Акчасыз утыртып кайтучылар да куркытсын әле
Юлда йөрергә яратам. Кемнәр генә очрамый да, нинди генә кызык һәм кызганыч хәлләргә юлыкмыйсың.
Казанда, апаның хәлен белергә дип, Караваево якларына юл тоттым. Колхоз базары янында 6нчы маршрут автобуска утырдым гына, яныма бездән азрак өлкәнрәк күренгән абзый килеп утырды. Бераз баргач, күңелсез була башлады ахры, кемгә баруым белән кызыксынып, сораулар яудырырга кереште. Үзе дачасыннан кайтышлый, базарга кирәк-яракларга сугылган. Хатын, балаларын мактап алды, шуннан бик матур итеп авыл такмакларын көйгә салып әйтә башлады. Шундый кызыклар, моңарчы ишеткәнем дә юк иде. Үч иткәндәй, сумкада ул көнне ручка, блокнот та юк, башка вакытта янда йөри, югыйсә. Бик талантлы безнең халык, юморга да бай, телгә дә оста. Гомер буе заводта гади эшче булып эшләгән абыйдагы тел байлыгын күрсәгез икән! Диктофонга яздырырга мөмкин булуы, абзый автобустан төшеп калгач кына башыма килде.
Раифа борылышында автобус көткәндә дә төрле кеше, төрле язмышлар белән очрашам. Юлдашлар ни генә сөйләми... Ә минем яхшы тыңлаучы булуым маңгаема язылган ахрысы, чөнки үз язмышлары белән бүлешүчеләр һаман очрап тора. Һава торышыннан башлап, кияүгә чыгу, балалар үстерү, аерылулар, яңадан кушылулар... Кемдер әйтмешли, берәүнең дә сандыгы буш түгел, кайгы – шатлык, ярату – нәфрәт янәшә йөри бит ул. Кеше эчендәгесен, күңелен бушатса, җиңеләеп кала. Ул кеше рәхәтлекне кичерсен өчен, мин тавышсыз, бүлдермичә тыңлыйм.
Бишнәдә бер апа тормышын сөйләмәкче иде, дөнья куып, вакыт тапмавыма әле дә үкенәм. Ул апаны бер дә догамнан калдырмыйм, дога барып ирешә торгандыр, чөнки вакыт-вакыт төшемә кереп, ни турында булса да кисәтә. Менә бер-ике очрак.
Кечкенә кызым берничә ел элек Рөстәм Закиров концертына билет алды. Иртән шул апа улының нәрсәдер төзәткәне төшкә керде. Ниндидер озынча тимерләр белән мәш килә иде ул. Кызыма очрашкач: «Без бүген чана отабыз», – дим. Ул: «Әни, син уйлап чыгарырга оста, юрарга мастер», –
дип көлә. Аннан без «Уникс»ка килеп җиткәндә, шул уналты чананы кертеп тезгән вакытларына туры килдек. Кызыма берсе безгә булачагын әйттем. Шулай булып чыкты да! Әле шул чананы сәхнәдән алып төшкәндә, каршыма үлгән апаның кызы – укучым килеп кочаклап алды. Төшемә кергән әнисе моны да белеп торган инде әллә?! Сүз уңаеннан, кызыма, быел кияүгә чыгасың, дип әйткән сүзем дә дөрескә туры килде.
Ул апа бүген тагын төшемә керде әле. Шул ук малаена Коръәннең уникенче сүрәсен укырга кушты. Бу – «Йосыф» сүрәсе. Анда туганнар татулыгы турында да сүз бара. Димәк, апаның улына туганнары белән бердәм булырга кирәклеге турында белдерәсе килә…
Үземә ничә тапкыр бер белмәгән кеше машинасына утырмаска кирәк дип сүз бирәм, тик үзләре килеп туктагач, утырам шул. Аннан, кирәкле автобус киткән генә була, йә озак көтәсе. Хәзерге хатын-кызларның машина йөртүләренә сокланам, булдыралар! Без, элеккеге хатын-кызлар, машина йөртү турында уйлап та карамаганбыз инде. Хәер, унынчы сыйныфта мәктәптә укыганнар трактор йөртә белә иде үзе. Без көллияттә укыгач, андый фәннәр кермәде.
Бер көнне, яшь кыз белән икәү Раифа борылышында торганда, кәттә генә машина килеп туктады. Андый машиналарга, барыбер утыртмыйлар дип, кул күтәрмибез. Миһербанлылар туктый. Андый кешеләр дә күп очрый, шөкер. Бу машинада ике ир кеше иде. Рус милләтеннән түгел, акцент белән сөйләшәләр: «Мы старших уважаем, куда вам надо, туда отвезём», – диләр. «Мне надо до самой крайней деревни, далеко ехать», – дип утырмаска теләдем. «Әйдә, курыкмагыз, безгә Раифага гына булса да, сезне илтеп куябыз, для нас это – честь», – дип торгач, кереп утырдык чибәр кыз белән. Хәзер бит керүгә автомат рәвештә ишекләр бикләнә. Бу кыз Безводныйда төшеп каласы икән, миңа шом керде. Андый вакытта укылган детективлар күз алдына килеп баса бит. Юлдашлар сакаллы, гәүдәләре зур. Бушка илтәбез, диләр, үтенеп утырттылар, шуңа курка калдым. Авыл ерак икәнне белә торып, ник илтергә булдылар икән, дип шикләнәм. Теге кызны да өенә кадәр илтмәкчеләр иде, ул баш тартып, авыл башында төшеп калды. Шуннан Безводныйда Мәүлия дус яшәгәне искә төшеп, сөенеп куйдым. Автобусны дус кызыма кереп көтәчәгемне әйттем дә, рәхмәтемне укып, төшеп калдым.Изге ниятле кешеләр дә куркыта шул кайчак, яхшылык эшләүчеләр кими барган заманда, һәрнәрсә шикләндерә икән. Акчасыз утыртып кайтучылар да куркытсын әле!
Андый, юлда утырткан кешеләргә әтиләре, үзләренең исемнәрен сорап калып, исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрсеннәр дип, дога кылам.
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев