Акъегет авылы мәктәбе укучысы «Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә Рәхмәт хатына ия булган
Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре ел дәвамында, авыл яшьләре, Акъегет мәктәбе укучылары белән, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып килә.
– Чираттагы "Татар сүзе" V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашып, туган телебезне үстерүгә, саклауга өлеш керткән өчен 6нчы сыйныф укучысы Гаязиева Рәзилә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Афәрин, Рәзилә! Киләчәктә зур уңышлар телибез! – дип яза Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев