Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Агач утырту изге һәм файдалы эш - тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен

Агач утырту - ул бит үзеңнән соң эз калдыру, киләчәк буынга вәгазь калдыру дигән сүз.

Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый.

 

-Илебез азатлыгы өчен һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсенә утыртырга дип, авылдашыбыз - әфганчы Хакимов Ризван абый агач үсентеләре алып кайтты. Авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты бу изге эштә бик теләп катнашты. Изге теләкләр белән, ихлас күңелдән утырткан агачларыбыз һичшиксез үсеп китәрләр дип ышанабыз.
Гомер бик кыска, шуңа күрә һәрберебез үзебездән соң файда китерә торган эшләр эшләп калдырырга ашыгыйк!
Еллар үткәч, әлеге агачларны без утырткан идек бит дип искә алырбыз әле, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев