Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Айгөл кабат җиңүче

Юдинода Тимер юлчылар мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Луч” дип атлаган Бөтенроссия бәйгесе узды.

Анда төрле төбәкләрдән 500 кеше катнашты. Вокал номинациясендә Мулла Иле кызы Айгөл Шакирова “Сандугачым” җырын башкарып, лаеклы II урынны алды.

⚡⚡-Бу безнең өчен көтелмәгән җиңү. 500 кеше арасыннан шундый дәрәҗәле урынга лаек булырбыз дип башыма да китермәдем. Нәтиҗәләрне ишеткәч, шатлыклы күз яшьләрем бәреп чыкты. Жюри әгъзалары арасында җырчы Венера Ганиева да бар иде. Кызымның иҗатын югары бәяләүләре өчен чиксез рәхмәтлемен, - дип сөйли Айгөлнең әнисе Гөлнара ханым.

Айгөлне исә яңа җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Алда мондый шатлыкларыгыз бик күп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев