Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ак халатлы фәрештәләр

Исеменнән үк күренгәнчә, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл мәдәният йортында бик матур бәйрәм узды.

Әлеге чара Норлат районы бул ган чагында ук, үзенең тәҗрибәле табибларын, шәфкать туташларын искә алып, хастаханәнең данлы үткәнен барлау белән беррәттән, аның бүгенге тормышын, эшчәнлеген чагылдырган тәкъдир итү белән, җиренә җиткереп Роза Ягудина төзегән сценарий буенча үрелде. Аны Роза үзе һәм китапханәче Алсу

Садыйкова алып барды. Бәйрәмне уздыруның төп инициаторлары участок хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова һәм авылыбызның «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина булды. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та әлеге бәйрәмне оештыруга үзенең ярдәмен, теләктәшлеген күрсәтте. Зур әзерлек белән оештырылган медицина хезмәткәрләре көнен барлык авылдашлар, Идел аръягындагы авылларның фельдшерлары, лаеклы ялда булганнар да бергәләп бәйрәм итте. Кичәнең рәсми өлеше авыл җирлеге башлыгының тәбрикләү сүзеннән башланды, ул үз чиратында табибларга, җыр чы Ренат Шаһидуллинга затлы бүләкләрен дә тапшырды.

Аннан соң сүзне Илсөяр Юныс кызы алды:
– 2020 ел барыбыз өчен дә авыр булды. Бу пандемиянең башлангыч чоры иде. Безнең участок табибларына, шәфкать туташларына куркыныч авыру белән гел очрашып торырга туры килде, күбебез авырды, булды шундый вакыт, бөтен Идел аръягындагы авылларга бары бер табиб калды, ул – кабул итүче Ләйлә Саттарова иде. Бигрәк тә ашыгыч ярдәм фельдшерларына үзләрен куркыныч астына куярга туры килде. Аларның да гаиләләре, балалары бар, чир эләктереп өйләренә кайтыр га да бик мөмкиннәр бит!

Аннан соң бәйрәмнең иң күңелле өлеше башланды, аеруча нәтиҗәле эшләгән табиблар – Зөфәр Хәялиев, Әдилә Шәмсетдинова, Ләйлә Саттарова, Ренат Юсуповларга, шәфкать туташлары, техник хезмәткәрләргә мактау кәгазьләре, чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, балалар бакчасы мөдире Наилә Гафиятуллина да үзләрендә эшләп киткән ветеран шәфкать туташларына бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырып, җылы сүзләрен, изге теләкләрен юллады.

Концерт номерлары, Альберт Гатауллин белән Гөлшат Зарипованың медиклар тормышыннан алынган скетчлары, мәктәп укучыларының биюләре, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләренең чыгышларын тамашачылар бик яратты. Әлеге бәйрәм көненә махсус кунак та кайтты, ул – авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты, җырчы-композитор Ренат Шаһидуллин иде. Ренатның әнисе Апас районы Иске Йомралы авылы кызы, Норлатка медицина көллиятен тәмамлап килә дә,

Сәлим абыйга тормышка чыгып, биредә кала. Сәлим абый үзе дә, авылның хастаханә тарихын өйрәнгәндә, миңа беренче ярдәмче булды, зур рәхмәт аңа! Гафия апа гомере буе шәфкать туташы, өлкән шәфкать туташы булып, лаеклы ялга киткәнче эшләде. Аларның олы уллары Наил, кызлары Галия дә табиблар. Галиянең әти-әнисенә багышлап иҗат иткән җырын Ренат йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды, экраннан аларның бергә төшкән фотоларына карап, нинди чибәр пар диеп, сокландык. Ренатның җырларын көчле алкышларга күмделәр, сагындыр ган икән һәм бәйрәм көненә менә дигән бүләк булды ул.

Сүз дә юк, бәйрәм безнең сәламәтлек сагында торучыларга урынлы чара булды, алар мондый хөрмәткә бик тә лаек лы! Зал тулы тамашачыларның да, әлеге бәйрәм кичәсен сагынып, кайта-кайта сөйләп, искә алырлык хәтирәләре калгандыр. Соңыннан, лаеклы ялда булган медицина хезмәте ветераннарына хөрмәт йөзеннән әзерләнгән чәй табыны артында сыйлана-сыйлана, истәлекләр яңартылды. Ә колакта әле һаман Ренат Шаһидуллин башкаруындагы «Ак чәчәкләр» җырының сүзләре яңгырый сыман: «Ак чәчкәләр кебек, ап-ак булып, саф күңелле каласы иде».

Розалия Ибраһимова. Норлат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев