Әйшә урта мәктәбендә “Урман – безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән IV муниципаль фәнни-гамәли конференция булып узды
Урман – безнең байлыгыбыз
Ел да бу чара урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә туры китереп үткәрелә. Быелгы конференциягә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты Юлия Сабирзянова һәм Яшел Үзән урман хуҗалыгы белгечләре катнашты. Кунаклар буш кул белән килмәгән, алар төрле чараларда җиңгән укучыларны мактау грамоталары белән бүләкләде.
Шулай ук район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар үзләренең проект эшләре белән катнашты. Аларның хезмәте килгән кунакларыбыз тарафыннан югары бәяләнде. Елдан-ел конференциянең географиясе киңәя, эчтәлеге дә байый бара. Сүз уңаеннан барлык урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Эльвира Бачкова.
Әйшә мәктәбенең туган тел укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев