Әйшә мәктәбендә – Яңа ел!
Әй Яңа ел, бер дә тартынмыйча, Хуҗа булып, әйдә, түргә уз. Юлларыңа синең ак чәчәкләр, Кулларыңа бездән - ипи-тоз.
-Бүген Әйшә урта мәктәбендә "Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән татарча чыршы бәйрәме булып үтте. Укучылар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнеп килгән иде. Алар Кыш бабай белән Кар кызы алып килгән матур әкиятне карады, бергәләп җырлады, биеде, кыскасы, тылсымлы әкият иленнән бергәләп сәяхәт итте. Чыршы бәйрәме бер-беребезне якынайтты һәм дуслаштырды. Бәйрәм җылы атмосферада үтте. Барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Дөньялар тыныч, табыннарыбыз мул булсын! – дип сөйли Әйшә урта мәктәбенең туган тел укытучысы Эльвира Бачкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев