Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ак сөлгеләр җилфердидер Сабантуй мәйданында

Әй, май үтә, май үтә, Май үтә дә, җәй җитә. Май үткәнгә кайгырмыйбыз, Сабан туйлары җитә!

 Күңелләрне җилкендереп Сабантуйлары якынлаша. Егет-кызларның авыл урамнары буйлап, йорттан-йортка кереп сөлге җыюлары гына да ни тора бит! Авыл бу вакытта «гөж» килә.

Бик кадерләп саклаган, күңел җылысын биреп, төннәр буе керфек тә какмый чигелгән ак сөлгеләрне сак кына сандыклардан алып, көрәшчеләргә, атта чабышучыларга дип атап, егетләр җилкәсенә эләләр.
Эх, күңелле дә инде бу бәйрәм. Җыр-моң, бию, уеннар, ат чабышы, милли көрәш, ә мәйданның нәкъ уртасында Сабантуйга дәшеп ак сөлге җилферди.


Бу гади генә сөлге түгел, ә Сабантуй сөлгесе. Язмамның герое Әминә апа Сөнгатуллина инде ничә еллар сөлге чигә. Чигә дип кенә әйтү җиңел, ул шушы ак тукымага күңел җылысын, йөрәгендәге хисләрен төшерә.
Әминә апа Күгәй авылы кызы. 1975 елда Татар Танае авылына килен булып төшә. Фәрит абый белән өч бала үстерәләр. Әминә апа «Ленин» исемендәге колхозда 40 ел сыер сава, Фәрит абый исә трактор йөртүче, шофер булып эшли.

– Колхоз эшен үзегез беләсез, үз эшеңә генә барып кайту юк, чөгендерен дә, суганын да, бәрәңгесен дә бүлеп бирә иделәр, ул вакыт эш күп бит. Авырлык белән узган булса да, бик сагындыра ул чаклар. Арып эштән кайтуга, кулыма энәләремне алып, чигүгә тотына идем. Шулай ял иткәнмендер инде, – дип искә ала яшьлек елларын Әминә апа. – Беренче сөлгемне 1975 елда Татар Танае авылында атта чабышып беренче килгән Наил Гадиевкә бирдем. Ул вакытлар кичә генә булган сыман, бар да истә.


Шуннан бу бер традициягә әйләнеп китә һәм Әминә апа чиккән сөлгедән башка бер генә Сабантуй да узмый. Әлеге сөлгенең бизәкләре бер-берсен кабатламый, һәммәсе дә төрле.

Идеяләр кайдан килә соң, дигән сорауга: «Кайда нинди матур бизәк күрәм, шуны истә калдырам, хәзер интернет заманы бит инде, оныклар да булыша, матур рәсемнәрне табып бирәләр», – дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

– Ничә яшегездә чигә, бәйли башладыгыз?

– Мәктәптә укыганда ук өстәл, урындык җәймәләре чигә идем, аннан сөлгеләргә күчтем, бәйләргә өйрәндем. Менә бүгенге көнгә кадәр кулымнан төшергәнем юк.

– Бер сөлге чигәр өчен күпме вакыт китә?

– Ун көн эчендә чигеп бетерәм. Илһам килгәндә алты көн дә җитә. Күбрәк кыш көннәрендә бәйлим, чигәм – эш юк бит, караңгы да тиз төшә. Әәәй, булды инде шәм яктысында да утырып чигүләр. Элег­рәк әле материалларын табу да авыр иде. Хәзер бик рәхәт заманда яшибез, барысы да бар, Аллаһка мең шөкер.

Әминә апа көннәр буе чигеп, бәйләп кенә утыра дип уйласагыз, ялгышасыз, ул әле дәү әни дә бит. Оныкларын тәрбияләшергә, бакча, кош-корт, мал-туар карарга да өлгерә. Балалары даими ярдәм итеп тора аңа, чөнки тормыш иптәше Фәрит абый бакыйлыкка күчкәнгә дә байтак еллар узган.

Төрле чаклар булды инде, елап та җибәрәм, җырлап та, ямансу вакытларда кул эшләрем тынычландыра, – ди ул. – Аллаһка шөкер, балаларым, оныкларым янымда, хәзер килеп җитәләр.
 

Әминә апа бик бай, 11 оныгы бар. Әле без кергәндә дә кечкенәсен ап-ак сөлгегә төреп, мунчага кертергә әзерләп йөри иде. Эх, сөлгесе дә сөлгесе, шулай булмый ни, дәү әнисе чиккән бит аны....
Әминә апага иҗат чишмәсе сүрелмәвен, чигүле сөлгеләрнең Сабантуй күрке булып озак еллар җилфердәвен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев