Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет укучылары сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Наркотиклар, алкоголь һәм башка психоактив матдәләр куллану зыяны хакында еш ишетергә туры килә.

Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше бу якты дөнья белән хушлаша. Ә иң аянычы - наркомания яшәрә бара.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгьлүматларына караганда, наркотиклар кулланучы яшүсмерләрнең саны гына да 4 миллионга җиткән, аларның бер миллионы исә наркотикларга бәйлелектән иза чигә. Яшүсмерләрнең бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән "эксприментлар ясауга" гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны "текә" тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген мәдәният хезмәткәрләре дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы.

-Акъегет мәдәният йортында, даими рәвештә мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр белән наркотик матдәләр куллануны профилактикалау буенча төрле күләмле эшләр башкарыла.
Бу көннәрдә "Без – яшьләр, наркотикларга каршы" дип исемләнгән профилактик кичә үткәрелде. Шулай ук яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештырылды.
Без сәламәт яшәү рәвешенең дәрәҗәсен күтәрүне, спортка, сәнгатькә күбрәк балаларны һәм яшьләрне тарту бурычы куябыз,
- дип сөйли Акъегет мәдәният йорты мөдире Фирдус Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев