары сабый чакта үлгән булса, уллары Ленар быел әтиәнисен, гаиләсен хәсрәт утына салып, бакыйлыкка күчкән. Көлешеп, хатирәләрне яңартып утырган залда тынлык урнашты, бәгырь җимешләрен югалткан атаананың күзен яшь тамчылары каплады. Бу минутларда юатырлык сүзләр таба алмадым.

– Ленарыбыз Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егет. Төрле эшләрдә үзен сынап карады һәм бер кайтуында милициягә керәм диде. Теләгенә иреште. Яшел Үзәннән Васильевога күчерделәр. Тыныч вакытлар түгел иде, шуңа да эшеңнән кит дип, киңәш бирдек. Өлкән лейтенант буларак исәптә торгач, махсус хәрби операциягә чакырдылар. Аягын авырттырып
хастаханәгә эләккәч тә, качып ята дип уйладылар. Тик ул куркып кала торганнардан түгел. Китәм дип, барчабызны да гаҗәпкә калдырды. Кунакка барган кебек, ашыга-ашыга җыенып чыгып китте. Кайтам дип китте...

Язманың дәвамын газетабызның 13 декабрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев