Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегетлеләр «Авыл бәйрәме»н гөрләтте

Ай, май үтә, май үтә, Май үтә дә, җәй җитә. Май үткәнгә кайгырмагыз, «Авыл көннәре» үтә!

Көтеп алган «Авыл бәйрәмнәре» дә, җәйнең беренче ае да күз йомганчы, нәкъ җырдагыча «их» дигәнче узып китте, дуслар. Узган атнада «Авыл бәйрәме»н, киң, матур Әрә елгасы буенда, акъегетлеләр гөрләтте.

Иртәдән көн матур, кояш кыздыра, нәкъ менә бәйрәм һава торышы инде. Шушы матур көндә өйдә утырып кара, аяклар үзеннән-үзе мәйданга ашыга. Без дә, без диюем – баш мөхәррир Илсөя Садыйкова һәм мин – Чулпан Гыйс­мәтуллина, «Авыл бәйрәме»нә дип, Акъегеткә кайтып төштек. Башта югалып калдык, чөнки бер юл белән барып, ул безне тау башына алып менде. Биредә егетләр мотоблок ярышына әзерләнеп яталар икән, ә мәйданга юл башка яктан булып чыкты. Ярый әле юлыбызда Мәликә Хәсәнова белән Рәзилә Гаязиева очрады, алар булмаса, авыл буйлап күпме әйләнер идек.


Адашып йөри торгач, намаз вакыты да килеп җиткән. Акъегет мәчетенә төшеп, намаз укып алуга, шушы авылның хәзрәте Фиргат Биктаһиров чәйләр әзерләп, табыннар да корып куйган. Ачык йөзле, киң күңелле хәзрәт белән сөйләшкән арада, бәйрәм башланыр вакыт та килеп җитте. Мәйдан акрынлап җанлана, борынны тәмле кыздырылган ит исләре кытыклый, сәүдә нокталары умарта оясын хәтерләтә, ә иң рәхәте бала-чагага: чыр-чу килеп су сиптереп уйныйлар, батутта сикерәләр... эх, кайда калды шул чаклар...
Һәр авылның үз мохите, кешеләре да төрле. Матур киемнәрен киеп, халык тау кырына сибелеп утырган, тын да алмый мәйданны күзәтә. Тын да алмый дим, чөнки халык арыган, бәйрәмгә сусаган, хәтта уеннарга да чыгарга ашыкмый. Аның каравы, тирә-як авыллардан килгән егет-кызлар бик актив. Чараны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина ачып җибәрде.



Барчагызны да шушы күркәм «Авыл көне» белән котлыйм, без мондый бәйрәмгә лаек, – дип, авылдашларны, кайт­кан кунак­ларны сәламләде җирлек башлыгы.

«Гөрләтәбезме?» – дип халыкка мөрәҗәгать иткәннән соң, бар халык дәррәү «әйе» дип кычкыргач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте.
Мәйдан инде җанланып өлгергән, Норлат авылының моңлы сандугачлары Шәүкәт Миңнуллин белән Айнур Нурмиев барысын да үз кулына алган. Шәүкәт абыйлары уеннар уйнатып, мәйданны кыздырса, Айнур музыка, җырлар куеп тора. Уеннар белән беррәттән үзешчәннәр чыгышы үрелеп бара.

Менә алар моңлы тавыш­лары белән Акъегет халкын матур җырларга күмүчеләр: Гөлсинә Сираҗетдинова, Рәмзия Нотфуллина, Рәшидә Борһанова, Ләйлә Гаязиева, Гөлназ Җиһаншина, Илүзә Гыйләҗева, Фирдүс Нотфуллин, Гөлия Вәлитова, Айгөл Төхвәтуллина, Амалия Казанбаева, Рәдиф Сафиуллин. Шулай ук, төрледән-төрле биюләр белән сөендерүче «Хыял» төркеме кызлары:
Чулпан Әлмиева, Гөлзия Борһанова, Арина һәм Алинә Гыйбадуллиналар, Сиринә Сәмитова, Айзилә Низамиева, кунакка кайткан Әминә Закирова белән Ралинә Ишметоваларга афәрин!


Уеннарга килгәндә, әтәч тә очырдылар, ул капчык, чаңгы киеп йөгерү дисеңме, гер күтәрү, колгага менү, хәтта бер мизгелдә башлар әйләнеп китте. Шуны да әйтим, әй, рәхәтләнде инде халык катыктан тәңкә эзләп.
Бәйрәмнең иң матур бүләкләү өлешенә дә җиттек. Биредә балалар арасында беренче булып йөгереп килүчеләрне һәм шулай ук мотоблокта ярышучыларны бүләкләделәр. Колгага менүче егетне дә аерып әйтмәү ярамас. Шундый биек колгага карап кына торасы җиңел ул, менә башлагач... Тик Күгәй авылы егете Фәнис Ихсанов бу авырлыкны да җиңеп чыгып, бүләккә үлән чапкыч алу бәхетенә иреште.


Биредә бик яхшы кешеләр яшәвенә инандык әле, җәмәгать. Ни өчен дисезме? Чөнки чатнама кояш кыздырганда, кинәт кенә болытлар җыелып, җылы, бәрәкәтле яңгыр явып үтте. Бу кадәр кыздырган вакытта зур бүләк инде ул.
...Бәйрәм оешкан төстә бара. Мәдәният йорты мөдире Фирдүс Нотфуллин белән сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова бар җиргә дә өлгерә. Ул арада Фиргат Биктаһиров та мәйданга чыгып, уеннар уйнатып ала, алдынгыларны бүләкли. Шундыйларның берсе – Акъегет авылының почта бүлеге мөдире Фидария Модыгулова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Почталь­оннар турында сүз бара икән, шуны да әйтим: газетабызның 2024 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында да Акъегет авыл җирлегендә яшәүчеләр беренче урында. Афәрин, укырга яратучылар яши икән бу җирлектә.
Вакыт сизелми дә йөгерә, көрәшкә вакыт килеп җитте.



Көрәш ул борынгыдан калган гореф-гадәт, бер генә Сабантуй, «Авыл бәйрәме» көрәштән башка узмый. Акъегеттә төп батыр статусына Фәнис Сәгиев лаек булды. 2нче урын Рөстәм Зиннуровныкы, ә 3нче урын
Марат Гыйбадул-линныкы булды.

Шулай итеп, бәйрәм азагына якынлашты, тик авыл халкы таралырга уйламый да. Шул кадәр матур, рәхәт бәйрәмнән кемнең китәсе килсен соң?!
Без, «Яшел Үзән» журналистлары да эшебезне төгәлләп, юлга кузгалдык. Киләчәктә дә матур бәйрәмнәрне тыныч күк йөзе астында каршыларга насыйп булса иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев