Ак Тауларда Кызыл Яр
(автобиографик повесть) 1нче бүлек Келәт
Могҗизаларга сусаган нәни малаймын. Әле өстәвенә айлы да. Айлы дигәчтен дә, теге юләр Гыйлменисәдәй, иләс-миләс, ни туры килсә, шуны сөйләп йөрүче түгел лә мин. Була инде... теге... ни... Ну, төн уртасында, әллә ай нурларына сихерләнеп, әллә инде баш миемнең яртысы йокламый шунда, келәт ишеген таба алмый миңгерәп йөрүем. Келәт дигәндә, без анда бик часты йоклый идек бит. Кем белән дисезме?! Хәзер әйтәм: Абыем Рәшит, мин үзем. Тагын Хәлим, Рәмис, Миләүшә. Болары безгә Мамадыш-Әкилдән кунакка кайткан якын туганнар. Күчеләре белән «Ковровец» матаена төялеп кайталар иде. Ничек сыйдыргандыр әтиләре Булат абый, бөкләп тыккандырмы сидиниегә, исем-акылым китә, билләһи. Булат абый әнинең бертуган энесе инде ул. Хатыны Җәннәт исемле. Икесе дә укытучылар. Җәннәт апа чибәр, көлеп кенә сөйләшә. Көлгәндә шомырт кара күзләреннән шаян нурлар сирпелә, бит алмасында сөйкемле чокыры да бар бит әле. Мин аннан оялам да бугай. Оялганда кызарып тә чыгам. Ник алайдыр инде, кызлар кебек. Белмим.
Ярый... шул келәттә була иде инде хәлләр! Анда үзенә бер төрле сихри дөнья. Кечкенә генә, мунча тәрәзәсе кебек тәрәзеннән оялып кына ай карый, идән сайгаклары, без селкенгән саен, үзара зарланышып алалар. Урамнан көтүдән адашып калган сарык бәрәннәренең «бәә» дип аваз салып, әниләрен эзләп арлы-бирле чабулары, ара-тирә капка ишекләренең шыңгырдап ачылып ябылуы, авыл этләренең ләң-ләң килеп бер-берсенә өреп маташулары, күрше урамнан Ильяс абыйның баян тавышы, чырык-чырык килеп кыз-кыркынның көлүе, авыл әтәчләренең сөрән салуы – болар барысы да бисплатный кансиртка тартым тамаша булса, без тамашачылар идек. Аннан ул келәт безнең өчен батырлыкны сынау мәйданы да иде бит әле. Чиратлашып дию пәриләре, әллә ниткән албастылар, убырлы карчыклар, кытыклап газаплаучы шүрәлеләр, су анасы һәм дә үзебез уйлап чыгарган башка куркыныч персонажларны кертеп әкият сөйләү дисеңме?! Ахырын чамалыйсыздыр инде. Миләүшә шыңшый башлый. Тора-бара тәмам елак кызга әверелә. Берзаман тавышка әни керә.«Тузга язмаган нәрсәләр сөйләп баш катырганчы, йоклар идегез», – дия-дия Миләүшәне үзе артыннан ияртә. Без исә эч катканчы көләбез...
Менә шундый идең син келәт! Син бүген дә исән-сау яшәп ятасың. Мин кергән саен идән такталарың нәкъ элеккечә үзара зарланышып алалар. Авылда синдәй келәт башка юктыр. Юктыр, мөгаен. Син балачагымның сагынып сөйләрлек илаһи бер почмагы.
Берүк исән-сау була күр, келәтем...
2 нче бүлек
Бәйрәм ашы – кара-каршы...
И, ул кунакка барулары! Бигрәк тә Шырданнан чыгып китүләре!? Озын салкын кышларда зарыгып көткән җылы мизгелләр. Әле тучны кайчан барасыңны белмисең дә. Андый бәхет син һич тә көтмәгәндә, уйламаганда килә. Тулып ташыган шатлыктан аркаңа канатлар үсеп чыккандай була. Йөрәккәең нәни чыпчык баласыдай сикерепме сикерә, әни кушкан эшне йөгерә-йөгерә эшлисең.
...Мамадыш-Әкилгә барабыз. Нәрсә белән диң син?! Әлеге дә баягы шул матай белән инде. Мине җайлап кына бензин багы өстенә урнаштыралар. Руль артында Булат абый. Аңа чытырдатып абый ябышып утыра. Иң артта багажникка безгә дигән алмаш кием-салым, күчтәнәч ризык лар беркетелә.
«Ковровец» чатыр-чотыр килеп, төтен, газ исләре чыгарып урыныннан кузгала. Булат абыйның челән аягыдай озын аяклары, ниһаять, җирдән аерыла. Киттек.
Битемне каршы искән җылы җил иркәли, колагыма реактив ракета турбинасы улагандай тавыш чыгарып баручы мотор гөрелтесе ишетелә, артыбыздан куе тузан болыты такыр юлга ятып кала. Булат абый безне үзе генә белгән маршрут буенча, әллә ниткән әйләнгеч юллардан алып бара. Ходяш, Бишбатман, Косякау авыллары аша, Норлат кырыена чыгып, Күгәй урманына пырылдап килеп керәбез дә, туктап калабыз. Кичә генә явып узган яңгыр урман күләгәсендә кибеп өлгермәгән, юл ермакларында эреле-ваклы бихисап күлчекләр хасил булган, һавада кигәвен, черки өере. Булат абый безгә матайдан төшеп аның артыннан барырга куша да, үзенең әлеге дә баягы озын аякларын ике якка сузып юлын дәвам итә. Арттан караганда кызык та инде: ул матаен ике аяк арасына кыстырып җәяүләп атлаган кебек тоела. Без тирләп-пешеп артыннан чабабыз.
Ниһаять, агачлар сирәгәя, урман эченә кояш нурлары иңә башлый.Булат абый туктап безне утырта да, әкрен генә тагын кузгалабыз. Урман артта кала. Матай тигез, шома юлдан түбәндә җәелеп яткан таныш түгел авылга элдертә. Тирә-якта төрле манзаралар бер-бер артлы алмаша: очсыз-кырыйсыз иген басулары, әрәмәлекләр, тугайлар, ара-тирә үсеп утырган имән агачлары. Ниһаять, авыл урамына тәгәрәп керәбез.
Көпчәкләр үз җаена әйләнәләр дә, әйләнәләр. Һәр очраган кеше туктап безне озатып кала. Соңрак, якыннан аралаша башлагач, мин аларның итәгатьле, күркәм күңелле, игелек ле кешеләр булуларына инандым. Озак та үтми, юан бүрәнәләрдән салынган йорт янына туктыйбыз. Булат абый жәһәт кенә мине бак өстеннән каерып ала да җиргә бастыра. Абый утыргычтан үзе төшә. Безне, ягъни кунакларны, каршы алырга балаларны ияртеп Җәннәт апа чыга. Тарсынып кына исәнләшкәннән соң ялгыз алмагач үсеп утырган зур ишек алды аша үтеп өйгә керәбез...
... Балачакның шундый күңелле мизгелләреннән соң гомер елгасы аккан да аккан, күп нәрсәләр хәтер сандыгымнан төшеп тә калган.
Шулай булса да, кайбер хәтирәләр капыл гына искә төшеп, үткәннәргә, сәгадәтле мөкаддәс балачакка кире кайтара
... Монда авыл урамнары киң, тигезлектә урнашканнар икән. Ялтырап торган җете кара балчык, яңгыр явып үтсә, аяк асты тоташ сазлыкка әйләнә, урам аркылы чыгам димә. Бар җирдә шаулап таллар, өянкеләр үсеп утыра. Шактый юаннары да бар. Агач яфракларында ак күбәләкләр булуы истә калган. Без аларны бер савытка җыеп, күрше малайлары белән балык тотарга якындагы күлгә йөри идек.
Ирек Сафин.
Олы Шырдан-Яшел Үзән
(Ахыры бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев