Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җәй балаларның иң яраткан ел фасылы

- Каникул чорында ел да балаларны июль аенда табигатъкә походка алып чыгам.

- Быелгы маршрут саз урамыннан башланып китте. Авыл читендә драматург, артист Юныс абый Сафиуллин туган нигезен күрсәтеп, таныштырып алгач, саз юлы буйлап хәрәкәт итеп,чиялек, таган асты, элекке сабантуе урыннарын карап кызыл күпергә таба юл алдык. Күпердән соң төп аланга тукталып, элек урнашкан авылыбыз урынын, каторжниклар юлын күзәттек. Биредән туганнарыбыз, дусларыбыз яшәүче Күгеш һәм Айдар авыллары да күренеп тора икән. Юлыбызны зират арты юлы белән кайтып, элек кыр капкасы булган урында төгәлләдек. Билгеле, бу атамаларның һәрберсенең тарихын сөйләп, балаларны таныштырып бардым. Өч сәгатътән артыкка сузылган җәяүле походтан барыбыз да канәгатъ калдык. Тарих эзләре буенча, киләсе елга тагын барабыз диеп сүз куешып саубуллаштык.

Сәяхәт маршруты озын булса да, талчыкмадык, тәмлүшкәләр белән сыйланыр өчен ике тапкыр ял итеп алдык, - дип сөйли Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев