Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет белем бирү мәктәбендә «Көзге боз хәтәр!» дип исемләнгән чара оештырганнар

Көзге боз – көзгедән нечкә, диләр халыкта. Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, боз белән ныклап капланып бетәргә өлгермәгән күлләр, сулыклар елның-елында фаҗигаләр урыны булып тора, шул исәптән балалар гомерләре дә вакытсыз өзелә.

Ноябрь, декабрь аеның башлангыч чоры, ягъни дәвамлы салкыннар башланганчы, сулыклар һәр категория халык өчен иң хәтәр җирләрнең берсенә әйләнүен беркайчан да истән чыгарырга ярамый. Төнлә, һава температурасы түбән күрсәткечләргә төшеп киткәндә, боз ныклы булып тоелса, көндезге кояш, һаваның дымланып торуы нәтиҗәсендә, су өслеге җылына һәм көзге боз ныклылыгын югалта.

Шуңа күрә көннәр суытып җибәргәч тә, кармак салырга яратучы балыкчыларның сулыкларда аеруча сак булулары сорала. Көзге-язгы чорда боз астына китеп гомерләре өзелгән балыкчылар турында ел саен ишетелеп торган аянычлы хәбәрләрдән сабак ала белү дә кирәк.

Бу чорда ата-аналарның балаларга карата да аеруча игътибарлы булсыннар иде. Көзге боз кызыксынучан, шук балалар өчен иң хәтәр һәм фаҗигаләргә китерергә мөмкин булган урыннарның берсе. Сулыклар янында уйнарга, әлеге чорда сулыкларны турыга кисеп чыгарга ярамаганлыгын һәр ата-ана үз баласына көндәлек искә төшереп тору зыянлы булмас.

Караңгыда, күз күреме начар булганда да боз өстеннән чыгу куркынычка әйләнә. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 сантиметр булганда куркынычсыз. Ә җәяүле­ләр өчен чыгу урыннарында ул – 15, автомобильләргә – 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз - үтә күренмәле, яшкелт яисә зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә нәзек боз – тонык була. Өстендә кар булган боз өстенә басу да куркыныч. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, моның өчен таяк куллану кирәк. Әгәр, суккач, су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны сайларга кирәк.

"Бу чорда ата-аналар балаларына контрольне көчәйтергә, зурлардан башка су янына бармауны тәэмин итү сорала.
Әлеге актуаль тема буенча, Акъегет белем бирү мәктәбендә, Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә Рәшит кызы "Көзге боз хәтәр!" дип исемләнгән әңгәмә оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев