Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ак калфак каралмасын!

Ак калфакта – халкым йөз аклыгы, Ак калфакта – өмет, көткәне...(Гөлүсә Батталова)

«Иң беренче мичкә имән утынын тыгам – имән кебек нык булсын. Карама утынын тыгам – карама кебек төз булсын. Усак утынын
тыгам – усак кебек сылу, зифа булсын, балакаем. Бусы каен утыны – каен кебек ак тәнле, чиста күңелле булып үссен. Монысы инде юкә утыны – юкә кебек тәмле телле булсын. Ә монысы чия утыны – чия кебек матур, таза булып үссен. Бусы чыршы утыны – ул чатыр-чытыр килеп, дөрләп яна, кызыбыз да тормышында шулай янып, дөрләп яшәсен!»


ҺӘР АВЫЛДАН БЕР ЙОЛА


Бу нинди сүзләр инде тагын дип, аптырап калмагыз, бу – бәби мунчасын ягу йоласында әйтелә торган теләкләр. Әгәр дә Норлат авылы мәдәният йортында районыбызның Гөлинә Саттарова җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы» фестивален оештырмаса, яңа туган сабыйны тәүге тапкыр юындыру өчен мунча якканда җиде төрле утын алып, аларның һәрберсен шундый матур теләкләр әйтеп мичкә тутырырга кирәклеген әле белмәс тә идек.

Әлеге чарада тамашачыларга тәкъдим ителгән күп төрле халкыбыз йолаларының иң таң калдырганы шул булды, дисәм, ялгышмам. Беренче карашка бик гади тоелган әлеге йола (мунча ягуның нәрсәсе бар инде, әйеме) шуның кадәр күп нечкәлекләрдән тора икән бит!

Ә аны тамашачыларга Татар Танае ак калфаклылары искитмәле итеп күрсәтте (фотода). Инде аның онытылып барган тәртибен, такмаклауларын кемнәрнең хәтер чоңгылларыннан тартып чыгардылар икән? Афәрин! (Әгәр дә чарадан фоторепортаж һәм видеоязмаларны күрәсегез килсә, телефоннарыгызны биредәге QR-кодка көйләп, аларны безнең социаль челтәрләребездә карый аласыз).
Фестивальдә районыбызның 11 авылның «Ак калфак» оешмасы катнашты. Аларның һәрберсе татар халкының бер йоласын: Әйшә – «Аулак өй», Осиново – «Исем кушу», Күгеш – «Тегәч ясау», Татар Танае – «Бәби мунчасы», Акъегет – «Бирнә барлау», Олы Ачасыр – «Солдатка әйбер җыйнау», Бакырчы – «Яңгыр теләү», Юынчы – «Корбан чалу», Күгәй – «Орлык чыгару», Мулла Иле – «Кичке уен», Норлат – «Чиккән сөлге»сен күрсәтте. Һәммәсе дә һәр гореф-гадәтнең буыннан-буынга тапшырылып, сакланып килгән сыйфатларын үзләренең чыгышында яктырт ты. Әлеге, сәхнәдән тәкъдим ителгән тамашаларның һәрберсе артында ак калфаклыларның тырышлыгы, вакыты һәм халкыбызны яратуы ята.

«ИДЕЛ АРЪЯГЫ КЫЗЛАРЫ – МИЛЛӘТЕБЕЗ ЙОЛДЫЗЛАРЫ»


Районыбызның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсе белән кулга-кул тотынышып, милли юнәлештә күп эш башкара. Мәгариф учреждениеләрендә яшь буын белән тыгыз элемтәдә торсалар, мәдәният һәм башка өлкәләрдә зурлар һәм олыларны үз эшчәнлекләренә җәлеп итеп, буыннар бәйләнеше аша халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли кыйммәтләрне, телебезне югалтмау өстендә хезмәт куя лар. Норлатта узган фестиваль шуның бер күрсәткече.


Иделнең аръягында шуның кадәр күп эш эшләнә. Бүген оештырылган фес тиваль диңгездәге бер тамчы. Монда бик күп чаралар уздырыла: «Кыстыбый бәйрәме», «Бәрәңге бәйрәме» дисеңме, «Самовар шәҗәрәсе» дисеңме, Сабантуйлармы – бихисап алар. Биредә зурлар белән балаларның бергәләшеп эшләве аеруча шатландыра. Бу якларның «Ак калфак» кызлары чиксез зур хезмәт куя. Бүгенге чара искиткеч дәрәҗәдә үтте. Аны оештырган хөрмәтле коллегаларыма, уздыру мөмкинлеге тудырган һәркемгә: җирлек башлыгы Илдус Саттаровка, мәдәният йорты директоры Наил Һаруновка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә Афанасье вага, районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевка – ул һәрвакыт безгә үзенең хәер-фатихасын бирә, олы рәхмәтләремне җиткерәм! – диде Яшел Үзән районы «Ак калфак» оешмасы бүлеге җитәкчесе Гөлинә ханым Саттарова.


АРАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТЫП


«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, белгәнегезчә, татар хатын-кызлары булган һәр җирдә бар дип әйтерлек һәм алар милләтебезгә хезмәт итүне яшәү рәвеше иткән. Татарстан республикасында әлеге оешманы Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкли. Тыгыз эш графигына карамастан, Кадрия ханым Норлатка килергә вакыт тапкан иде һәм фестивальгә, ра йоныбызда ак калфаклылар эшчәнлегенә үзенең югары бәяләмәсен дә бирде.
«Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбиячарасы» фестиваленә күрше-тирәдән: Тәтеш, Чүпрәле, Балтач, Биектау, Кайбыч районнарыннан да «ак калфак»лы кунаклар килгән иде. Алардан да җылы һәм мактау сүзләрен ишетү һәр катнашучы күңеленә, әлбәттә, шатлык өстәми калмагандыр. Мактарлык та иде бит! Без дә кайбычлыларның искиткеч биюләрен сокланып карадык! Араларны якын итеп килүләре өчен (монда километрлар гына күз уңында тотылмый) барча кунакларга да рәхмәт!

ФЕСТИВАЛЬ
Чара – һәр сүзеннән, һәр хәрәкәттән татарлык бөркелеп торган бик матур бәйрәм итеп оештырылган иде. Монда Норлат авылы «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Роза ханым Ягудинаны аерып әйтмичә булмый. Чөнки, аңлавыгызча, норлатлыларга йола күрсәтү генә түгел, фестивальне гомумән оештыру, сценарий төзеп, алып бару, кунакларны каршылау, озату, кунак итү өчен дә җаваплылыкны күтәрергә туры килде һәм барысы да югары дәрәҗәдә эшләнде.


Иң алдан халыкны бик матур үзешчәннәр концерты белән «сыйладылар». Аннары Рәмзия Йосыпова «Фатыйха сүрәсе» белән кичәне ачты. Фестивальне Илһам Шакировның символик «Ак калфакның табылган чагы» җыры язмасы башлап җибәрде һәм Роза Ягудина белән Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина нәфис сүзләр һәм җырлар белән йолалар күрсәтүне үреп барды.
Тамаша кылучылар алдаларга бирмәс, барысы да ныклап әзерләнгән булса да, берничә авылны барыбер аерып әйтерлек иде. Бу, әлбәттә, минем шәхси фикерем, шулай да аны җиткерәм. Татар Танаен алдан ук билгеләп үттем инде – бик ошады! Аннары күгәйлеләрнең «Орлык чыгару» йоласын атар идем – шулай ук бик үзенчәлекле, онытылып бетә язган гадәт. Ә уйнаулары – әртисләрең бер якта торсын! Мулла Иленең «Кичке уен»ы куелышы буенча игътибарга лаек. Осталааар! Олы Ачасыр ак калфаклылары күрсәткән йола да бик ошады. Аларның кул эше арасында шулкадәр табигый итеп авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә солдатларга җибәрергә йомшак мамыклардан йон эрләүләре, язулары, аны катулары, оекбаш һәм бияләй бәйләүләре күңелләргә үтеп кереп, күзгә яшьләр китерде. Алар татар хатын-кызларының киң күңеллеген дә, юмартлыгын да, уңганлыгын да, бердәмлеген дә, һәр кешенең кайгысын, мәшәкатен үзенекедәй кабул итеп, уртак лаша белүен дә күрсәтте. Гомумән алганда, халкыбызның һәр йоласы – милләтебезнең йөзен, сыйфатын ачып бирүче характеристика булып тора. Аларны белү, үтәү һәм, һичьюгы, хәтерләрдә саклау үзе генә дә менә дигән тәрбия чарасы.

АК КАЛФАКЛЫ НӘФИС ЗАТЛАР


Шундый матур милли рухлы фестиваль-чаралар оештырып, зур эш башкара районыбызның «Ак калфак» оешмасы. Аларны бары тик тамаша буларак кына кабул итүчеләр ялгыша. Гөлинә ханым Саттарова үз тирәсенә туплаган райондаш нәфис затларыбыз, асылда, татарлык сагында торучылар. Ә хатын-кыз андый җаваплылыкны үз өстенә алган икән, ул аны һичшиксез җиренә җиткерәчәк! Ак калфакларыгызга тап төшмәсен, сайлаган юлыгыз да уй-ниятләрегездәй ак, максатларыгыз гел уңышлы булсын!


Татар йолалары онытылмас
Ак калфаклы кызлар булганда.
Асыл затлар - милләт аналары,
Татарлыкны саклап торганда.
(Йолдыз Шакирова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев