Акъегет авылында Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен билгеләделәр
Акъегет авылында, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, өлкәннәр һәм укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан оештырылган, «Көзләр сезнең белән ямьле» дип исемләнгән бик матур, хатирәләргә бай, җылы очрашу кичәсе узды.
- Өлкәннәр көне-матур һәм якты бәйрәм, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бүген гомерләрен хезмәткә, балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә, ныклы гаиләләр коруга һәм гореф-гадәтләрне саклауга багышлаучыларны, хөрмәтле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котладык. Бу – рәхмәт һәм хөрмәт көне, ул көнне без озын гомер юлларын узган, шатлык һәм авырлыклар кичергән, үз тәҗрибәсе һәм зирәклеге белән уртаклашкан һәркемне искә алабыз.
Кадерлеләребез, сезне өлкәннәр һәм укытучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм бәхет телибез! – дип сөйли Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев