Акъегет мәдәният йортында «Дуслык күпере» дип исемләнгән күргәзмә оештырганнар
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
- Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Дуслык күпере" дип исемләнгән күргәзмә ясадык, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев