Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлары янында булып кайтты

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.

Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында.

 - "Ачның хәлен тук белми" дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.


Без - Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген, физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз Моталлапов Тәлгать абый, Тазиева Рәзинә, Фатхуллина Гөлчәчәк, Валитова Әлфия янында булып, аларның хәлләрен белешеп, күчтәнәчләребезне тапшырып кайттык. Кеше дигән исемне йөртү - олы бәхет. Бер - беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде, - дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесеРәшидә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев