Ак Тауларда Кызыл Яр (автобиографик повесть)
(Дәвамы. Башы 59, 61нче саннарда).
Үзара шундый диалогтан соң аңлатып китим, сез белмисез бит әле. Мижә югарыда, авыл белән кыр арасындагы такыр юл. Аннан Шырдан, таулар, имәнлек, Сәкел елгасы, Керәшендәге Әндери чиркәве, Идел артындагы завод торбаларына хәтле бар нәрсә уч төбендәгедәй күренеп тора.
Памир нәрсә тагын дип тә аптырамагыз. Теге «Памирдан радио» әсәрен укыганыгыз бармы? Шамил Усманов язган. Менә шул Памир хөрмәтенә без Малик абыйлар артындагы тауны атадык. Ул биек тә, түбәсе дә тигез. Утырып тирә-якны карарга да бик җайлы. Бераз аскарак төшсәң, сабантуй була торган урын. Ике яклап тау, аста көрәш мәйданы. Афинадагы амфитеатр кебек.
Туйганчы йөрдек ул көнне. Яңгыр да башка яумады, кояш та чыкты. Күңелләр күтәрелеп китте. Зөфәр бер алдыма чыга, бер артыма. Үзе һаман нидер сөйләнә. Күбесенчә армия, тарих турында. Күп укый, күп белә дустым.
Мижә кипкән, кемнәрдер сыерларын шунда чыгарып бәйләгән, сарыклар чабып йөри, көтүгә кумаганнар ахрысы. Миҗә буйлап бара торгач Памирга да килеп җиттек. Памир дисәң дә Памир шул! Аны әле бу оч малайлары белми, ник дигәндә, ике тирән чокыр арасында урнашкан, читтән артык күренеп тормый. Тирә-ягында куе үлән үсә. Безнең монда барысы да бар: корымга баткан иске чәйнек тә, мич ролен үтәүче ике кирпеч тә. Чәй дә кайнатып була, бәрәңге пешереп тә. Әле бу юлы озак тоткарланмадык биредә, инвентарьны барладык та, аска Чирмеш суына төшеп киттек.
Бигрәк матур инде безнең Чирмешебез. Челтер-челтер җырлап ничә гасыр ага бит. Элек монда болгар бабаларыбыз килгәнче чиремеслар (чирмешләр)торган, хәзерге мари халкы. Аларны урман кешеләре дип тә йөрткәннәр, чөнки бу тирәдә куе урман-чытырман булган. Аларда аю, поши, болан, бүре һәм тагын да эреле-ваклы бик күп җәнлекләр яшәгән. Мич ягып күмер әзерләгән ди, имеш. Явыз Иван афәте якынлашкач, алар Әтил суының аръягына кичеп чыкканнар, ә су эчкән чишмәләре калган һәм халык аңа Чирмеш суы дип исем биргән.
...Йөри торгач көн кичкә авышканын сизми дә калганбыз. Әнә бик еракта, Ак Таулардагы Кызыл Яр артындагы офык ларга кояш төшеп бара түгелме соң?! Киттек , малай, безне өйдә югалтканнардыр инде.
Без, ике дус, көтү кайта торган аралыктан күтәрелеп, авылга кердек. Балачакның тәүге көне хәтирәләр булып арттан озатып калды...
4нче бүлек
Әти, поезд... мотоцикл
Бүген әти кайтырга тиеш. Үзе әйтмешли «поездка»дан. Әтием Мәгъсүм тимер юлда эшли, бик күптәннән, мин бик кечкенә чактан бирле. Безнең өйдә кызыл, сары флаглар, төсле пыялалы фонарь, аннан кондуктор сумкасы бар. Без абый белән аларга тимибез, карыйбыз гына, әтинеке бит алар!
Безнең авылда күп кеше тимерюлчы, кондуктор. Нотфи абый, Җәләл Мәгьсүме, Финтүк Хәмзәсе, Гәрәчке Әмире, Паштай Гомәре Свиярский станцысында вагоннарны тикшереп, урнаштырып йөриләр бугай. Мин тучнысын белмим дә инде.
Онытканмын икән әле, Бәһрәм абый да эшли бит. Безнең туган ул. Әтинең сеңлесе Сания апай ире. Сарай салырга шпал, кышын ягарга брикет кирәк булса, хәзер апкайтып бирәләр. Әле алар «кызмача» да йөриләр. Авыл апайлары шулай ди. Ник, кызарсың да, шундый авыр эштә эшләп кара әле син?! Тик менә безнең әти никтер кызмый, эше җиңелдер инде. Ул төрле шәһәрләргә почта, багаж йөртә. Менә бүген көндез Соликамскидан кайта. Ул җирдә тоз чыгаралардыр күрәсең...
Көндезге поездны каршы алырга без генә түгел, ярты авыл бала-чагасы чыга. Шырдан катыкчылар авылы ич, беләсездер. Табиевлар зерә генә ашамаганнардыр, тәмле булганга ашаганнардыр безнең катыкны. Дөрес булса, Пушкин да ямщигы белән Шырдан янында тукталып, шул катыктан авыз иткән ди. Декабристларны сөргенгә илткән Себер тракты безнең авыл яныннан үтә лә!
И, ул безнең шәйкәле катыкчы апайлар, катык сатарга сабантуйга барган төсле матур итеп, аллы-гөлле чәчәкле күлмәкләрен киеп баралар бит. Кайсы Уракчынга, Бишбалтага, кайсы колхоз базарына, кайсы якынрак Зелендулга. Катык сатып бетергәч, капчыкларына тәм-том, күп итеп ипи тутыралар да көянтә башларына бәйләп кайтыр юлга кузгалалар. Бала-чаганың күбесе әниләрен җәен вилсәпиттә, кышын эт җигелгән кечкенә чана белән каршы ала. Эт җигүчеләр күп шул бездә. Кышын нәрсә генә ташымыйлар маэмай белән! Таш инешкә су алырга төшү, я булмаса, бакчага тирес чыгару дисеңме?! Пуез каршыларга барганда этләр узышы да уздыралар бер рәттән!
Менә иске чуен юлы булган урынга дә менеп җиттек. Ник чуен икәнен белмим. Рельселәрен чуеннан ясаганнар микән әллә? Әнә «торба авызы». Шул торба эченнән ат белән дә, печән төялгән машина белән дә чыгып була. Янында салкын, тирән сулы кечкенә генә күле дә бар. Ә менә бу канәфер куаклары үсеп утырган урында иске казарма нигезе, әнә ташлары күренеп ята.
– Абый, тегендә кадәр бармыйбыз, тау башында гына торырбыз, яме?
– Яхшы.
Абыем Рәшит акыллы, күп сөйләшми, алгебраны, физиканы бишлегә белә. Миңа да булыша әле. Мин исә әдәбиятне, тарихны яратам. Ударник үзем.
Ник бармаганны икебез дә бик яхшы беләбез: Әндеринең агач күперен чыгуга чиркәү янында бер көтү урыс малае тигәнәк белән каршылаячак, «татарин» диеп үрти-үрти баштанаяк шул сырганакны ябыштырачак. Аны бит соңыннан киемнән чүпләп тә бетереп булмый, үзе кычыттыра дә әле. Батыр ул Әндери малайлары, кичен курыкмыйча авыл клубына кино карарга көтүләре белән килә. Теге Трубачев, Власов, Старостин, Каяткин, Волков малайлары дим. Ник курыксыннар, иртәгә Шырдан малайлары яңадан Әндеригә барачак ла! Бүген Шырданнар кыйнаса, иртәгә Әндериләр.
Хәзер яхшы, дизел поезд йөри, яшел вагон тарткан, алдында зур кызыл йолдызлы, «пош-пош» итеп пар жибәрүче паровозлар үткәндә калды. И, ул яшел вагоннар! Биек баскычтан менеп вагонга керәсең. Нәкъ теге патша заманындагы кебек. Киноларда аларны нәкъ шундый вагоннарда курсәтәләр. Алар да бит гаиләләре белән шундый баскычлардан менеп китәләр. Вагон эчендә купе сыман бүлемтекләр, агач утыргычлар. Вагон халык белән шыгрым тулы. Эчтән генә түгел, тамбурда да, вагон түбәсендә дә. кыюлары хәтта вагон артына да ябышып бара.
Шырданлылар сугышырга бик махыйр. Авылда урам белән урам, сабантуйларда Ходяш урыслары белән, поездда чуваш малайлары белән тукмашалар. Тыныч кына утырасы урынга, Свиярский белән Әндери арасында күзләрен тондырып, вагон буенча чабып йөриләр. Нәрсә югалтканнардыр инде шул хәтле?!
– Ирек, кара әле, әнә дизель туктады. И кеше... Күп төште...
– Әйә, аскарак, күпер янынарак төшәбез, әтигә җиңелрәк булыр.
– Әйә, соң.
Озак та узмады, Чиркәү янындагы борылыштан таныш кеше күренде. Әти! Җитез адымнар белән безгә каршы тиз-тиз атлый. Аркасында элмәкле зур капчык, ике кулы да буш түгел. Йөгереп килеп ике яктан әтигә сыендык...
5 нче бүлек.
Әни – тәтә әни – «Казакуф»
Безнең Шырдан зур авыл ул. Күршебездә тагын өч Шырдан бар: ике Шырданда урыслар яши, биш чакрым арырак Югары Шырдан урнашкан. Бу Шырданны Кече Шырдан дип тә йөртәләр. Анда галим Каюм бабай туган. Әни ул авылны гел мактап кына тора. Аеруча, без квартирда торган хат ташучы Нүрия апаны, мәктәп директоры Наил абыйны, безгә шкаф ясап биргән Тәхәү абыйны, укытучы Ризидә апаны. Ризидә апа зур кеше булган икән, Ленин бабай укыган университетта укыта ди. Әни анда мәктәптә эшләгән. Без дә аның белән булган, тик мин хәтерләмим.
Ирек Сафин.
Олы Шырдан-Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев