«Әле ярый алар бар…»: Ганиевлар гаиләсе авыл кибетендә 40 ел хезмәт итә
Авыл тормышын кибетсез күз алдына китерүе кыен. Бигрәк тә кечкенә авылларда һәм ул азык-төлек алу урыны гына түгел, ә кешеләр очрашып, хәл-әхвәл белешеп, дөнья хәлләрен уртага салып сөйләшү урыны да. Уразлы авылында менә шундый кирәкле эшне озак еллар дәвамында Ганиевлар гаиләсе башкара.
Уразлыда элеккеге Райпо кибете әле дә сафта һәм без аны күргәч, үзебезне балачакка кайткандай хис иттек. Кечкенә генә булса да, монда бар да бар – азык-төлектән алып көнкүреш кирәк-яракка кадәр. Ни, нәрсә кирәген авыл халкы заказ белән дә кайтарта. Кибетче Гөлнур ханым бер генә гозергә дә каршы килми. Сатып алучыларның ихтыяҗларын яхшы белгәнгә, кибет киштәләрендә кирәкле товар һәрвакыт табыла. Авыл кешесе өчен бу бик мөһим, чөнки еракка чыгып йөрү һәркем өчен дә уңайлы түгел.
Гөлнур ханым Уразлы авылына 1985 елда Залесный бистәсеннән килен булып төшә. Ире Рафаиль абый ул вакытта совхозның алдынгы механизаторларының берсе була. Яшь гаилә үз оясын булдыра һәм яшь киленгә эшкә чыгарга кирәк була. Ул чакта яшелчәчелек һәм фермаларның гөрләп торган чагы. Заводта сак хезмәтендә эшләгән каенатасы киленен үзе янына чакыра. Еракка барып йөрергә туры килсә дә, Гөлнур ханым ризалаша. Барлык медицина тикшерүләрен дә узып, эшкә керергә әзерләнгән кыз өчен язмыш көтелмәгән борылыш ала. Каенатасы шул вакытта күрше Үтәнгеш авылында сатучы булып эшләүче Мәрзия апаны очрата. Ул пенсиягә чыгарга җыена һәм үзенә алмаш эзли икән. Сәүдә өлкәсендә бер генә тамчы да тәҗрибәсе булмаган Гөлнур ханымга бу эшне тәкъдим итәләр. Баштарак икеләнсә дә, тәвәккәлләп ризалаша. Шулай итеп, яшь килен җиде ел буе күрше Үтәнгеш авылына барып сату итә. Соңрак ул Уразлы авылындагы кибеткә күчә. Менә шулай итеп, Гөлнур ханымның сәүдә өлкәсендә кайнап яшәвенә инде 40 ел вакыт узып та киткән.

– Авыл җирендә кибеттә эшләү ул товар сату белән генә чикләнми, – ди Гөлнур ханым. – Кайчак психолог та, табиб та булырга туры килә. Һәр кешегә якын килү юлын табу мөһим. Сатып алучыга үзеңнең кәефсезлегеңне күрсәтергә ярамый, һәркемне елмаеп каршы алырга кирәк. Товарны даими китереп торалар, без бары тик заявка гына бирәбез. Үтәнгеш авылында өч хуҗалык кына калса да, без алар янына әле дә йөрибез. Сату өчен генә түгел, ә кешеләрнең хәлләрен белешү өчен дә. Буранлы кышларда да юлны өзмибез, – ди ул.
Ганиевлар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үстерә. Бүген инде аларның берсе үз тормышы белән яши, гаиләдә ике онык үсеп килә. Оныклар – әби белән бабай өчен иң зур куаныч.
Эштән тыш та авыл кешесенә мәшәкать җитәрлек. Ганиевлар да кул кушырып утырмый. Шөкер, сыер асрыйлар, бозаулар тоталар, бакчада төрле яшелчә-җимеш үстерәләр. Җәен чәчәкләре тирә-юньгә ямь биреп тора.

– Авыл җирендә эш беркайчан да бетми инде ул, – ди Гөлнур ханым. – Мал-туар да бар, бакча да карыйбыз. Мин бигрәк тә чәчәкләр үстерергә яратам. Гөлләрсез, чәчәкләрсез өемне, ишегалдымны күз алдына да китерә алмыйм. Ал һәм кызыл яраннарга исә аеруча гашыйк мин.
Ире Рафаиль абый да гомер буе хезмәттә була. Совхоз таралганчы ул тракторчы булып эшли. Бүген дә техникасы булган кешеләр ярдәм сорап оста куллы авылдашына мөрәҗәгать итә, берәүне дә кире бормый. Хәленнән килгәнчә булыша, төпле киңәшләрен бирә.
Ганиевлар гаиләсе эшчәнлеге Уразлы, Үтәнгеш авыллары белән генә чикләнми. Без аларны Каратмән урамында да очраттык: халык чират торып кирәк-ярагын ала. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен зур ярдәм.
Кечкенә авылларда мондый тырыш кешеләр аеруча кадерле. Алар кибет эшен дә алып бара, тирә-яктагы авылларны да игътибарсыз калдырмый. Менә шулай озак еллар дәвамында намуслы хезмәте белән Ганиевлар авыл халкының ихтирамын яулаган. Шуңа күрә кешеләрнең: «Әле ярый алар бар», – дип әйтүе бик урынлы. Киләчәктә дә авылдашларыгызны шатландырып яшәрлек һәм эшләрлек көч-дәрт, сәламәтлек булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев