Ак Тауларда Кызыл Яр (автобиографик повесть)
(Ахыры. Башы 59, 61, 64, 66, 68, 70,74нче саннарда)
...Бездә сабан туе авыл артындагы бик матур урында үткәрелә. Ходяш, Кичәмбер, Әндери урыслары зерә генә безнең авылга килеп, сабантуй карамыйлар бит инде. Әле алар гынамы соң?! Һәр йортка диярлек, дәррәү кубып, шәһәрдән кунаклар кайта. Таныш булмаган абый-апалар, бала-чагалар. Барысы да шәһәрчә сөйләшә, матур итеп киенгән. Күп апаларның башында косынка урынына түгәрәк, биткә күләгә төшереп торучы эшләпә, муеннарына җиңел косынка бәйләгәннәр.
Сабантуйга аяк басканда сине әлеге дә баягы Чирмеш суы һәм Бадыйган чишмәсе каршы ала. Икесенең дә сулары тешне сындырырлык салкын, тәмле. Бик тирәннән бәреп чыгалардыр, күрәсең. Чишмәләрдән чыккан чиста су бакча артларыннан агып төшә дә, Сәкел елгасына килеп кушыла.
– Абый, күрәсеңме, әнә таганны да куйганнар.
– Кичә куйдылар аны, Зәйтүнә апай да шунда иде, – дип сүзгә кушылды Зөфәр.
– Ә ник миңа әйтмәдең? Кем белән бардың?
– Насрый Рәшите белән, син бәрәңге чүбе утый идең бит.
Бергәләшеп таган янына барып бас тык. Бар, атынырсың монда! Су буе кадәр чират. Кем өлгер, шул атына. Таган туктап өлгерми, арканнарына килеп асылыналар. Китә талаш, кычкырыш: мин утырам да мин басам! Озын тактаның як-янына ике егет баса, каршыларына – йөргән кызлары. Арага бала-чаганы тезеп утырталар.
Сабан туе шау-гөр килә. Кара-каршы ике каш та халык белән тулган. Туган-тумача, дус-иш бер тирәгәрәк туп ланып утыра. Шунда ук өйдән алып килгән тәм-томнан авыз итә, ара-тирә «акбаш»лар да чыккалый. Бала-чага, яшь җилкенчәк сатуга килгән машиналар тирәсендә: кемгә туңдырма, кемгә лимонад, кием-салым – бар да бар. Тирә-яктан гармун моңы сибелә, шат йөзләр, күптән күрешмәгәннәр күрешә, кочаклаша, үбешә, хәл-әхвәлләрне сораша. Кемдер чайкала, кемдер айкала, кемдер Чирмеш суына йөгерә. Матур-матур кунак кызлары. Их, күңелле, бигрәк күңелле бу сабан туйлары!
Без каш өстенәрәк менеп бастык. Моннан бар нәрсә дә бик яхшы күренә икән. Әнә, аста көрәш мәйданчыгы өчен урын бүленеп алынган. Монда чүлмәк вату, аяк көрәше, катыктан акча эзләү, кашыкка йомырка салып, көянтәгә сулы чиләкләр элеп чабу уеннары өчен дә урын җитәрлек. Бер читтәрәк очына сөлге бәйләнгән шома колга казып утыртылган, капчык көрәше өчен бүрәнә дә, тибрәлеп торучы нечкә жирдага бәйләнеп куелган тәкә дә, сабан туеның хөкемдары Хәбир абый да – барысы да үз урынында.
Быел ат чабышы да булды. Беренчелекне Бүрәвиядән килгән ат алды. Менәә бу ат дисәң дә ат! Куе коңгырт төстә, бәкәлләре озын, нечкә, ак. Бас кан җирендә биеп кенә тора. Йөгәнне минем кебек малай тоткан. Бүләккә дип биргән паласны атның өстенә япты.
Куркып тормый урыс малайлары, һәр ярышка атылып чыгалар. Әнә, катыктан акчаны Әндери малае Шура Волков авызы белән табып алды. Каланчадай озын гәүдәсе белән катыклы табак янына сузылып ятты да озын чәчле башын катыкка тыкты. И актара, и актара, башы белән сөзеп катыкны. Арт саны да табак тирасендә бөтерелә. Безнең Шырдан катыгы куе бит ул, эзләп кара син аннан авызың белән тимер акчаны!
Муенга бау киеп яткан килеш көндәшеңне үз ягыңа тарту, аяк көрәше буенча озын гәүдәле, ябык Амау Барыена тиңнәр табылмады.
Безнең авыл хатын-кызлары арасында иң көчлесе Рәвилә апай икән, теге Йосыф абый хатыны. Калхуз сыерларын көтүче Йосыф абый инде. Ну, малай, гирне дә уйнап күтәрә, сулы чиләкләр белән дә иң алдан чабып килә, кул көрәшендә дә көндәшенең беләген әйләндереп сала.
Сез ничектер, мин үзем сабан туенда көрәшне карарга яратам. Кемнәр генә көрәшми бездә!
Башта мәйданга бала-чагаларны чыгаралар, аннан безнең кебекләрне. Соңыннан көрәшкә дип язылган ир-егетләр, лотарий уйнаткандай, бер-бер артлы мәйданга чыгалар... Көрәшчеләр күп. Чумырый Госманы, койрыклар – Гомәр белән Җәүдәте, Низами Ильясы, Талау Ил сөяре, абыйлы-энеле Шакирныкылар – Галләм белән Искәндәр абыйлар. Әле бер Ходяш урысы да көрәшә, кайткан кунак лар да. Көрәш барганда Хәбир абыйга эш җитә. Көрәшчеләрне карап, тикшереп торырга кирәк. Аяк чалмыйлармы, хәрәмләшмиләрме, сөлге ләре ничек, буш түгелме?
... Быел да көрәш батыры булып елдагыча Шакирныкылар калды. Беренчелекне бирми шул алар. Галләме батыр калса, Искәндәре – батыр асты, я, киресенчә. Икесе дә уңган тракторчылар.
Менә шулай уза бездә сабан туйлары. Атна буе җырлы-биюле кичке уеннар бара. Анысы «таган асты» инде. Кунакка кайткан яшьләр белән авылныкылар шунда таныша.
Әйтер сүзем бар әле...
Мин бүген дә шул могҗизаларга ышанган, ай яктысына сихерләнеп адашкан бер малаймын. Балачагыма кайтып иң татлы мизгелләрне сезгә житкерү теләге дә шул илаһи, самими хисләрдән аерыла алмавымнан, бүген дә сабый чакларымны, әти-әниле, абыйлы вакытларны өзелеп сагынудан тугандыр.
Минем балачагым, тормышта ныклы адымнар белән халкыма хез мәт иткән елларым, бүгенге гомер көзләрем сезнең белән, сезнең күз алдында узды һәм уза, хөрмәтле авылдашларым. Шәһәрдә яшәсәм дә, авыл миңа канатлар куйды, үстереп Олы юлларга чыгарды. Шушы олы юлның мин узган чакрымнары тормыш юлым буларак формалашты. Шушы юлның һәр тузан бөртеге минем өчен бик тә кадерле!
Әлеге язмамны бәян дип тә, хәтирә дип тә атарга булыр иде, эш анда түгел. Балачакның сәгадәтле, истә калган самими мизгелләрен сезгә җиткерүне үземнең бурычым дип санадым. Ник дигәндә, без барыбыз да бер чор балалары, безнең үткәнебез октябрят, пионер, комсомол һәм дә коммунистлар партия се булган СССР белән бәйле. Шул дәүләт безне бушка үстерде, укытты, кеше итте. Балачагым, яшьлек елларым калган шушы бөек ил алдында мин бүген дә түбәнчелек белән баш иям!
Бу кечкенә генә повесть реаль тормышка, хәтеремдә уелып калган вакыйгаларга, кайбер тарихи фактларга таянып, бер сулышта язылды. Миңа калса, авылымның без яшәгән үткәне бүгенгесенә караганда күпкә кызыграк, күңеллерәк иде. Ни өчен дигәндә, бездә туган илгә карата көчле ышаныч, ярату, патриотизм хисләре бик көчле булды. Дөрес, бүгенгедәй уңайлы шартлар булмады булуын. Әмма без коммунизм дип аталырлык шартларда яшәгәнбез бит ләбаса! Чөнки һәр өлкәдә тотрыклылык, планлы үсеш хөкем сөрә иде.
Кем белсен, бәлкем әле безнең яшьлек еллары да, самими хисләребез дә яңа дулкын булып, бүгенге тормыш дәрьямның ярларына әйләнеп кайтып, кабат кагарлар да, кабат хәтеремне яңартырлар. Бәлкем, яңа, безгә таныш образлар туар, безнең мавыктыргыч яшьлек еллары китап битләренә күчәр. Ләкин монысы инде башка тарих.
Ирек Сафин.
Олы Шырдан-Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев